+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 октябрь 2014, 21:10

“Кайттым сиңа, авылкаем, мин бит бу, таныдыңмы?

Илеш районының Ишкар авылында Мөхәммәт Минбәгыйсовның иҗат кичәсе үтте.Кайттым сиңа, авылкаем,Мин бит бу, таныдыңмы?Син дә мине юксындыңмы, Өзелеп сагындыңмы?Әнә шундый сүзләр белән башланып китте Илеш районының Ишкар авыл мәдәният йортында авылдашыбыз, үзешчән композитор, шагыйрь Мөхәммәт Мин­бә­гыйсовның иҗат кичәсе. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ахирәтләр” клубы әгъзалары, шушы күркәм чараны оештырып, зур бәйрәм ясады. Авыл­дашыбызның иҗаты күпләр өчен, бәлки, ачыш та булгандыр.

Мөхәммәтнең балачагы һәм үсмер еллары Ишкарда үтә. Авылның шифалы һа­васы, Сарьяз суы киле­шәме, ул бәләкәй чагыннан ук шигырьләр яза. Беренче шигырьләре “Башкортостан пионеры” гәзитендә, “Ялкын“ журналында басыла. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Кушнаренко авыл хуҗа­лыгы техникумында белем ала. Студент чакта да язуын ташламый, гармунчы һәм җырчы буларак, үзешчән сәнгать түгәрәгендә шөгыль­ләнә. Техникумнан соң туган авылында агроном булып эшли, аннары армия сафларында хезмәт итә.
Армиядән соң техни­кумның тәҗрибә бакчасында, аннан “Башсельхозхимия” берләшмәсендә хезмәт сала. Уфада булачак тормыш юлдашын — Баймак кызы Линараны очрата. Аның белән матур гаилә корып, ике улга гомер бүләк итәләр.
Туксанынчы еллардагы үзгә­решләр чорында гаилә данлыклы “Зилаер” совхозына күчеп килә. Биредә Мөхәм­мәткә агроном вазыйфасын ышанып тапшыралар. Ул күңелендәге иҗат утын сүн­дерми. Шигырьләре еш кына “Атайсал”, “Илеш-Баймак”, “Һакмар” гәзитләрендә дөнья күрә. Моннан тыш, ул мәдәни чараларда, концертларда актив катнаша, “Йән­гүзәл” шигырь сөючеләр түгәрәгенең актив әгъзасы була. Бер үк вакытта көйләр дә иҗат итә. Аның җырлары Фәнүнә Си­раҗетдинова, Венер Абдуллин, Эльвира Әскарова башкаруында радио-телевидение аша еш яңгырый.
Мөхәммәт Минбә­гый­сов­ның Ишкар авылында узган иҗат кичәсендә дә аның бик күп шигырьләре яңгы­рады, җырлары башкарылды. Туган җиргә, туган авылга, тормышка мәхәббәт белән сугарылган шигырь­ләрне мәктәп укучылары, Уфа дәүләт сәнгать академиясе студенты Динар Тимершәехов сән­гатьле итеп сөйләде. “Ерактагы кояш яктырак”, “Бу җырымны сиңа багышлыйм”, “Кеше булып кал”, “Кыңгырау чәчәге” һәм башка җырларын авылның үзешчән сәнгать осталары Лена Галиева, Илшат Әх­мә­тов, “Ахирәтләр” клубы әгъ­залары Флизә Шәй­дуллина, Роза Рә­кыйпова, Клара Фәрхет­динова, Зөлфи­рә Мортазина, Альбина Ялалова башкарды. Мин үзем Мө­хәммәт Минбәгыйсовка атап язган шигыремне укып ишеттердем.
Кичәгә бик күп авылдашлары һәм туганнары килгән иде. Аларның һәммәсе Мө­хәммәткә изге теләген җит­керде, иҗат чишмә­сенең беркайчан да саекмавын теләде.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле, мөгаен, Мөхәммәтнең бергә укыган сыйныфташлары, сыйныф җитәкчесе Клара Фәрхет­динова белән очрашу булгандыр. Озак вакытлар күреш­мәгән сыйныфташлар истә­лекләре белән уртаклашты, мәктәп елларын, укытучыларын сагынып искә алды.
Бу очрашу авылдашлар күңелендә озак сакланыр, Мөхәммәт үзе дә киләчәктә туган ягына ешрак кайтып йөрер һәм яңадан-яңа ши­гырьләре белән безне сөен­дерер, дип ышанып калабыз.
Читайте нас: