+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 сентябрь 2023, 05:04

Мошенникларга 1,5 миллион сум күчергән

Алдануы турында ул икенче көнне, аңа шундый ук тәкъдим белән башка аферистлар шалтыраткач кына аңлаган.

Мошенникларга 1,5 миллион сум күчергәнМошенникларга 1,5 миллион сум күчергән
Мошенникларга 1,5 миллион сум күчергән

47 яшьлек Нефтекама кешесе "банк менеджеры" һәм "хәвефсезлек буенча белгеч" белән аралашу нәтиҗәсендә аларга үзенең 500 мең сумын, аннары ашыгыч рәвештә банкта рәсмиләштергән 1 миллион сум кредит акчасын күчергән.

Икенче көнне аңа шул ук схема буенча икенче "менеджер" шалтыраткач, ул мошенникларның корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

- Аферистлар һәркемгә шалтырата ала, шуңа күрә аларның ничек эш итүен һәм һөҗүмнәренә ничек җавап бирергә икәнен белергә кирәк. Хәзер алар ялган номерлар куллана башлады: корбаннарына дуслары, туганнары, хезмәттәшләре булып мөрәҗәгать итәләр. Шикле хәбәрләр алсагыз, бернәрсә дә эшләргә ашыкмагыз, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга үзегез шалтыратыгыз, — дип киңәш бирде полиция хезмәткәрләре.

Банк яисә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз исеменнән шалтыратучы мошенникларны ничек фаш итәргә? Киңәшләр бирәбез!

Автор:Денис Таваев
Читайте нас