Галимнәребез бу хакта шундый хикмәтле сүз әйткәннәр: “Авыз эчендәге сүзгә син хуҗа, авызыңнан чыккан сүз - сиңа хуҗа”. Шуңа күрә, акыл иясе сүзенә хуҗалыкны тапшырыр алдыннан кат-кат фикерләргә тиеш. “Яки хәерле сүз сөйләсен, яки дәшмәсен”.
Димәк, әйтәсе сүзебезне махсус фильтр аша чыгарганда ике нәтиҗәгә киләбез:
1. Бу сүз хәерле, дөньям-ахирәтем өчем файдалы, аны әйтүдә хәерлелек бар.
2. Бу сүздә хәерлелек юк: яки ялган, яки гайбәт, яки кемнедер кимсетү, яки һичбер файдасы булмаган буш сүз... Кеше нәфесен ул сүздән тыя, телен саклый.
Адәм баласы кылган һәр эше өчен генә түгел, әйткән һәр сүзе өчен дә Кыямәттә җавап бирәчәк. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Авызын ачып бер сүз әйтергә дә өлгермәс, уяу сакчы (фәрештә) аны язып куяр” (“Каф” сүрәсе, 18нче аять).
Телен йөгәнли алмаган кеше, әхлаклы булмас. Йә, Раббым, безгә телләребезне яман сүзләрдән сакларга ярдәм ит.
Фото: pixabay.com.