+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 гыйнвар 2017, 02:00

Яңа үрләр уңганнарга, тырышларга буйсына

4нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты инде күп еллар барлык сыйныфларда да укытылып килә. Шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган телләрен өйрәнү өчен биредә барлык шартлар да тудырылган: җиһазландырылган кабинет, дидактик материаллар, уку әсбаплары. Ә иң мөһиме – белем учагында Лилия Кәримова һәм Гөлшат Хуҗина кебек тәҗрибәле, тынгысыз, заман белән бергә атлаучы педагоглар эшли.

1300 укучы белем алучы мәктәптә 400дән артык бала татар милләтеннән. Аларның 220се туган телен предмет буларак өйрәнә. Туган телдә иркенләп аралашуга, укучыларның иҗади фикерләвен, сәләтләрен үстерүгә корылган дәресләргә бик теләп йөри мондагы кызлар һәм малайлар. Алай гынамы соң! Һәр елны олимпиадаларда, фәнни-гамәли конферен­цияләрдә, конкурсларда катнашалар, дипломнар яулыйлар.

Узган уку елы да 4нче мәктәп укучылары өчен уңышлы булган. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың шәһәр этабында 10нчы сыйныф укучылары Искәндәр Лотфрахманов 1нче урын, Дамир Габдулхаков 2нче урын алса, 11нче сыйныфтан Галия Гыйләҗева беренчелекне яулаган. Иҗади бәйгеләрдә матур нәтиҗәләр күрсәтүче бу кыз быел республика олимпиадасында призер булды. Галия, шулай ук, “Чәчкә ат, республикам!” иншалар конкурсында районда да, шәһәр буенча да беренче урын алган. Кыю һәм тырыш кыз киләчәктә татар филологиясе факультетына укырга керергә әзерләнә.

Гомумән, әлеге белем учагының татар теле укытучылары мәктәптә “җанлы” мәйдан­чык оештырган. Биредә атналыклар, бәйгеләр, язучылар, ша­гыйрь­ләр, иҗат кешеләре белән очрашулар еш оештырыла. Һәр елны БДУ студентлары – булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары монда практика үтә, тәҗрибә туплый. Лилия Сәгый­дуллина җитәкчелегендәге студентлар быел да мәктәп тормышын яңа, кызыклы чаралар белән бает­кан.

– Шунысы куанычлы: укучыларда татар телен өйрәнү теләге көчле. Шуңа алар белән эшләү күпкә күңелле һәм рәхәт. Болар барысы да – гаиләдәге тәрбия, ата-аналарның үз телләренә, халкына хөрмәт билгесе, – ди Лилия Галинур кызы.

Әйткәндәй, биредә ике дистә ел татар теле һәм әдәбияты укытучы педагог үзе дә башкаладагы күп кенә бәйгеләрдә җиңүләр яулады, талантлы, тәҗрибәле мөгаллимә буларак танылды.

– Әлбәттә, 4нче мәктәптә балаларны милли рухта тәрбияләүгә, туган телләрне укытуга зур игътибар бирелүдә директорлары Татьяна Фомичеваның өлеше зур. “Татьяна Владимировна безнең һәр башлангычыбызны хуп­лый, ярдәм итә. Аның тырышлыгы белән быелгы уку елы алдыннан кабинетыбызны тагын да ямьлерәк иттек, парта өсләрен яңарттык”, – ди татар теле укытучылары.

Илһамланып, барлык тырышлыгын салып эшләүче педагоглар гына укучыларында туган телне хөрмәт итү, яратып өйрәнү теләге уята ала. 4нче мәктәп коллек­тивының эшчәнлеге – бу сүзләргә ачык мисал.
Читайте нас: