Әлеге олимпиада, тарихны белүдән тыш, укучылар үзаллы тикшеренүләр алып барырга өйрәнсен дигән максаттан чыгып оештырыла. Тема киң — ХХ гасыр белән бәйле һәрнәрсәгә тикшеренү эшли аласың. Гөлназ Тимергалиеваның эше Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Дәүәнисенең сөйләгәннәре буенча ул тарихка зур байкау ясый. Гөлназның тагы да бер тикшеренү эше — сәүдәгәр Шевкунов йортының тарихы. Архивтан әлеге өйнең 100 ел элек төшерелгән фотосын табып, аның тарихын өйрәнә. Бүгенгә йорт күзгә күренеп үзгәргән, хәзер анда рәссам Гөлсия Сәгыйтованың остаханәсе урнашкан.
Ирина Дудкина — районның гыйбадәтханәләрен, ә Константин Распономарев үзәк китапханәне өйрәнә. Баксаң, район үзәгендә урнашкан китапханә 100 ел элек нинди булган, бүгенге көнгә кадәр шундый ук тышкы кыяфәтен саклап калган. Тик бер генә аерма — элек аның капкасы янына атлар бәйләнгән булган, ә хәзер машиналар тезелеп тора.
Укучыларның бу уңышлары артында укытучының фидакарь хезмәте тора. Балаларны әлеге бәйгегә әзерләгән өчен тарих укытучысы Фәридә Хөсниярова да мактау грамотасына лаек булган. Укытучы ел саен балаларны конкурсларда катнаштырырга тырыша, тик бу кадәр уңыш быел беренчегә елмайган.
— Укучыларым бу казанышлары белән мәктәпне, районны республика дәрәҗәсендә данлый. Балаларның җиңүләре белән горурланам. Алдагы тормышларында җиңүләр тагы да күбрәк булсын. Тик моның өчен аларга тагы да укырга, тырышырга кирәк, — ди Фәридә Әнгам кызы.
Чын граждан булып формалашу өчен үз илеңнең, халкыңның тарихын белү мөһим. Бөтенрусия конкурсында катнашкан егет һәм кызлар бу сүзләр белән тулысынча килешә!