Депутат Зариф Байгускаров фикеренчә, гаиләдә көч куллануны кисәтү буенча норматив документ мотлак кабул ителергә тиеш.
Былтыр Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров исеменә гражданнардан 1249 мөрәҗәгать килгән, ул 64 күчмә кабул итү үткәргән, 1924 кешене шәхси кабул иткән. Бу чакырылышта Зариф Закир улы тарафыннан барлыгы 35 закон проекты кертелгән, шуларның 26сы кабул ителгән. Бу хакта журналистлар белән очрашуда депутат үзе белдерде.
— Нигездә, кертелгән закон проектлары гражданнар белән очрашулар вакытында яңгыраган тәкъдимнәргә бәйле. Әйтик, кабул ителгән документлар арасында айныткычларның эшен яңарту турындагы закон бар. 1 гыйнвардан муниципалитетлар мондый социаль объектларны ачарга хокуклы. Мин ышанам, алар ярдәмендә йөзләгән һәм меңләгән кешебезне коткарып кала алачакбыз. Ел саен Башкортстанда 170-200 кеше туңып үлә. Хәзер полиция турындагы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә исерек кешеләрне урамнардан полицейскийлар китерә ала. Айныткычлар түләүле булачак, хезмәтләндерү, медицина ярдәме күрсәтү, төн куну тәүлегенә ике мең сум тирәсе торачак. Күпләр анда бомжлар гына эләгәчәк, дигән фикердә, әмма без аларны да ташларга тиеш түгел, — дип билгеләп үтте Зариф Байгускаров.
Шулай ук, депутат тарафыннан кертелгән законнар арасында суыра торган тәмәке, насвай, шул исәптән балигъ булмаганнарга тәмәке саткан өчен җәзаны арттыру турында закон проекты да бар. Моннан тыш, “гараж амнистиясе” турындагы закон карала, ул гаражлар һәм алар астындагы җиргә хокукны гадиләштереп рәсмиләштерү мөмкинлеге бирәчәк. Депутат Дәүләт думасы былтыр кабул иткән берничә закон проектына аерым тукталды. Алар арасында — шушы ел башыннан 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балаларның ата-аналарына пособиене — яшәү минимумы, 2020 елның 1 июненнән 3-7 яшьлек балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә арттыру; “наливайка”ларны тыю; Русия Хөкүмәтенә тормыш өчен мөһим азык-төлек продуктларына бәяләрне киметү буенча вәкаләтләр бирү; инвалид балаларның ата-аналарына пособиене аларга 18 яшь тулгач та дәвам итү турындагы законнар.
Зариф Байгускаров бу елга ил бюджетыннан медицина өчен — 1 триллион 123 миллиард, инфекцион дәваханәләргә —18 миллиард һәм медицинаның беренчел звеносына ярдәм итү өчен 90 миллиард сум бүлү турындагы законны мөһим дип билгеләп үтте. Депутат үзе хәзер 12 закон проектын эшләү өстендә, аларның киң яңгыраш алганы — гаилә-көнкүрештә көч куллануны кисәтү.
— Әлеге законны эшләү бик авыр бара, аңа каршылар бик күп. Бүген Русиядәге хатын-кызларның 20 проценты өйләрендә көчләүгә дучар ителә, аларның һәр бишесенең берсе генә полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Аннары күбесе гаризаларын кире ала, чөнки ирләренә, өйдәшләренә, аларның финансларына бәйле, барыр урыннары юк. Шуңа бәйле рәвештә мондый хатын-кызларга ярдәм итү буенча чаралар системасын кертергә: приютлар, психологлар эшен оештырырга кирәк, дип саныйм. Мондый законны без, һичшиксез, кабул итәчәкбез. Шулай ук, быел шәхси картлар йортларын мәҗбүри лицензияләүне күздә тоткан закон да эшли башлаячак, — диде Зариф Байгускаров. — Безгә бу закон үтәлсен һәм чынбарлыкта эшләсен өчен күп нәрсәне уйларга кирәк әле. Аның сүзләре буенча, моннан тыш, фабрикаларга балалар кием-салымына һәм рюкзакларына яктылыкны чагылдыручы стикерлар тегүне йөкләтү, һәр мәктәптә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча сыйныфлар ачу, федераль бюджеттан берәдәк хайваннар өчен приютлар төзүне финанслау, эчкечелектән мәҗбүри дәвалау, кабат исерек хәлдә транспорт белән идарә итүченең машинасын конфискацияләү, табигый казылмаларны урлау белән шөгыльләнүчеләрнең транспортын тартып алу һәм аларга штрафларны арттыру турындагы закон проектлары бар.
Зариф Байгускаров хәбәр итүенчә, бу сессиядә парламентарийлар шәхси картлар йортлары эшен җайга салу турында закон проектын карауга кертергә ниятли. Социаль объектларда фаҗигале очраклар кабатланмасын өчен моны эшләргә кирәк. Узган елның декабрендә Әбҗәлил районында булган коточкыч хәл әле дә йөрәкләрне әрнетеп тора: анда өлкәннәр өчен шәхси пансионатта 11 кеше янып үлде.
— Өлкәннәр өчен приютлар эшен камилләштерү буенча минем тарафтан кертелгән барлык тәкъдимнәр дә диярлек Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хупланды, — диде депутат. — Кыскача әйткәндә, түбәндәге үзгәрешләр кертелергә тиеш дип исәплим: беренчедән, өлкән яшьтәгеләргә, балаларга һәм психик чирләрдән интегүчеләргә даими яшәү урыны буенча хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмаларны лицензияләү булачак; икенчедән, приютларда медицина ярдәме күрсәтү турында таләп кертеләчәк; өченчедән, лицензияне Русия субъектларының социаль яклау органнары, Башкортстанда – Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бирәчәк. Иң мөһиме — өлкәннәргә һәм авыруларга приютларда яшәү өчен тиешле һәм хәвефсез шартлар тудырылырга тиеш.
Шулай ук, быел “Беркем дә онытылмаган” проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләрен төзекләндерүне төгәлләргә планлаштыралар, аның нигезендә акча бүлү каралган.
Матбугат конференциясе ахырында Зариф Байгускаров журналистларга 2020 елда актив бердәм эш өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.