+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
29 декабрь 2016, 02:00

Син әтәчтән дә зирәгрәк бул!

Яңа елга санаулы гына көннәр калды. Тиздән күкрәк киереп, канатларын җилпеп кычкырырга яратучы Әтәч елына аяк басабыз. “Кикрикүк!” дип иртә таңнан кешеләрне йокыдан уятучы әтәчнең уңган һәм зирәк булуында шик юк. Ә менә бу елда туган кызлар һәм малайлар нинди икән?

Йолдызлар фаразлавына күз салсак, Әтәч елында туганнар — гаилә җылысын яратучы, мәктәптән өйгә ашкынып кайтучы “туган җанлы” балалар. Алар якыннары турында кайгыртырга сәләтле. Дуслар сайлаганда бик сизгерләр, кемнең күңел түрендә ни ятканын әллә каян сизәләр. Акылы һәм рухи үсеше буенча үзенә туры килерлек яшьтәшләре белән дуслык җепләре ныклы була.

Киләсе ел Кызыл Әтәч елы булачак, ә менә көзге алдында үзенә сокланырга ярату аңа бик хас нәрсә. Тик бу елда туучылар тышкы матурлык белән генә “таулар әйләндереп” булмавын бик яхшы аңлый. Шуңа да алар үзләрен күрсәтү өчен рухи һәм интеллектуаль яктан үсәргә тырыша.

Кызыл Әтәч җылы өен ярата

Яңа ел бәйрәмен кайда каршыларга, дисезме? Әлбәттә, өйдә, газиз кешеләрең, туганнарың белән бергә. Көнчыгыш йолдызнамәсенең әлеге билгесе өйдә утырырга яратучы “йорт кошы”, шуңа да астрологлар Яңа елны гаилә белән бергә каршыларга киңәш итә.

Бәйрәм табыны әзерләгәндә үпкәләшергә, гаугалашырга һич кенә дә ярамый. Әгәр кемгәдер үпкә саклыйсыз икән, аны сәгать 12 сукканчы әйтеп калыгыз. Иң мөһиме — уртак тел табыгыз, кирәк икән, гафу үтенегез һәм дуслашыгыз. Яңа елга ачулы, рәнҗүле килеш аяк басучыларга Ел хуҗасы рәхимле булмас, кемнәрнеңдер кирәген дә бирергә мөмкин.

Кыланган кызыл кияр

Яңа ел бәйрәменә кием сайлаганда шулай дип уйлый күрмәгез, дуслар. Кызыл Әтәч елы килгәч, билгеле инде, киемдә кызыл төс булырга тиеш. Тик бу классик кызыл төс сайларга дигән сүз түгел, ал, чия кызыл, алсу төсләрнең барлык төсмерләре дә ярый. Ел хуҗасына янып торучы төсмерләр ошый, шуңа күрә сары һәм әфлисун төслене дә курыкмыйча кия аласыз. Әгәр инде, чынлап та, кызыл төсне яратмыйсыз икән, ул чагында шәмәхә һәм зәңгәр төстәге кием сайларга була.

Стиль турында искә төшерсәк, кызларга асимметрик кием киңәш ителә: итәк белән блузкамы, күлмәкме, яки комбинезон булсынмы. Ә егетләр бу бәйрәмдә үзенә генә хас киеме белән аерылып торырга, шул ук вакытта, күркәм дә күренергә тиеш. Бу пуловер я джемпер белән чалбар булырга да мөмкин. Әтәчнең ачуын китермәс өчен яратып кигән тишекле джинсыларны һәм рәсемле футболкаларны ераккарак яшереп торыгыз.

Табын такыр булмасын

Әтәчкә бодай салсаң, шул җитә, дисезме, дуслар? Ел хуҗасының бик сыйланырга яратуын берүк онытмагыз. Яңа ел табынында төрле салатлар белән янәшә ит ризыклары, балык һәм диңгез продуктлары да тезелеп торса, Әтәч бик канәгать булачак. Бәйрәм табыныгыз мул булса, киләсе елда сезгә муллык, бәхет тагын да күбрәк явар, керемегез артыр.

Әтәч баллы ризыклардан да баш тартмый, үзегез пешергән татлы ризыкка ул аеруча шатланыр. Мәсәлән, үзегез генә белгән фирменный тортыгызны пешереп, табынга чыгара аласыз. Өстәл уртасына җимешләр салынган ваза куярга онытмагыз: яңа елда өйдән акча һәм иминлек өзелмәс.
Читайте нас: