+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 октябрь 2014, 22:28

“Безнең төбәктә Николай патша да, Ленин да булган”

Әлшәй районы халкы бай тарихлы үткәне һәм тотрыклы бүгенгесе белән горурлана.“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларында республика районна­ры­ның җыр-моң фестивале дәвам итә. 20 ок­тябрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәх­нәсендә Әлшәй районыннан чыккан кү­ренекле артистлар һәм үзешчән сәнгать коллективлары башкала тамашачылары алдында чыгыш ясаячак.Әлшәйлеләр әлеге чарага зур җавап­лы­лык белән һәм бик җитди әзерләнде. Сән­гать осталары “иҗади имтихан”га төбәктә татулыкта һәм бердәмлектә гомер киче­рүче төрле милләт вәкилләренең дуслы­гын гәү­дә­ләндерүче сәхнә әсәрләрен алып киләчәк.Әлбәттә, район хезмәт ияләре иҗат күчтәнәчләре белән чикләнми. Авыл хуҗалыгында, сәнәгать җитештерүендә, социаль өлкәдә, башка тармакларда төбәк уңганнары зур казанышларга лаек булды. Аларның матур үрнәкләре дә проект кысаларындагы күргәзмә, сәүдә нокталарында чагылыш табачак.Мәртәбәле чарага әзерлек барган көннәрдә без, район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин белән очрашып, әлшәйлеләрнең тормышы, ирешелгән уңышлар хакында кыскача таныштыруын сорадык.

— Дамир Радикович, аграр район буларак, әңгәмәне авыл тормышы, халыкның яшәеше һәм көзге уңышларыгыз турындагы сүздән башлау урынлы булыр. Гомумән, көзге мәшәкатьләргә “нокта куел­ганчы” “Кызыл таң”ның җырлы кич­ләре” проектында катнашырга те­ләк белдерү халыкны эштән аер­ма­дымы? Тәкъдимне нинди тәэс­соратлар белән кабул иттегез?
— Җавапны соңгы сораудан башлыйк әле. “Кызыл таң”ның бу проекты бик уңышлы һәм аны республика тормышында зур вакыйга буларак кабул итәргә кирәк. Игелекле Әлшәй туфрагы исеме илгә билгеле сәнгать осталарын бирде. Авылда үскән артист­ларыбыз, җырчы­ларыбызның күбесе шәһәрдә яши. Әлеге проектны мин райо­нның читтә яшәүче билгеле шәхесләре белән араларны ныгытуда, элемтәләрне үстерүдә зур күпер дип уйлыйм.
Икенчедән, без район үзешч­ән­нәрен башкала сәхнәсенә алып чыгабыз, талантларыбызга үсәргә этәргеч бирәбез. Әлеге очрашу уфалыларга әлшәй­леләрнең ничегрәк яшәүләрен күрергә, казанышлары белән танышырга мөм­кинлек бирәчәк. Шәхсән мин мәртәбәле сәхнәгә чыгуны җаваплы имтихан тотуыбыз дип аңлыйм. Имтихан алдыннан кешенең нинди халәттә булуын үзегез аңлый торгансыздыр. Көзге мәшәкать­ләрдән соң җырларга да була торгандыр дип уйлыйм.
Уңышларга килгәндә, безнең районны шикәр заводы аша гына белмиләр. Татлы тамырны рес­пуб­ликада иң зур мәйданда үстерү­челәрнең берсе без — 7,5 мең гектарга җитә. Ул районның аграр тармагында мөһим роль уйный. Күп хуҗалыкларның икътисады шуңа нигезләнгән. Бәйрәмгә өлгермәбез, әмма 25 октябрьгә план­тацияләрдә эш төгәлләнер дип ышанам.
Авыл хуҗалыгындагы эшлә­ребезгә кыскача тукталганда, төп культураларны югалтусыз җыеп алдык. 57 мең тонна чамасы ашлык тупланды. Уҗым культураларын оптималь срокта чәчтек. Туңга сөрү төгәлләнә. Көнбагыш урагы да ахырына якынлаша. Бер сүз белән әйткәндә, аграр предприятиеләрнең икътисады тотрыклы. Корылык булса да, ит-сөт җитештерүне киметүгә юл куелмаячак. Билгеле, болар һәммәсе дә авыл халкының яшәешендә чагылыш таба.
Читайте нас: