+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
28 Май 2015, 21:55

Күгәрчен “бөркетләре” очарга әзерләнә

Быел Күгәрчен мәктәбен бөркеттәй кыю, җилдәй җитез дүрт егет тәмамлый. Кыюлар, димен, чөнки алар күпләрнең һушын алган БДИ тапшырудан куркып тормый, бүгенге көндә җаваплы сынау тота. Җитезләр, димен, чөнки мәктәп данын яңгыратучы спортчы егетләр дә әле алар. Дөрес, ике ел элек кенә сыйныфлары кызлар чыркылдашкан тавыштан гөрләп торса, 9дан соң, аларның бишесе дә туган мәктәбен, дүрт бөртек егетне калдырып, төрле якларга таралган. Шулай да яшь спортчыларның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Тырышып уку белән бергә көндәлек тренировкаларны да калдырмаска кирәк. Егетләр хәрби әзерлек буенча да сынатмый, турникта күтәрелү, граната ыргытуда зур осталык күрсәтеп, мәктәп командасы районда беренчелекне яулаган.

– Безнең Айдар спорт ярышларында мәктәп данын яклаучы оста чаңгычы да, көрәшче дә. Көрәш буенча районда беренчелекне яулап, республика бәйгесендә көч сынашты. Укучыларым укуда да тырыш. Виталий – физика, тарих, җәмгыять белеме, Азат белән Илнур башкорт теле буенча олимпиадаларда катнашып килде, — ди ун­бер­­ләрнең сыйныф җитәкчесе Гөлшат Садыйкова.
Егетләрнең барысы да БДИ буенча, төп фәннәрдән тыш, физиканы сайлаган. “Безнең укытучыбыз Айрат Насыйк улы Яһүдин дәресне тиешенчә аңлата һәм бик кызыклы үткәрә”, – ди егетләр бертавыштан. Илнур бүгенге көндә бик кирәкле һөнәр үзләштермәкче: ул тракторчы-механик-инженер булырга ниятли. Азат Стәрлета­мактагы төзелеш техникумына юл тотачак. Виталий Күмертаудагы авиация техникумында белем алырга, ә Айдар башкалабызда урнашкан аграр университетка укырга керергә җыена.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Күгәрчен районында 23 белем бирү учреждениесе эшли. Аларның 13е — урта, 10сы — төп, ә 8 мәктәп филиал булып тора. Быелгы уку елында 9нчы сыйныфны — 388, унберенчене 204 укучы тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаучы егет һәм кызларның БДИны уңышлы тапшырып, үзләре сайлаган уку йортларында югары белем алып, Күгәрченнең һәм республиканың лаеклы шәхесләре булачагына ышанычыбыз зур.

Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: