+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
27 июль 2021, 11:10

Машина астына ташлана торган гадәте бар

Бакча юлыннан машинада китеп барасың шулай... Хап, тәгәрмәч астына кеше ташлана!

Машина астына ташлана торган гадәте бар
Машина астына ташлана торган гадәте бар

Бакча юлыннан машинада китеп барасың шулай... Хап, тәгәрмәч астына кеше ташлана!

Mash Batash хәбәр иткәнчә, бу ир «Ромашка» бакчачылык ширкәтендә каравылчы булып эшли һәм даими рәвештә хәмер белән мавыга.

Биредә даими ял итүчеләр ирне яхшы белә, шуңа күрә, очраклы рәвештә сакчыга килеп бәрелмәс өчен, тиз йөрмәскә тырышалар.

Әмма бакча ширкәтенә кунакка килүчеләр бу ирнең сәер гадәтен белми. Шулай бер көнне аларның берсе әлеге ирнең үз машинасына ташлануын хәбәр итә. Алай гына түгел, ул алгы тәрәзәне ватып, шоферга ташлана.

Урынга чакыртылган хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ул моны «Игелек хакына» эшлим дип аңлата. Тизлек арттыручыларны үзенең гәүдәсе белән тыя, янәсе.

Менә нинди ул безнең замандагы Александр Матросов...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: