+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
4 сентябрь 2021, 10:10

Гаражлар “амнистиягә” эләкте

Башкортстан халкы хәзер үзләренең мондый объектларын бернинди авырлыксыз законлаштыра.

Гаражлар “амнистиягә” эләкте
Гаражлар “амнистиягә” эләкте
1 сентябрьдән “гараж амнистиясе” турындагы закон үз көченә керде. Бу хакта “Россия” медиаүзәгендәге очрашуда “Росреестр”ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец сөйләде.

“Гараж амнистиясе” турындагы закон граж­даннарның гаражларга һәм алар астындагы җир участокларына хокукларын рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерә. “Гараж амнистиясе” Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән капиталь гаражларга (2004 елның 29 декабренә кадәр) һәм гараж кооперативына даими сроксыз файдалану хокукында бирелгән җир участокларында урнашкан капиталь булмаган гаражлар (бу очракта милек хокукын гараж астындагы участокка гына рәсми­ләштерергә була) кагыла”, — дип аңлатты Петр Клец.
“Гараж амнистиясе”нә үз белдегең белән төзелгән корылмалар, шәхси торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык участокларына караган гаражлар, күпфатирлы йортлар астындагы җир асты гаражлары, эшкуарлык эшчәнлеге алып барыла торган сәнәгать предприятиеләрендәге һәм коммерция биналарындагы гаражлар эләкмәячәк.
Матбугат конференциясендә төбәк “Росреестр”ы җитәкчесе хәбәр итүенчә, тулаем Русия буенча амнистия якынча 4 миллион объектка кагылачак, ә Башкортстанда закон, ким дигәндә, 35,5 мең гаражны колачлый. “Амнистия буенча законлаштырырга мөмкин булган гаражларның төгәл саны билге­ләнмәгән, чөнки аларның күбесе кадастр исәбенә куелмаган һәм күчемсез милек реестрында исәпкә алынмаган”, — дип ассызыклады Петр Клец.
Гаражлар һәм алар астындагы җир участокларын милеккә рәсмиләштерүгә гаризаларны урындагы үзидарә органнары кабул итәчәк. Гаризага гараж яки аның астындагы җирдән файдалануны раслый торган документ (хакимият органының яки пред­приятиенең, шул исәптән совет чорының, теләсә нинди карары), кооперативта пай түләү турында бе­леш­мә, гаражны бүлү турында карар, гаражга иске техпаспорт, гаражны челтәрләргә тоташтыру турында документлар, мирас турындагы документлар, башка кешедән гараж сатып алуны раслаучы документларны һ.б. теркәргә кирәк.
Урындагы үзидарә органы гараж астындагы җир участогын бирү турында башлангыч карар чыгарганнан соң һәм, әгәр дә бу участок кадастр исәбендә тормый икән, гараж астындагы участокка ызанлау планын һәм, кирәк булганда, гаражга техплан әзерләү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөмкинлек булса, муниципалитетлар бу эшләрне үзләре дә башкарачак. Әзерлек процедуралары төгәлләнгәннән соң, урындагы властьлар барлык документларны да гараж хуҗасы мәнфәгать­ләрендә милек хокукын теркәү өчен “Росреестр”га җибәрәчәк.
Гражданнар турыдан-туры “Росреестр”га мөрә­җәгать итмәү сәбәпле, аларга пошлина түләргә туры килмәячәк. “Әгәр безгә вәкаләтле орган мөрәҗәгать итсә, без милек хокукын пошлина алмыйча гына теркибез”, — диде Петр Клец.
Эксперт, шулай ук, капиталь булмаган корылма (мәсәлән, металл гараж) кооператив тер­рито­риясеннән читтә урнашса, аны факттагы кулланучы милек яки аренда хокукын рәсмиләштерә алмый, дип аңлатты. Мондый очракларда муниципалитет капиталь булмаган гаражларны үз территориясендә урнаштыру схемасын раслый, анда аларны урнаштыру урыннары күрсәтелә. Мондый гаражларны җир салымыннан югарырак булмаган түләү белән кулланырга мөмкин.
Гражданнар өчен “гараж амнистиясе” турындагы закон гаражларга хокукларны рәсмиләштерү процедурасын гади һәм аңлаешлы итәчәк. Кабул ителгәнче, закон аның астындагы җир участогына документлар булмаганда, гаражны милек итеп рәс­миләштерергә мөмкинлек бирмәде – бу мәсьәләне бары тик суд аша гына хәл итеп була иде.
Закон быел 1 сентябрьдә көченә керде һәм 2026 елга кадәр дәвам итәчәк.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: