+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 октябрь 2014, 21:45

Моңсу көздә, гүя, үзе кайтты

Халык шагыйренең исемен йөртүче театр быел ике зур вакыйга кичерде. Берсе театрның 25нче иҗат сезонының шушы түгәрәк дата шартларында ачылуына бәйле булса, икенчесе — исемен йөрткән олуг шагыйрьнең тууына 95 ел тулу уңаеннан үткән искә алу кичәсе.

Милли яшьләр театры коллективы Мостай Кәримнең юби­лее уңаеннан үткән кон­ференцияләр, очрашулар, шагыйрьнең иҗатына багышланган укулар кебек барлык мөһим чараларда да актив катнашты. Шушы чаралар кысаларында артистлар ша­гыйрь­нең һәйкәленә чәчәкләр салды, аның бай эчтәлекле иҗатына мөрәҗәгать итеп, ялкынлы шигырьләрен тамашачыга укып ишеттерде.
Сәхнә түреннән бу кичәдә бөек әдип үзе елмаеп карап торды. Бер тынып калган, бер талгын гына агылучы музыка уңаена Мостай Кәримнең әйткән сүзләре, язган ши­гырь­ләре, җырлары яңгырады, алар арасында әсәрләрдән өзекләр сәхнә­ләштерелде. Башкорт­станның атказанган артистлары Людмила Воротникова Әни образын гәүдә­ләндерде, Венер Камалов җырлар башкарды, Гөлшат Гайсина хатын-кыз образында сәхнәне бизәде, театрлаштырылган тамашада Марат Корбангалиев, Рәмзил Сәлманов һәм Андрей Максимов катнаштылар.
Кичәгә Мостай Кәримнең иҗатташ дуслары, әдипләр, туганнары һәм якын кешеләре дә килгән иде. Алар тарафыннан бик күп җылы сүзләр әйтелде. Мостай Кәримнең кызы Әлфия ханым әтисен юксыну сүзләре белән искә алды:
— Бу кичә безне әтиебез белән очраштыргандай булды. Сәхнәдән аның сүзләре, аның шигырьләре, җырлары яң­гырады. Укучылары, якын кешеләре аны ярата иде. Ул моны тоеп, шуңа илһамланып яшәде.Сез аны аңлыйсыз, ихтирам итәсез, яратасыз. Рәхмәт сезгә шушы мәхәббәт өчен, — диде ул чыгышында.
Шагыйрьнең улы Илгиз Мостафа улы, шулай ук, хати­рәләрен яңартты һәм әтисе белән бәйле истәлекле урыннар турында сөйләде.
Шагыйрьне искә алу кичәсеннән һәркем рухи баеп таралышты.
Читайте нас: