-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 июль 2021, 13:31

Югалган акча янчыгы табылырмы?

Полиция хезмәткәрләре аны эзләүгә ныклап торып ике елдан соң гына алынды.

Югалган акча янчыгы табылырмы?
Югалган акча янчыгы табылырмы?

Полиция хезмәткәрләре аны эзләүгә ныклап торып ике елдан соң гына алынды.Бу тормышта кемнең дә нәрсәнедер югалтканы булгандыр. Мине дә бу читләтеп үтмәде. Пандемия башланган гына вакытта булды бу хәл. Моңа кадәр тормыш иптәшем белән тулай торакта яши идек. Башкортстанда коронавирус таралу хәвефе булганга күрә, барлык студентларга өйләренә таралышырга куштылар. Укыту онлайн форматта алып барылачак, дип аңлаттылар.

Әмма без кайтып китә алмый идек: укыган вакытта икебез дә эшләдек, ә эшкә йөрүдән беркем дә туктатмады. Шуңа күрә тиз арада фатир табарга туры килде. Фатир таптык, әмма анда көнкүреш кирәк-яраклары юк иде диярлек. Шуңа күрә аларны сатып алырга туры килде. Ә ашарга пешерер өчен мультиварканы хатынның ахирәте бирергә булды. Исән-сау гына бу җайланманы барып алдык, фатирда яши башладык.

Икенче көнне эшкә килдем. Төш вакыты җитте. Ашханәгә төшеп, кулымны кесәгә тыксам, акча янчыгы юк. Бүлмәгә дә кереп карадым, анда да юк. Машинада да ул булмады. Кесә телефонын ачып карасам, анда минем картаны файдаланып әйбер алулары ачыкланды. Тиз генә банкларга шалтыратып, карталарымны яптым. Алардан башка янчыкта акча да, машина йөртү таныклыгы да бар иде. Хатын бераз шелтәләп алды да: “Полициягә барып, гариза яз”,– диде. Бардым, гаризаны яздым. Аны яшь кенә егетләр кабул итте. Телефонга килгән хәбәрләр ярдәмендә нинди кибеттә әйберләр сатып алынганын ачыкладылар. Бу кибет хатынымның ахирәте яшәгән йорт янында булып чыкты.

Шулчак минем янчыкны хатыным югалтканын аңладым. Чөнки ул урында мин машинадан чыкмаган идем. Ярар, анысы мөһим түгел. Полиция хезмәткәрләре шул кибеткә барып, карталарым белән файдаланучыларны табар, дип уйлаган идем. Тик алар иң башта бу эшне шул район участковыена тапшырырга кирәк, дип аңлатты. Кыскасы, аларның бу эш белән шөгыльләнәсе килмәде.Эш участковыйга барып җиткәч, ул миңа шалтыратты һәм хатынны чакыртты. Аның фаразынча, янәсе янчыкны хатыным урлап, аны үзенең ахи­рәтенә биргән. Әлбәттә, бу чынбарлыктан бик ерак иде һәм без аңа хәлне аңлатып бирдек.

Шуннан соң хокук сакчысы кибеткә барып, камераларны карарга вәгъдә иткән иде. Тик ике көн узгач: “Бу эш минем вазыйфага керми, аны янә полиция бүлегенә кайтарам”, – дип хәбәр итте. Шуның белән минем үтенеч турында оныттылар.Мин тиз генә машина йөртү таныклыгын янә эшләтеп, банк карталарын да яңарттым. Хәзер бу вакыйгага ике ел диярлек вакыт үтте. Шундый хәл бул­ганлыгы турында, дөресен генә әйткәндә, оныткан идем инде.

Беркөнне ниндидер хатын-кыз шалтырата:

– Исәнмесез, сезгә полициядән шалтыраталар! Мин лейтенант Шәрипова булам (фамилиясе үзгәртелде). Сез янчык югалткан идегезме? – ди бу. Ниһаять, акча янчыгын тапканнар, дип уйласам да, дөрес булмады.– Котлыйбыз, бүгеннән сезнең янчык югалуы буенча җинаять эше ачылды, – диде ул һәм полиция бүлегенә килүемне сорады.

Әлбәттә, мин ул хатын-кызга янчыкны эзләргә кирәкмәвен аңлатып карадым, әмма ул үзенекендә торды. Имеш тә, ике ел вакыт үтүгә карамастан, теге кеше минем янчык белән һаман да йөри.Бардык. Өстәл артында яшь кыз утыра. Шул көндә булган вакыйгаларны янә бәйнә-бәйнә сөйләргә кушты. Дөресен генә әйткәндә, ул көнне нәрсәләр булганы истә дә түгел инде хәзер. Шуңа күрә ике ел элек аның коллегаларына биргән җавапларым барысы да дөрес, дип аңлаттым. Бер-ике документка имза куйдырыр да, кайтарып җибәрер дип уйлаган идем. Тик эш моның белән генә тәмамланмады. Аның сүзләренә караганда, акча янчыгымны әле дә табарга мөмкин. Җитмәсә, ул карталарым файдаланыл­ган кибеткә шалтыратып, ике ел элек булган видеолар юкмы дип тә сорады. Әмма җавап монда билгеле иде: “Әлбәттә, юк!”

Шуңа да карамастан, бу кыз янчыгыгызны табарга тырышам һәм сезне әле тагын да чакыртырмын, дип вәгъдә бирде. Яңа эшкә килгән кеше булгандыр, дип уйлап куйдым. Чөнки аның күзләрендә эшлисе килүе һәм ярдәм итәргә теләге зур булуы ярылып ята иде. Бәлки, әйберем югалган вакытта шушы хокук сакчысына эләккән булсам, табар иде дә, әмма хәзер аның кайда ятканын кем белсен.

Әлбәттә, бу гаҗәп хәл мине көлдерде дә, шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итте. Һәрберебез үз урынында, вакытында эшен җиренә җиткереп башкарса, дөньяларыбыз да яхшырыр иде. Шушы яшь кызга үз һөнәренә карата булган сөюне югалтмавын телисе килә. Уңышлар сиңа, иптәш лейтенант!

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: