— Флидә Мөхәммәтовна, Сез ун елга якын мәдәният өлкәсендә хезмәт саласыз. Һөнәри күзлектән караганда, үтеп баручы ел, башкалардан аермалы буларак, нинди вакыйгалар белән тарихка кереп калыр?
— Иң башта шуны әйтергә кирәк: аны югары дәрәҗәдә Мәдәният елы дип игълан итәргә карар кылынуы ук безнең, шушы өлкәдә эшләүчеләрнең, иңнәренә канат куйгандай булды. Рухи кыйммәтләрне саклау, яшь буынга тәрбия бирү юлында мәдәниятнең роле бәяләп бетергесез икәнлеге бәхәссез дип уйлыйм. Мәдәнияткә игътибар арта икән, димәк, җәмгыятебез алга атлый дигән сүз.
Нәтиҗәләр хакында сөйләсәк, ел кушнаренколылар өчен бихисап истә-лекле вакыйга алып килде. Башкарылган эшләр дә аз түгел. Кушнаренко – талантларга бай, кунакчыл як ул, шуңа бездә һәр чара зур оешканлык белән күңелле үтә. Быел да, мисал өчен, “Кушнаренко таңнары” фольклор фестивале матур узды. Анда респуб-ликабызның төрле почмакларыннан 23 коллектив катнашты. Һәркем, бәйрәмнән бай тәэссоратлар алып, Кушнаренко җирендә тагын очрашырга иде дигән теләк белән кайтып китте.
Җәй ахырында оештырылучы “Виноград тәлгәше” бәйрәме дә, виноград үзе дә районыбыз брэндына әверелде. “Уйна, гармун!”, “Урыс җыры” бәйге-ләрендә залда алма төшәр урын да булмавы тамашачыларыбызның әлеге чараларны үз итүен дәлилли.
Елның күркәм вакыйгалары хакында сөйләгәндә, авыл мәдәният йортларын төзекләндерү буенча күләмле эш башкарылуын әйтми булмый. Бүген горурлык белән шуны билгелисе килә: районыбызда сүрелүгә дучар мәдәният учаклары бөтенләй юк. Аларның һәркайсы, хәтта кечкенә авылларда да, гөрләп эшли! Бер елда гына мондый нәтиҗәгә ирешеп булмаганы, әлбәттә, аңлашыла. Мәдәният өлкәсенә районыбызда игътибар һәрдаим зур. Соңгы биш елда бик күп биналарыбыз яңартылды, бу максатта район казнасыннан 15 миллион сумнан артык акча бүленде. Сәет авылында 150 урынга исәпләнгән яңа клуб төзелде. Ә Иске Камышлы, Иске Кормаш, Солтанай, Бәйкәй, Карача-Елга, Илек, Әхмәт авыллары мәдәният йортларына заманча ремонт ясалды. Хәтта ишегендә 20 ел йозак эленеп торган Кызыл Күпер авыл мәдәният йортын, капиталь ремонт үткәреп, ачып җибәрдек. Халыкның моңа куануын күрсәгез!
Быел Иске Тукмаклы авылы мәдәният йортын төзекләндерү буенча киң колачлы эш алып барылды. Закон таләбенә ярашлы, аукцион игълан итеп, җәй көне эшне башлап җибәрдек. Бина нигезеннән түбәсенә кадәр яңарыш кичерде. Диварлары җылылыкны яхшы саклаучы материаллар белән тышланды, искергән калай түбәсе профнастилга, электр системасы, янгыннан саклау сигнализациясе, идәне, түшәме – барысы да алыштырылды. Яңа елга әлеге мәдәният йорты ишекләрен ачачак. 700 кеше яшәүче авыл тормышын ансыз күз алдына да китереп булмый. Мөдире Нәзифә Гыйләҗева үз эшенә мөкиббән кеше. Аның җитәкчелегендә Иске Тукмаклыда “Өмет” театр коллективы, “Чаткылар” балалар бию төркеме, “Сылукай” вокаль ансамбле, өлкән яшьтәгеләр өчен “Ядкәр” бию төркеме уңышлы эшләп килә. Быел “Балкыш” фольклор коллективы район бәйгесендә гран-при яулады, башкалада чыгыш ясау мөмкинлеге алды. Гомумән, Иске Тукмаклы үзешчәннәре бердәмлекләре белән аерылып тора. Эльнора һәм Линур Әхтәмовлар, Ирина Әюпова, Эльвира һәм Илсур Котдусовлар, Зилә Хәмитова — әлеге авыл мәдәният йортының чын байлыгы. Мондагы иң яшь артистка 10 яшь булса, иң өлкәне җиденче дистәсен ваклый.
Иске Тукмаклы мәдәният йортында бай китапханә дә бар. Тиздән ул “модельле” дигән статус астында эшли башлаячак.
— Флидә Мөхәммәтовна, белү-ебезчә, авыл мәдәният йортларының күпчелеге файдалануга үткән гасырның 70нче елларында тапшырылган. Шуңа, үзегез билгеләвенчә, аларны яңарту эше тукталып тормый. Бу җәһәттән киләсе елга нинди планнар корасыз?
— Алдагы елда Первушино, Калтай клубларына капиталь ремонт ясарга ниятлибез. Мәдәният учаклары яшен-картын берләштерүче урын бит ул. Алар эшләп торса гына күңелләр бөтен, дөньябыз түгәрәк була.
— Киләсе елда Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен билгеләячәкбез. Районда бу олуг бәйрәмгә әзерлек ничек бара?
— Без, кушнаренколылар, каһарман якташларыбыз белән чиксез горурланабыз. Районыбыз туган илебезгә алты Советлар Союзы Героен биргән! Бәйрәмгә әзерлек барышында Җиңү паркы төзекләндерелде, биредә 1 миллион 500 мең сумлык эш башкарылды. Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлеген мәңгеләштерүче һәйкәл, обелиск гранит белән тышланды. Паркта язын һәм көзен 60ка якын чыршы үсентесе утыртылды.
Алда эшләр бихисап әле. Аларның барысын да, ниятләгәнчә, вакытында башкарырбыз дибез.