+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
25 февраль 2016, 02:00

Ахирәтләр

Ап-ак кыш көнендә Аскын якларында сәфәрдә булып, табигать кочагында урнашкан район белән якыннан танышып кайттык. Аскын районы калын урманнары, искиткеч табигате, тырыш халкы белән данлыклы. Урманнарында кыргый хайваннар яшәвен, җәйрәп яткан болыннарында шифалы үләннәр, каен җиләге үскәнен дә беләбез. Хәтфә үләнендә уйнап, кышын көрт салган тауларында чана шуган, көзен гөмбәгә йөргән, язын Танып ташканын күзәтеп үскән Аскынның 2нче мәктәбе укучылары белән дә якыннан таныштык.

Алина Абдуллина белән Кристина Малашкевич 10нчы сыйныфта белем алалар. Кечкенәдән бик дуслар. Икесе дә уку алдынгысы, спорт белән шөгыльләнергә ярата. Әйткәндәй, үткән ел иганәче “Газпромтрансгаз” җәмгыяте ярдәме белән мәктәптә хоккей тартмасы төзелгән. Укучылар, спорт белән шөгыльлә­нергә теләгән һәркем өчен зур мөмкинлекләр ачылган. Кызлар биредә ике ел инде кинәнеп тимераякта шуа.

Алина биергә, волейбол уйнарга ярата. Биология белән география фәннәре бик җиңел бирелә икән. Соңгы ике елда бу фәннәр буенча бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында призлы урыннар яулаган. Бөтенрусия конкурсында яшь тикшеренүченең бүгенге көндәге экология проблемаларына багышланган фәнни эше “Гомум экология” номинациясендә өченче урынга лаек булган. Укуын уңышлы тәмамлап, Алина язмышын медицина белән бәйләргә хыяллана. “Кешеләргә ярдәм кулы сузып, бәхет өләшәсем килә”, – ди ул.

Дәү әнисе Ярия Гафур кызының һәрвакыт янында булуы белән кыз бик бәхетле һәм аңа рәхмәтле. Ярия Гафур кызы — “Ак инәйләр коры”ның Аскын буенча җитәкчесе. Күп еллар район мәгариф бүлеген җитәкләгән педагог.

Сыйныфташы Кристина да дәү әнисеннән уңган. Флүзә Зыя кызы — оныгының якын терәге. Чаңгы шуу – аларның иң яраткан шөгыле икән. Кристина гуманитар фәннәрне ныграк ярата. Башкорт, инглиз телләрен яхшы белә. Башкорт теленнән узган төбәкара олимпиадада җиңүче булган. Әлегә кадәр тәрҗемәче булу теләге белән янып яшәүче кызның хыялы кинәт үзгәргән. Ахирәте Алина кебек, ул да табиб булырга уйлый. “Гаиләбездә мондый һөнәр иясе юк, ә табиблар һәрвакыт кирәк”, – диде Кристина. Ул автомобиль йөртергә өйрәнү курсларында укып йөри. Монысы да бик кирәк дип саный Кристина.

Киләчәкне күзаллап яшәүче белемле балалар үсеп килүе бездә соклану уятты. Кызларга уңышлар, ак юл телик!
Читайте нас: