+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
31 июль 2021, 21:50

Урманда шырпы сызу — җинаятькә тиң!

Башкортстанда корылыклы елда үлән-агачларны ут ялмау очраклары 4,5 тапкыр арткан.

Урманда шырпы сызу — җинаятькә тиң!
Урманда шырпы сызу — җинаятькә тиң!

 Быел урман янгыннарына бәйле хәл, былтыргы белән чагыштырганда, күпкә катлаулырак. Узган елда беренче янгын 1 майда теркәлсә, быел исә 15 апрельдә үк хәвефле хәбәр алынды һәм көн саен диярлек яңа янгын чыганаклары барлыкка килә. 15 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, республикада гомум мәйданы 2500 гектарга якын булган 208 урман янгыны теркәлгән — үсеш 4,5 тапкыр тәшкил итә. 168 янгын, ягъни 80 процентка якыны, беренче тәүлектә үк сүндерелгән, әмма, якынча исәпләүләр буенча, алардан килгән зыян өч миллион сумнан артык тәшкил итә. Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы экспертлары белән берлектә әзерләнгән түбәндәге язмада янгыннарга бәйле төп хата фикерләр турында бәян итәбез.

Янгын үзеннән-үзе башланмый!

Кулыгызга үлән бәйләме алыгыз да аны өскә күтәрегез. Ул никадәр тиз янып китәчәк? Дөрес, беркайчан да янмаячак. Кояш һәм җил янучан материалларны киптерә — теләсә нинди очкыннан янгын чыгарга мөмкин булган куркыныч шартлар тудыра, әмма мотлак кемдер ул очкынны кабызырга тиеш.
Быел Башкортстан территориясендәге урман янгыннарының төп сәбәпчесе — табигый фактор: агачны яки коры үләнне яшен сугу. Кешеләрнең урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәве —икенче урында — барлык урман янгыннарының кырык процентына шул сәбәпче. Барлык янгыннарның яртысы диярлек ял итү урыннарында янган шырпы, сүндерелмәгән тәмәке ташлаудан, үләнгә ут төртүдән, төзек булмаган машинадан чәчрәгән очкыннан, кояш нурларын лупа кебек туп­лаган сыеклык калдыклары салынган шешәдән чыга.

Үзаллы сүндерергә кирәкме?

Урманда янгын чыгуын күрсәң, аны үзаллы сүндерергә кирәкме дигән сорауга бертөрле генә җавап юк. Барысы да хәл-шартларга һәм сезнең аны дөрес бәяләвегезгә бәйле. Әгәр бу җавапсыз туристлар тарафыннан сүндерелмәгән һәм әле генә янып киткән учак булса, яки кечкенә генә куак дөрләп китсә, сез аны үзаллы сүндерергә тырышып карый аласыз. Моны түбәндәгечә эшләргә мөмкин.
Әгәр янәшәдә генә елга яки күл бар икән, утка су сибегез, ялкынны юеш чүпрәк яки кием-салым белән капларга, яисә җир белән күмәргә мөмкин. Янган үләнне 1,5-2 метр озынлыктагы яңа сындырылган яфраклы агач ботакларыннан ясалган “себерке” ярдәмендә дә сүндерергә була. Шул ук вакытта төп ут ягына себергән кебек хәрәкәтләр ясау зарур. “Себерке”не берничә тапкыр учакка бәргәннән соң, ул үзе дә янып китмәсен, ә җылынган ягы бераз суынып өлгерсен өчен, әйләндерергә кирәк. Зур булмаган янгын учагын аякларыгыз белән таптагыз, утка агач кәүсәләренә һәм кайрыларына күчәргә ирек бирмәгез.
Әмма бернинди дә, хәтта иң матур урман да, сезнең гомерегезгә һәм сәламәтлегегезгә тормый! Әгәр дә сез бернәрсә дә эшли алмаячагыгызны аңлыйсыз икән, каршыга килүче кешеләрне янгын хәвефе турында кисәтеп, аннан читкә йөгерегез. Куркыныч зонадан утка перпендикуляр юнәлештә йөгерү зарур. Янгыннан качу мөмкинлеге булмаса, сулыкка керегез яки юеш кием белән капланыгыз. Ачык урынга яки аланга килеп чыксагыз, җиргә иелеп сулагыз — анда төтен нык булмый.
Урман янгыннарын күргән очракта, урман сагының Бердәм түләүсез номерына: 8 (800) 100-94-00, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгының Төбәк диспетчерлык хезмәтенә: +7 (347) 218-14-14 яки 112 номеры буенча коткару хезмәтенә шалтырату зарур.
Вертолет һәм самолетка гына ышанырга ярамый!
Самолеттан яки вертолеттан су сибү — гадәти булмаган һәм мавыктыргыч күренеш, әлбәттә. Еш кына яңалыкларда янгыннарга каршы көрәшне нәкъ менә шундый кадрлар белән тасвирлыйлар. Тик чынлыкта бар да башкачарак.
Зур тизлектә һәм биеклектән су сипкәндә ул җил белән тарала, ә аның бер өлеше утка килеп җиткәнче үк парга әйләнә. Шуңа күрә авиация ярдәмендә урман фондын патрульләү һәм кешеләрне гадәттән тыш хәл урынына китереп җиткерү күпкә нәтиҗәлерәк һәм уңайлырак. Су сибү өчен исә аны аерым очракларда гына кулланалар. Ә урманда чыккан ут автоцистерналар, урман янгыннары тракторлары һәм эре махсус техника ярдәмендә сүндерелә. Моны болай эшлиләр: уттан саклау полосасын агачлардан чистарталар һәм янган урманга каршы ут төртәләр. Бу “каршы яндыру” алымы дип атала. Кайчагында ут, елгага кадәр барып җитеп, яки көчле яңгырлар нәтиҗәсендә, үзе дә сүнә.

Режим да, җаваплылык та каты!

Аномаль эссе һава торышы саклану сәбәпле, республиканың тугыз районында (Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Учалы һәм Хәйбулла) 2021 елның 25 июленә кадәр ял итү, җиләк-җимеш, дару үләннәре җыю өчен урманга керү тыелды. Башка районнарда андый чикләү кертелмәде.
Әмма аларда да янгын хәвефсезлеге кагый­дәләрен төгәл үтәү зарур. Урманда шашлык кыздырган яки тәмәке төпчеге ташлаган өчен дүрт меңнән биш мең сумга кадәр штраф каралган. Бу хакта Русия Административ хокук бозулар турында кодексының 8.32 мәддәсендә язылган. Ә ут белән саксыз эш итү аркасында агач һәм куакларны юк иткән яки аларга зыян китергән өчен җинаять җаваплылыгы: ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Русия Җинаять кодексының 261 мәддә­сендә шулай диелә.

УРМАНДА ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ЭШЛӘҮ ТЫЕЛА:

* Учак ягу, шашлык кыздыру
* Ау вакытында янучы материаллар куллану
* Двигательнең ягулык системасы төзек булмаган машинаны файдалану
* Тәмәке тарту, тәмәке төпчеге һәм янган шырпыларны ташлау
* Коры үсемлекләрне яндыру
* Чүп-чар ташлау һәм майлы яки ягулык матдәләре сеңгән материалларны калдыру.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: