Сентябрь башында Кемерово өлкәсенең Киселевск шәһәрендә 10 яшьлек ике кыз, дәресләрдән соң мәктәптән чыгып, өйләренә таба юл ала. Тик кайтып җитәлмиләр. Төнлә “ЛизаАлерт” отрядына берсенең әнисе мөрәҗәгать итә. Эзләү башлана. Волонтерлар ориентировкалар ябыштыра, шаһитлардан сораша, урамнарны патрульли һәм видеокүзәтү камераларыннан язуларны карый башлый.
Шул ук вакытта Эчке эшләр бүлегенең бөтен шәхси составы югалган кызларны эзләүгә күтәрелгән. Киселевскига аеруча мөһим эшләрне тикшерүчеләр һәм криминалистлар җибәрелә. Социаль челтәрләрдә күзәтү камераларыннан кадрлар барлыкка килә башлый. Беренче видеода кызлар Гагарин урамындагы азык-төлек кибетендә. Кассада алар 40-50 яшьләр тирәсендәге озын ир янында бөтерелә. Соңрак ачыклануынча, кызлар аннан тәм-том алуын сораганнар. Ул сатып алган. Кибеттән алар өчәү чыккан, башкача аларны күрүче булмаган.
7 сентябрьдә балаларның үле гәүдәләре табылуы мәгълүм булды. Тәүдә 41 яшьлек шикле ир тоткарланган, ул башта кызларны сыйлавы һәм бергә күгәрченнәр ашатуы турында гына әйтсә дә, соңыннан сабыйларны көчләвен һәм буып үтерүен таныган. Һәм хокук сакчыларын балалар яшерелгән урынга алып килгән.
Төп шикләнелүче — элек хөкем ителгән Виктор Пестерников. Төбәк Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, 2009 елның апрелендә аны “җенси характердагы көчләү гамәлләре” мәддәсе буенча гаепле дип таныганнар. Җинаятьне ул балага карата кылган. Судья Пестерниковны 10 елга төрмәгә озаткан. Колониядән ул 2019 елның апрелендә чыга. Шул ук вакытта Пестерниковның үзенең хатыны һәм өч баласы бар. Вакыт-вакыт шикләнелүче машина йөртүче булып акча эшләгән.
Шунысы кызык, быел июль аенда волонтерлар аның үзен эзләгән. Ирнең югалуы турындагы мәгълүмат “ЛизаАлерт” эзләү отряды төркемендә урнаштырылган булган. Туганнары Пестерниковны 15 июльдә югалткан. Аның кайдалыгы турында берни дә билгеле булмаган. Расланмаган мәгълүматларга караганда, ирне дәваханәдә тапканнар. Анда микроинсульт булган, имеш.
Әлеге бәндә тоткарланганнан соң төбәк Тикшерү комитеты Русия Җинаять кодексының 105 мәддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан. Моннан тыш, тикшерүчеләр “Үз бурычына салкын карау” мәддәсе буенча тагын бер җинаять эшен ачкан. Эш шунда ки, Пестерников 2027 елның апреленә кадәр билгеле бер чикләүләрне үтәргә тиеш булган. Ләкин ул даими яшәү урынына башка шәһәргә күченсә дә, полиция аны профилактика органнарына исәпкә куймый. Ягъни аның артыннан кирәкле административ күзәтчелек алып бармаганнар һәм яңа җинаять кылырга мөмкинлек биргәннәр.
Шәһәр халкы кызларның әлеге куркыныч адәмгә ияреп китүенә аптырый. Аларның берсенә әбисе еш кына акча биргән, өйләрендә дә тәм-томнар булган. Кайбер чыганаклар исә балаларның имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүен белдерә. Берсенең әнисе кызын эзләүләре хакында белмәгән дә, хәтта җирләргә дә бара алмаган, баш ташлап эчкән вакыты булган. Ни генә булмасын, өйләрендә тиешле җылы һәм хәстәрлек тапмаган инде бу балалар. Югыйсә, таныш булмаган бәндәнең тәмле теленә шунда ук алданмаслар иде. Әни кочагы, әни кисәтүе, курчалавы җитмәгән боларга.
Русиядә бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова, кайгы уртаклашудан тыш, балаларны педофиллардан яклау чараларын катгыйландырырга чакырды. Бу хакта ул Facebookтагы аккаунтында язган. Аның сүзләренә караганда, соңгы елда илдә балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаятьләр саны 11,8 процентка арткан. Шул ук вакытта рецидивистлар саны да арта. Анна Кузнецова искәртүенчә, Дәүләт думасында 2018 елдан ук педофиллар өчен гомерлек җәза һәм балаларның яклануын арттырырга тиешле башка чараларны күздә тоткан закон проекты каралуда ята. Ләкин берни дә үзгәрми.
“Бик авыр хәл, сүз белән генә аңлатып та булмый... Балаларны педофиллардан яклау чараларын ниһаять катгыйландыру өчен тагын күпме фаҗига булырга тиеш? Тагын нинди дәлилләр китерергә кирәк? Шунысы сәер: бу елларда без кемгә каршы көрәшәбез соң? Әле Президент йөкләмәсе буенча балачакның комплекслы хәвефсезлеге федераль стратегиясе эшләнә. Әйе, без бөтен мөмкинлекләрне берләштерәчәкбез. Андый кешеләр безнең балаларыбыз белән янәшә яшәргә тиеш түгел дип исәпләгән һәркемгә берләшергә кирәк. Ә бу очракта хокук сакчылары тарафыннан административ күзәтчелек шартларының үтәлешен контрольдә тоту да катгый тикшерү предметы булырга тиеш!” — дип язган омбудсмен.
Тышкы һәм оборона сәясәте советы әгъзасы, ФСБ генерал-майоры Александр Михайлов Киселевскида балаларны үтерүгә бәйле тагы да катгыйрак сүзләр әйтте. NGS42.RU хәбәрчесе белән әңгәмәдә ул үтерүче педофил өчен үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгару яклы булуын белдерде. “Үлем җәзасының иң соңгы чара икәнлеген аңлыйм. Ләкин ул гадәттән тыш җәза чарасы булып санала да. Бездә үлем җәзасын беркем дә гамәлдән чыгармады. Бары тик аңа мораторий керттек. Җинаять кодексында ул бар бит. Шуңа күрә мин аерым очракларда бу мораторийны гамәлдән чыгарырга кирәк дип саныйм”, — ди Александр Михайлов.
Сез аның белән килешәсезме?