+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
25 июнь 2015, 22:25

Их, күңелле дә соң “Танып”та!

Балачакка кайта торган юл булса, бер җәемне, һичшиксез, “Танып” лагеренда үткәрер идем! Аның район үзәге Борайдан берничә генә чакрым ераклыкта, Танып елгасы ярында, ямьле табигать кочагына сыенып утыруы өчен генә түгел. Балалар яшәгән өйләрнең һәркайсы ерактан ук үзенә җәлеп итеп торган, лагерь территориясендәге уен җиһазлары – мавыктыргыч, вожатыйлар – мөлаем, алар үткәргән чаралар кызыклы булган, ә пешекче апалар тәмледән тәмле ризыклар белән сыйлаган, якын дуслар тапкан һәм тагын әллә күпме күңелле мизгелләр өчен. Туган йортыңны, әниеңне сагынсаң, өйдәгечә мунча керергә дә мөмкин хәтта. Ә инде су коенып чыкканнан соң, шәһәрдәгечә душка рәхим ит.

Әйткәндәй, без килгәндә лагерьда диңгез патшасы Нептун хакимлек итә иде. Су коену мизгелен ачып җибәргәннәр. Лагерь начальнигы Гөлшат Вахитова әйтүенчә, махсус эшләнгән бассейнга бару мизгелләрен балалар көтеп ала. Иң мөһиме – ул хәвефсез һәм тирәнлекне дә көйләп була, ә су Таныптан суыртыла.
Лагерь территориясендә иртә яздан сезон ачылуга кадәр ел саен бер павильон төзеп өлгертәләр икән. Быел шундый яңа йортта малайлар яши. Киләсе елдан исә аларны төзек­ләндерү эшләрен башлаячаклар.
“Танып”та өч сменада 360ка якын бала ял итәчәк. Төп өстенлек балалар йортында, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, бюджет тармагында эшләүчеләрнең балаларына бирелә. Путевка алучылар аның бәясенең 10 процентын гына түли, ә бу – 1440 сумга якын. Ял итәргә теләүчеләр икенче-өченче сменаларда бигрәк тә күп була икән. Вожатый булып эшләргә теләк белдерүчеләр арасында исә конкурс игълан итәргә туры килгән хәтта.
Узган ел “Танып” балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча конкурста республикада II урын алган. Быел коллективның максаты – җиңү. Аларга уңышлар телибез. Тик шулай да педагоглар һәм лагерь хезмәткәрләре эшенә иң зур бәяне балалар бирә. Ә алар бирегә ял итәргә килүенә һич үкенми.

Резеда НУРТДИНОВА
Читайте нас: