+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 апрель 2015, 22:02

Идел суы каннан кызарган...

Бөек Ватан сугышында катнашкан карт картәнием Фәкия Байморатова Кырмыскалы районы­ның Күлләр авылында туган. Сугыш башланганда мәк­тәптә укытучы булып эшли. 1941 елның сентябрендә, 19 яшьлек кенә булуына карамастан, йөрәге кушуы буенча Туган илен сакларга китә. Сталинград янында аэростат гаскәрләрендә аңа пулеметчы да, телефонистка да булырга туры килә. 1942 елда фашист бомбасы шартлавыннан каты контузия ала. Балчык астында калган карт картәниемне полкташы Нюра чокып чыгара. Саратов госпиталендә алты ай дәваланганнан соң гына ул аякка баса.

Карт картәнием сөйлә­венчә, бу канкойгыч сугышта исән-сау калу могҗизага тиң була. Идел аша яралы сугышчыларны икенче ярга чыгарганда елга суы алар­ның каныннан кызыл төскә керә. Сталинградны якларга күпмилләтле иле­безнең кыю уллары һәм кызлары күтә­релә. Алар соңгы чиккә кадәр көрәшә, тик шәһәрне саклап кала. Совет гаскәр­ләре үз җир­ләре өчен кыю кө­рәшеп, фа­шист­­ларның зур армиясен тар-мар итә.
1942 елда карт картәни­ебез “Сталинградны обороналаган өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соңгы елларда колхозга ярдәмләшә. Бераздан яраткан эшенә кайтып, балаларга белем бирүен дәвам итә. Укучыларын кешелекле, кечелекле, кыю булырга өйрәтә. Халык арасында агитатор була, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Без, туруннары, карт картәниебезнең бик батыр, көчле рухлы, хезмәт сөючән булуы белән горурланабыз. Ул үзе бик тыйнак кеше иде. Кызганычка каршы, хәзер арабызда юк инде. Без аны һәрвакыт искә алабыз, карт картәниебезнең батырлыклары турында балаларыбызга да, оныкларыбызга да сөйләрбез әле.

Лиана ҮЛМӘСОВА.
Илеш районы, Югары Яркәй авылы.
Читайте нас: