+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 гыйнвар 2024, 16:05

"Радий Хәбиров Бастрыкинга хат язган" дигән сүзләр - фейк ул

Социаль челтәрләрдә чираттагы фейк таратыла: имеш, Радий Хәбиров Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменә хат яза һәм Фаил Алчиновның* җинаять эше буенча катгыйрак җәза чарасын сорый.

"Радий Хәбиров Бастрыкинга хат язган" дигән сүзләр - фейк ул"Радий Хәбиров Бастрыкинга хат язган" дигән сүзләр - фейк ул
"Радий Хәбиров Бастрыкинга хат язган" дигән сүзләр - фейк ул

"Война с фейками. Башкортостан" каналы ачыклавынча, бу - грамотасыз эшләнгән фейк. Беренчедән, Радий Хәбиров үз исеменнән хатларга һәм башка документларга Башкортстан Башлыгының махсус бланкында кул куя (чатларда таратылган хат Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең бланкында ясалган). Икенчедән, Фаил Алчинов* эше буенча апелляцияне Тикшерү комитеты түгел, ә суд карый.

Исегезгә төшерәбез, суд экстремист Фаил Алчиновны* Русия Җинаять кодексының 282 маддәсенең 1 өлеше буенча (“Нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек дәрәҗәсен кимсетү”) гаепле дип таныды һәм дүрт елга гомум режимлы колониягә хөкем итте.

* - “Росфинмониторинг”ның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас