Башкортстанның атказанган артисткасы, җырчы Нурия Әхмәтҗанова Тәтешле районының урман арасында урнашкан, искиткеч матур табигатьле Яңа Шәрдәк авылында укытучы гаиләсендә туа. Иртә тәпи китә, иртә сөйләшә башлый, мәктәпкә төшкәнче үк армиядә хезмәт иткән абыйсына хатлар яза. Җитез, хәрәкәтчән, зирәк була, тик “бишле”гә генә укый, һәр җирдә беренчелеккә омтыла. Һәрвакыт каядыр ашыга, гүя соңга калырга курка ул. Уфа сәнгать училищесы, район Мәдәният сарае, Башкортстан хор капелласы, Нефтекама энергетиклар сарае, “Сәфәр” ансамбле, Башкортстан дәүләт филармониясенең Нефтекама филиалы, параллель рәвештә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә уку — бу иҗади гомер баскычларын Нурия йөгереп түгел, йолдыз булып атылып үтте. Чирләп, тиз арада якты дөньядан китеп баруы да аяз көнне яшен яшьнәгәндәй тетрәндергеч булды.
Нур, моң иясе, көн багышы, Таштугайның былбылы, тирә-якка ямь биреп торучы Нурия бер илаһи зат иде. Ул чыкканда сәхнә ниндидер сихри матурлыкка төренә, ә тамашачылар, дөньясын онытып, ул тудырган моң чишмәсенә чума иде.
Нурия ачык йөзле, киң күңелле, кешелекле, шәфкатьле йөрәкле, тылсымлы тембрлы, зәвыклы артист буларак күз алдына баса. Ул бердәнбер кызы Алсу өчен кайгыртучан әни, ире Ришат өчен сөекле хатын да иде. Камиллек үрнәге булды. Тупаслыкны, ялганны, гаделсезлекне яратмады. Бик көчле кебек тоелса да, күңеле бик тиз рәнҗи иде.
...Бакчамда кояш багышын карап калырга яратам. Нурия, ал яулыгын болгап, “Хәзер чыгам!” дип, көн дә офыкка кереп югала кебек...