+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 сентябрь 2023, 10:48

Педофил тотылган!

Уфа мәктәбендә кызларның итәк астын фотога төшереп йөргән җинаятьчене тоткарлаганнар.

Педофил тотылган!
Педофил тотылган!

Mash Batash хәбәр иткәнчә, ир-егет, лицейга кереп, кемгәдер ачкычлар тапшырырга кирәклеген әйткән.

Башлангыч сыйныфлар блогында ул баскыч янында йөргән һәм кызларның итәк астын фотога төшергән. Җинаятьчене бер хатын-кыз күреп, полициягә шалтыраткан.

Полиция хезмәткәрләре ир-егетне тоткарлаган, аның телефонында бик күп охшаш фотолар табылган.

Исегезгә төшерәбез, быел җәй шул ук кеше 12 яшьлек кыз белән лифтка кереп, аның итәк астын фотога төшергән иде. Бу хәл видеокамера язмасына эләккән.

 

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: