Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашау тәмамлана. Аннан соң авыз чайкала һәм ният кылына.
Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез: “Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка”. Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгааләә”.
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яисә берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: “Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, — дип әйтәбез.
Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң гарәпчә мондый дога укыла: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкый-кәфтәртү фиг-фирлии йәә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү”.
Фото: pixabay.com.