+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
30 август 2016, 02:00

“Йолдызчык”та үткән көннәр онытылмас һичкайчан!

Республиканың матур урын­нарының берсе — Уфа районының Йоматау төбәгендә урнашкан “Йолдызчык” балалар лагеренда җәй буе дүрт смена эшләде. Анда 6 яшьтән 15 яшькә кадәр булган кызлар һәм малайлар сәламәтлеген ныгытты, вакытын кызыклы һәм фәһемле үткәреп, яңа уку елына көч туплады.

Биредә балалар яхшы ял итсен өчен барлык шартлар тудырылган. Тәүлек әйләнәсенә сакчылар ял итүчеләрнең тынычлыгын тәэмин итсә, медицина хезмәткәрләре аларның сәламәтлеге сагында тора. Балаларга көненә биш тапкыр туклану оештырылган. Санитария-гигиена чаралары таләпкә җавап бирерлек: юыну урыннары, мунча, душ, җылы һәм салкын су, хәтта кер юу өчен уңайлыклар да булдырылган. Ял итүчеләрне спортка җәлеп итү өчен дә зур тырышлык салганнар. Иркен мәйданчыкта волейбол, футбол уйнарга була. Олырак һәм кече яшьтәге балалар өчен аерым бассейннар бар. Шулай ук лагерьда уен бүлмәсе, кино һәм концерт заллары, китапханә эшли.

Биредә ял итүче балаларның фикерен ишетергә теләп, алардан лагерь турында җентекләп сорашам. Абыйлы-сеңелле Әмирхановларга лагерьда ял итү бик ошый икән. Эмиль монда 3 ел рәттән килә, ә быел ул 7яшьлек сеңлесе Диананы да иярткән. Лагерьның кызыклы тормышы, монда оештырылган уеннар турында ялкынланып сөйли алар. Чынлап та, “Йолдызчык” лагеренда күңелле, ял итүе рәхәт булуын күп кенә кызлар һәм малайларның берничә ел рәттән килүе дә исбатлап тора.

Биредә нинди генә түгәрәкләр юк! Балалар үз куллары белән эшләгән әйберләргә сокланмыйча мөмкин түгел! Хәтта чүп салу өчен тәгаенләнгән капчыктан да менә дигән күлмәкләр теккәннәр. Пластик савытлар, кәгазь, обой һәм башка материаллар кулланып, өс киемнәре, төрле уенчыклар ясаганнар.

Күңелләре җыр-моңга тартылган балаларны лагерьда “Йолдызлар фабрикасы”на җыйганнар. Проектта катнашучыга популяр артист, режиссер яисә оператор булу мөмкинлеге бирелә. “Яңалыклар” каналында эшләүчеләргә исә лагерь тормышындагы вакыйгаларны, чараларны, ярышларны төшереп, кино залындагы зур экраннан тамашачыларга хезмәт җимешләрен күрсәтү бәхете дә тия.

“Бөҗәкләр дөньясы”, “Домино” театр түгәрәкләренә дә биредә ял итүчеләр бик теләп йөри. “Мин бизнесмен” дигән уен да балаларга ошый икән. Кыска гына вакыт эчендә үзенең бизнес-проектын булдыручы үсмерләр дә байтак алар арасында.

Яшь рәссамнарның хезмәт җимешләренә дә зур җаваплылык белән карыйлар монда. Лагерьның иң уңайлы урынында талантлы рәссамнарның күргәзмәсен оештырганнар.

Балаларның фикерен үстерү, талантын ачу өчен биредә искиткеч күп эш башкарыла. Алар коллективта аралашырга, дуслашырга өйрәнә. Нинди дә булса проблема килеп туса, аны хәл итәргә ярдәм итүче тәҗрибәле психолог бар.

Җәйге каникулны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү һәр бала өчен бик мөһим. Саф һавада ял итеп, сәламәтлеген ныгытып мәктәпкә барган укучылар әллә каян аерылып тора. “Йолдызчык” лагеренда ял итүчеләр дә кабатланмас матур көннәрне бик озак онытмас әле.

Фәнирә ДАУТОВА.
Читайте нас: