+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Очкын
26 сентябрь 2019, 08:37

Хәлең ничек, укучы?

Башлангыч мәктәптә укучылар­ның көнлек уку йөкләнеше — 8 сәгатьтән артык, ә югары сыйныф укучыларына 12 сәгатьтән дә артып китә. Бу хакта “Укучының хәле. Белем бирү учрежде­ниесендә балалар һәм үсмерләр сәламәтлеген ничек тәэмин итәргә һәм ныгытырга” дигән темага багышланган “түгәрәк өстәл”дә Русия Мәгариф акаде­мия­сенең яшь физиологиясе институты директоры Марьяна Безруких белдерде.

Эксперт сүзләренә караганда, йөкләнешнең артык күп булуы укучыларның сәламәтлегенә тис­кәре йогынты ясый.

Хәзер ата-аналар һәм мәктәп укучыга артыгы белән белем би­рергә тырыша, әмма моның сәла­мәтлеккә зыян китерүе турында уйлап бетермиләр.

Белгеч сүзләренә караганда, заманча педагоглар сәламәт тормыш алып бару кагыйдәләрен белергә һәм аларны балачактан ук тәрбияли башларга тиеш.

Марьяна Безруких билгеләвенчә, хәзер укытучылар баланың үсешенә һәм сәламәтлегенә йогынты ясаучы мәсьәләләр буенча әзерлекле түгел. Безгә бу хәлне үзгәртергә кирәк, ди эксперт.

Читайте нас: