Бер атнада Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге халыктан килгән 2672 мөрәҗәгатьне эшкәрткән. Аларның күпчелеге COVID-19дан вакциналау темасына кагыла: “Инцидент-менеджмент” һәм Кире элемтә платформасы аша шушыңа бәйле 1678 хәбәр килгән.
Икенче урында — юллар (173), мөрәҗәгатьләр саны, узган атна белән чагыштырганда, 47гә кимегән. Өченче урында — торак-коммуналь хуҗалык проблемалары. Бер атна эчендә 150 мөрәҗәгать килгән, узган атнадагыдан 72гә азрак. Башка популяр темалар арасында – төзек-ләндерү (149, - 94) һәм социаль яклау (147, - 70). Чагыштыру өчен: узган атнада Башкортстанның ЦУР системасы социаль челтәр-ләрдә халыктан 3304 хәбәр тер-кәгән. Үткән елның шул ук чорында 1090 мөрәҗәгать эшләнгән булган.
“Менә шундый хозурлык!” – Социаль челтәрләрдә Николай Смирнов Уфадагы Бехтерев урамы, 16 адресы буенча урнашкан торак йорт фотосурәтләре астына шулай дип язып куйган. Баксаң, йортның фасадын искереп, уңып, өзелеп беткән реклама баннерлары боза икән. Уфалының шикаяте Башкортстан ЦУР системасына 4 июньдә эләккән. Мәсьә-ләне хәл итүгә башкаланың Киров районы хакимияте хезмәткәрләре дә кушылган. Нәтиҗәдә, реклама хуҗасы ямьсез вывескаларын алып ташлаган. Ә аннары идарәче компания әлеге йортның фасадын матур итеп буяп куйган.
Хәзер биредә бөтенләй башка манзара ачыла, ул йортта яшәүчеләрнең һәм үтеп баручыларның карашларын иркәли.
Мәләвез шәһәреннән Ирина Тукаева социаль челтәрләрдә түбәндәге мөрәҗәгать калдырган: “Узган елда Колхоз урамында, 6нчы лицей һәм 8нче мәктәп янәшәсендә, ниһаять, тротуарлар төзелә башлаганга бик сөенгән идек. Төзелешне урындагы эшчеләр алып бармады. Нәтиҗәдә, бордюрлар җимерелде, ә тротуарны язгы яңгыр сулары “юды”. Мәктәп укучылары өчен нормаль тротуар булырмы икән?”
Әлеге мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы теркәгәннән соң Мәләвез шәһәре хакимиятенә юллаган. “16 июльдә Колхоз урамы буенча 6нчы лицей һәм 8нче мәктәп янәшәсендәге участок ремонтланды. Хөрмәт белән Мәләвез шәһәре хакимияте башлыгы Азамат Хәсәнов”, — диелгән җавапта.
Благовещен районыннан Эдуард Эдовка законсыз чүплекнең урман буенда табигатьнең ямен бозып, начар ис таратып ятуы тынгы бирми. Абыз авылы юнәлешендәге юл буенда таралып яткан чүп өеменең фотоларын да куйган ул. “Чүплек ясау өчен озак вакыт кирәкми, ул коточкыч тизлектә арта. Ләкин бу участок хәзер кайчан һәм ничек тазартылыр икән?” — дигән сорау куя хат авторы.
“16 июльгә “Азимус” җәмгыяте подрядчы оешма ярдәмендә “Энергетик” бакчачылык ширкәте янындагы санкцияләнмәгән чүп-лектән бөтен чүп-чарны чыгарды”, — дигән җавап килгән Благовещен районы хакимиятенең мәгъ-лүмат-аналитика эше бүлеге белгече Оксана Бочкаревадан.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.