+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
23 сентябрь 2021, 14:08

Суд-эксперт эшчәнлеге камилләшә

Русия юристлар ассоциациясенең республика бүлекчәсе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәге, Русия һәм Башкортстан Фәннәр академияләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Русия “Суд экспертизасы” мәгариф учреждениеләре ассоциациясе, “Ю. Г. Корухов исемендәге Суд экспертлары палатасы" берлеге ярдәме белән Башкорт дәүләт университеты "Суд-эксперт эшчәнлеге һәм Русия Федерациясе халкын ДНК теркәү өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр теориясе һәм практикасы” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде.

Суд-эксперт эшчәнлеге камилләшә
Суд-эксперт эшчәнлеге камилләшә

Конференция эшендә Русия Федераль җыелышы Федерация советы җитәкчеләре, күренекле галимнәр, хокук саклау органнарының, чит илләрнең суд-эксперт оешмалары белгечләре һәм гамәли хезмәткәрләре катнашты.

Чара барышында “Суд-эксперт эшчәнлегендә фундаменталь тикшеренүләр проблемалары”, “Суд-эксперт эшчәнлегенең гамәли проблемалары”, “Русия Федерациясе халкын ДНК-теркәүнең хокукый һәм этик аспектлары һәм аларны хәл итү юллары”, “Суд эшендә махсус белемнәрне куллану дәрәҗәсен күтәрүнең заманча проблемалары һәм аларны хәл итү юллары” дигән мәсьәләләргә тукталдылар.

– Хәерле көн! Бүген бу конференциядә катнашучыларны тәбрикләвемгә шатмын. Чыннан да, бу конференция күркәм традициягә әверелде. Без аны 12 ел үткәрәбез. Монда без фәннең төрле тармакларында нинди дә булса гамәли фундаменталь тикшеренүләрне өйрәнүгә кертүгә юнәлтелгән иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышабыз. Безнең конференция җинаять процессы мәсьәләләренә генә түгел, ә хокукый фәннәргә дә багышланган.

Шуны да билгелисе килә: видеоконференция режимында безгә илнең башка төбәкләре дә кушылды. Бу хәл безне аеруча шатландыра. Шулай ук барлык оештыручыларга әлеге матур чара өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Башкорт дәүләт университетының укыту-методик эш буенча проректоры Азат Галиханов.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: