+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 октябрь 2014, 22:40

Талантлар – арабызда

Бу елның Мәдәният елы дип игълан ителүе рухи тормышыбызга зур җанлылык өстәде. Юк, сүзем мәдәният учакларында үткәрелүче төзекләндерү эшләре, аларның матди-техник базасын ныгыту җәһәтеннән күрелүче чаралар турында түгел. Алары да бик кирәк, әлбәттә, бу өлкәдә дә күләмле эш башкарыла.

Иң мөһиме — ил һәм республика җитәкчелеге, җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарның көчәюе мәдә­ният учаклары, клуб-китапханәләр эшен җанландыруга этәргеч булды. Урыннарда, берсеннән-берсе уздырып, халык белән эшләүнең яңа формаларын уйлап табалар, аларны гамәлгә ашыру чаралары оештыралар. Тәтер-Арслан авылында күптән түгел оештырылган җырлы-моңлы кичә — шуларның берсе.
Тәтер-Арслан Стәрлебаш районында иң зур авыллардан санала. Биредә эшкә уңган, булдыклы, җыр-моңга, әдәбият-сәнгатькә гашыйк халык яши. Авылның бай тарихлы урта мәктәбен тәмамлаганнар арасында республикабызда гына түгел, ил күләмендә билгеле шәхесләр байтак.
“Җырлап-биеп яшик туган якта” дигән кичәгә авылда туып-үскән талант ияләре — шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар чакырылган иде. Авыл Советы хакимияте башлыгы Салихҗан Гомәров җыелган халыкка Мәдәният елы кысасында башкарылучы эшләр турында сөйләде, киләчәккә бурычлар белән таныштырды.
Авыл мәктәбе укытучыларының хоры чыгышы кичәдә катнашучыларны берчә дулкынландырды, берчә уйланырга мәҗбүр итте. Сәхнәдә укытучыларны укучылар алыштырды. Аларның заман биюләрен зур осталык белән башкаруы күңелләрдә соклану тудырды. Балаларны бию серләренә өйрәтүче Сөмбел Дәүләтъярованы залдагылар көчле алкышлар белән тәбрикләде.
Районда оештырылган Акмулла фонды каләм тибрәтүчеләрне ачыклау, аларны үстерү җәһәтеннән максатлы эш алып бара. Фонд ярдәме белән нәшер ителгән “Язма гөл чәчәкләре” дигән җыентыкта 46 авторның иҗат җимешләре тупланган. Алар арасында Зөлфия Гыйззетдинова да бар. Зөлфия Зиннәт кызы район Мәдәният сараенда эшли. Хезмәте бик тынгысыз булуга карамастан, әдәби иҗат белән шөгыль­ләнергә дә вакыт таба. Аның шигырь­ләре, хикәяләре район гәзитендә даими басыла, республика матбугатында да исеме еш күренә.
Кагыйдә буларак, бер-ике әсәре дөнья күрү белән иҗатчылар шәһәргә урнашу ягын каера. Имеш, авылда иҗат белән шөгыльләнергә шартлар юк. Рәфгать Рысаевның тормыш юлы — бу фикернең ялгышлыгына ачык мисал. Рәфгать ага гомере буе авылда яшәде, авыл хуҗалыгы тармагында эшләде. Ләкин бервакытта да кулыннан каләмен төшермәде. Төрле жанрдагы әдәби әсәрләр иҗат итте. Һәм аның мондый фидакарьлеге югары бәяләнде. Казаннан бер төркем каләм осталары авылга килеп, аны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итте. Рәфгать ага — сигез китап авторы, районның Акмулла премиясе лауреаты. Аның “Әби аланы” дигән шигыренә Фәнүр Ишниязов көй язган. Бу җыр беренче тапкыр шушы кичәдә яңгырады. Аннары сәхнәгә Рәфгать Шәмгун улының үзен чакырдылар. Ул “Без — Арыслан затыннан” дигән шигырен укыганда күпләр күз яшьләрен тыя алмады.
Фәнирә Ибраһимова-Исмәгый­лова да Тәтер-Арсланда туып-үскән. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган кызны Благовар районына эшкә җибәрәләр. Ул бүген дә шунда балалар укыта, мәгариф отличнигы. Күңелендә туган хисләрен буш вакытларында ак кәгазьгә теркәп бара. “Күкләрдән йөгергәндә” дигән ши­гырьләр җыентыгы — авторның беренче китабы. Ул анда дөнья күргән шигырьләренең күпчелеген авылдашларына яттан сөйләп ишеттерде. Фәнирә Габделхәй кызының шулкадәр дә яхшы хәтерле булуына сокланмаган кеше калмагандыр. Шигърият сөючеләр автордан бүләк — автографлы китап алып та куанды.
Гаян Арслановның исеме “Кызыл таң” укучыларына яхшы таныш. Ул да тормышын ит-сөт муллыгы тудыруга багышлаган шәхес. Гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән, әмма кулыннан каләмен төшермәгән. Гаян ага — гәзитебезнең даими авторы. Аның шигырьләре һәм көн кадагына сугучы мәкаләләре “Кызыл таң” битләрен еш бизи. Гаян Арсланов имзасы белән берничә китап та дөнья күрде. Сәхнәдән Гаян Арсланов сүзләренә җырлар яңгыравы автор өчен көтелмәгән хәл булды. Аларның көен Гүзәлия Макашева язган. Җырларны ул үзе һәм Гөлфия Арсланова башкарды.
Бу урында гәзит укучыларны Гүзәлия Макашева белән якыннанрак таныштыру урынлы булыр кебек. Ул чыгышы белән күршедәге Федоровка районыннан. Гүзәлия бәләкәй вакытта әти-әнисе Тәтер-Арсланга килеп төпләнә. Урта мәктәптән соң Стәрлетамак мәдәният техникумын тәмамлаган кыз авылга кайтып җиң сызганып эшкә башлый. Ул авылның мәдәният йортында художество җитәкчесе, мәктәптә музыка укытучысы, балалар бакчасында сабыйларны сәнгать серләренә өйрә­тергә дә вакыт таба. Сәхнәгә чыгып җырлый да. Бүгенге кичәдә ул авылдашлары алдында композитор буларак та ачылды. Болардан соң Гүзә­лиянең тырышлыгына һәм уңган­лыгына сокланырга гына кала. Гаян ага Арсланов исә соклануын шигырь юлларына салган. Аны гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.

Минем шигыремне көйгә салып,
Бар халыкны хәйран калдырдың.
Инде шигырь язмам, дигән идем,
Кабат кулга каләм алдырдың.
Сине хөрмәт итмәү
мөмкин түгел,
Туган якның талант иясен.
Ходай сиңа һәрьяклап биргән,
дип,
Синең алда башым иямен.
Юк, мин генә түгел, күпләр әнә
Хөрмәт итә икән үзеңне.
Сәхнәләргә менеп башкаралар
Иҗат иткән һәммә җырыңны.
Матур көйләр иҗат итәсең дә,
Баян тартып үзең җырлыйсың.
Гүзәлия сеңлем, авылдашым,
Күпкырлы шул синең талантың.
Күңелләрне назлап, хисләндереп,
Син данлыйсың безне җырларда.
Синең җырлар — ышанычлы
юлдаш,
Сердәш безгә ерак юлларда.


Күренекле шәхесләре булмаган милләт — ярлы, шәхесләре булып та хөрмәт итә белмәүче милләт — надан, дип халык бик урынлы әйткән. Аллага шөкер, милләтебез ярлы да, надан да түгел. Тәтер-Арслан авылы мәдәният йортында үткән кичә моңа ачык дәлил.
Читайте нас: