+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 ноябрь 2014, 21:28

Акмулла эзләреннән — ак хыялларга таба

“...Арабызда наданнар күп, уку кирәк. Аңгыра аюдан Уралдагы курыккандай, и, туганнар, наданлыктан курку кирәк!” XIX гасырда башкорт, татар, казах телләрендә иҗат иткән мәгъ­рифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың бу оранын гасырлар аша ишетәбез сыман. Шигырьләре гуманистик идея­ләр белән сугарылып, үз чорында ук кешелекне яктылыкка, яңалыкка, үсешкә әйдәгән ул. Бүген дә шагыйрьнең иҗаты, хәтта исеме үк белем алу символына тиң. Шуңа да Башкортстан дәүләт педагогия университеты, шагыйрь туган Миякә районындагы музей, башкорт телендә нәшер ителүче район гәзите (“Акмулла төйәге”), “Башкортостан” республика гәзите кушымтасы һәм башкалар Акмулла исемен йөртә.

Акмулла исеме Стәрлебаш белән дә тыгыз бәйле — ул биредәге мәдрәсәдә белем алган. Бу тарихи фактны мәң­геләштерү максатында авылның яңа төзелешләргә бай урамына Акмулла исеме бирелгән. 20 ел дәвамында районда Акмулла фонды эшләп килә. Ул шушы исемгә салынган зур мәгънәне аклый — элек-электән мәдрә­сәләре белән дан тоткан, 1905 елга кадәр татарларның шигърият үзәге булган төбәктә яшәүче халыкны аң-белемгә тарта, мәдәниятне үстерүгә булышлык итә.
Фондны 1994 елда әдәбият, мәдәният һәм сәнгатьне үстерү, шушы өлкәдә зур уңышларга ирешүчеләрне ачыклау һәм хуп­лау максатында милләтпәрвәр Ягъфәр Хисмәтуллин булдырган, оешмага бүген дә ул җи­тәкчелек итә. Аның уң кулы, иң якын ярдәмчесе — җәмәгате Римма. Римма Хәсән кызы, вакытын кызганмыйча, дөнья мәшә­катьләрен онытып, район­ның мәдәни тормышы үзәгендә кайный — әдәби кичәләр, ис­тәлекле чаралар оештыра.
Оештырылган көннән алып, фонд Стәрлебаш җирен данлауга зур өлеш кертүче бихисап кешене бүләкләп, дәртләндереп өлгергән. Төгәлрәк әйткәндә, абруйлы исемгә 17 кеше, өч коллектив лаек булган.
Әдәбият өлкәсендә тәүге лауреат исеме 1995 елда рай­онның Хәлекәй авылында туып-үскән шагыйрь, язучы һәм журналист Фәйзи Гомәровка бирелгән.
1996 елда Акмулла бүләге иҗатында якташлары тормышын киң яктырткан өчен язучы, галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зәки Зәйнуллинга тапшырыла. Әйткәндәй, “Үрләр аша”, “Сугыш алды малайлары”, “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе”, “Ник ямансу бу көзләр?”, “Агыйделнең аръягында” һәм башка китаплары, бихисап роман-повестьлары аша киң катлам укучыга таныш полковник һәм галим урау юллар үтеп, күптән түгел туган авылына — Стәрлебашына кайтып төп­ләнде.
Арытаба лауреатлык исемен яулаучылар да әдәбият сөю­челәргә яхшы таныш. Әдәби казанышлары өчен нәсерләр остасы Флүрә Сәлимова (1997), замандашларына багышлап ши­гырьләр, чәнечкеле такмаклар, мәка­ләләр, очерклар, хатирә­ләр, юморескалар язган Шәй­хелислам Шәяхмәтов (1998), шигърияттәге зур казанышлары өчен шагыйрь Мариус Максютов (1999), драма әсәрләре һәм сәнгатьтәге кабатланмас маһир­лыгы өчен Шамил Рәхмәтуллин (2000), шигъри балкышлары өчен Рәфгать Рысаев (2002), тарихи язмалары өчен Нәгыйм Яр­мөхәммәтов (2004), йотлыгып укырлык әсәрләре өчен Хисаметдин Исмәгыйлев (2006), шигърият күгендә якты йолдыз булып янган өчен Зөлфия Гыйззетдинова (2012) бу югары исемгә лаек булды.
Сәнгать һәм мәдәният өлкә­сендәге хезмәт­ләре өчен Рәкыя Сатучина, үзешчән сәнгатьне үстерүдәге хезмәтлә­ре өчен Әнисә Мөхәм­мәт­җанова, югары башкару осталыгы өчен Анатолий Тарасов, район тарихын өйрәнүдә зур хез­мәтләре өчен Мәхмүт Мәх­мүтов, үзешчән сәнгатьтәге зур уңышлары өчен Миңнегөл Гайфуллина, җыр сәнгатендә ирешкән уңышлары өчен Фирүзә Гарипова белән Фәйзулла Фаткуллин бүләк­ләнде.
Күмәк бүләкләнүчеләр, әйт­кәнебезчә, өчәү. Сәнгатьтә югары уңыш­ларга ирешкән өчен Стәрлебаш мәдәният йорты каршындагы татар халык театры (җитәкчесе — Нурия Рәхмәтул­лина), халык җыр­ларын һәм биюләрен оста башкарган өчен Күндерәк авылы мәдәният йортының “Күн­дерәккәй” башкорт фольклор ансамбле (җитәкчесе — Люция Байназарова), шулай ук, Зәки Зәй­нул­линның “41нең арбалы хатыннары” драмасын куйган өчен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры да бүләк­ләнгән.
Иҗатчыларның тырышлыгын күрү, бәя бирү каләм осталарына бетмәс-төкәнмәс дәрт, илһам өстәгән. Фонд ярдәме белән өч җыентык чыгарылган, Башкортстан һәм Татарстан язучылары белән иҗади бәй­ләнеш булдырылган. 2012 елда фондның идарә әгъ­залары Казанда булып кайтып, хезмәт­тәшлек турында сүз куеша, нәтиҗәдә “Казан утлары”ның ноябрь саны Стәрлебаш иҗат­чыларының данын бөтен татар дөньясына тарата. Былтыр исә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рә­фис Корбан җитәкче­легендәге делегация Стәрле­башта кунак булды. Ике республика арасындагы бәйләнеш­ләрнең тагын бер сөенечле нәтиҗәсе — Рәфгать Рысаев белән Хисаметдин Исмәгыйлев­ның Татарстан Язучылар бер­легенә кабул ителүе.
Зур чаралар һәм әдәби кичәләр оештырудан тыш, фонд күзгә күренмәс бихисап иҗти­магый эш белән шө­гыльләнә. Шунлыктан, аның юбилеен районда зур вакыйга буларак билгеләделәр.
Очрашу җитди киңәшмәдән — район Мәдәният йортында “түгәрәк өстәл” артында сөйлә­шүдән башланды. Зөлфия Гыйззетдинова җитәк­челегендә барган әлеге чарада районның әдәби-мәдәни хәле тикшерелде, актуаль мәсьә­ләләре барланды, киләчәккә планнар корылды. Киңәшмәдә Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Флүр Галимов, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов, Акмулла премиясе лауреатлары Рәфгать Рысаев, Зәки Зәйнуллин, Стәрлетамак белән Авыргазыдан “язучы-шагыйрьләр десанты” (үзләрен шулай атадылар): Земфира Муллагалиева, Варис Акбашев, Рәсим Рәхмәтуллин, Стәр­летамак язучылар оешмасы вәкилләре Асия Басыйрова, Фәрит Әхмәтов, Наилә Гыйз­зәтуллина, Фәүкать Котлышин; Фәйзи Гомәровның кызы Зөлфия Гомәрова, урындагы иҗатчылар Нәсимә Әхмәтова, Лилия Кәримова, Фәягөл Йосыпова, “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзите мөхәррире Мансаф Ганиев һәм хәбәрчеләре, башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Аларны хакимият башлыгының социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Альбина Суфиянова сәлам­ләде.
— Стәрлебаш язучылар оешмасы 90нчы еллар башында ук район гәзите редакциясе каршында, Фәйзи Гомәров җитәк­челегендә эшли башлаган иде, — диде үзенең чыгышында оешма рәисе Наилә Гыйззәтуллина. — Фәйзи ага безнең кебек шигырь яза башлаучыларны редакциягә чакырып, дәртлән­дереп, киңәш­ләрен биреп, кирәк чакта тәнкыйтьләп тә язганнарыбызга күзәтү ясый иде. Гәзит битләрендә билгеле шагыйрь-язучыларның язмалары белән беррәттән яшь язучыларның да иҗат җимешләре басылып чыга иде.
Наилә Кадыйр кызы җыелу­чыларны район Язучылар оешмасының үткәне һәм бү­генгесе белән таныштырды, көнүзәк проблемаларны атады. Җитәкчене иң нык борчыганы — оешмада яшь­ләрнең аз булуы. Шулай да, остазлар килә­чәккә өмет белән карый: үсеп килүче буынны рухи тәрбияләү максатында ел әйләнәсенә күп иҗади кичәләр, китап туйлары уздырыла икән. Һәр кичәдә яшь каләм тибрәтүчеләрне катнаштырып, дәртләндереп торалар. Оешма әгъзалары тырышлыгы белән “Стәрлебаш балкышлары” дигән журнал чыга. Анда укучы балаларның, өлкәннәрнең иҗади эшләре бастырыла. Мәка­ләләр туплауда, язмаларны эзләп, табып, тикшереп бастыруда мөхәррир Рәфгать Рысаев күп көч сала. Язучылар әледән-әле укучылар белән очраша, аларны тыңлый, киңәш­ләр бирә.
Тантаналы юбилей чаралары Мәдәният йортының тамаша залында дәвам итте. Җыелу­чыларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров тәбрик­ләде, сигез китап авторы, иҗаты белән туган ягына дан җыр­лау­чы Рәфгать Рысаевка, 75 яше белән котлап һәм эшчәнлеге өчен рәхмәт белдереп, Мактау грамотасы тапшырды. Тагын бер Мактау грамотасы Римма Хис­мәтуллинага бирелде. Аны, олы хөрмәтен җиткереп, чәчәк­ләр бәйләме кушып, тормыш иптәше Ягъфәр бүләк итте.
— Киләчәктә дә фонд талантлы шәхесләрне, бигрәк тә яшьләрне сөендерсен иде, — дигән теләк белдерде Ягъфәр Сәягъфәр улы.
Сәхнәдә премия лауреатлары, стәрлебашлылар, кунаклар Хисмәтуллиннарның гаилә дуслары чыгыш ясады. Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Флүрә Арслангулова һәм Гөлфизә Хәйрул­лина, Рөстәм Галиев, виртуоз-гармунчы Анатолий Тарасов, яшь җырчы Илдар Баһавет­динов, “Күндерәккәй” фольклор ансамбле, биючеләр дуэты (җитәкчесе — Әнисә Мөхәммәт­җанова), БДПУ студентлары чыгыш ясады. Җырлы-моңлы, җылы кичәне район мәдәният бүлеге начальнигы Рәүфә Галиева белән Хисаметдин Исмәгыйлев алып барды.
Икенче көнне район үзәге һәм Елембәт мәктәбе укучылары белән очрашулар узды. Мифтахетдин Акмулланың гомер юлы, ул калдырган рухи мирас, якты эзләр барланды. Бу “эзләр”, һичшиксез, яшь­ләребезгә якты хыялларга юл табарга ярдәм итәчәк. Тик укысыннар гына, тик матурлыкны, яхшылыкны күрә белсеннәр!
Читайте нас: