Сәнгать-графика бүлеге оештырылу республикабыз шәһәрләре, аеруча авыллары мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр өчен бик мөһим вакыйга була. Чөнки ул елларда авылларда түгел, хәтта шәһәрләрдә дә балаларны рәсемгә өйрәтү мәктәпләре бармак белән санарлык кына була. Ә сәнгать-графика бүлегенә махсус әзерлеге булмаганнарны да кабул итәләр. Бүлектә уку талантлы яшьләр өчен олы сәнгать дөньясына керү юлы булып та хезмәт итә. Бу җәһәттән Бөре районының Бахтыбай авылыннан Иван Фәйрушинның язмышы күпләр өчен үрнәк булырлык.
Зур булмаган мари авылында туып-үскән егетнең мәктәптә рәсем төшерү буенча махсус әзерлек үтү мөмкинлеге булмый. Шулай да ул югалып калмый, рәсем сәнгатенә булган мәхәб-бәте аны Уфага алып килә. 1966-1970 елларда педагогия учи-лищесының сәнгать-графика бүлегендә төпле белем ала. Аннары Мәскәү полиграфия институтын уңышлы тәмамлый. Бик күп китапларның бизәүчесе була, Русия Рәссамнар берле-генә кабул ителә. “Китап” нәш-риятының художество мөхәрри-ре вазыйфасына кадәр күтәрелә.
Шунысы аеруча кызыклы: Иван Сергеевичтан үрнәк алып, Бахтыбайның унсигез егет һәм кызы шушы бүлекне тәмамлый. Аларның берсе — 1981 елгы чыгарылыштан Ефрем Калимьянов — 1990 елда Чабаксар педагогия институтының сән-гать-графика факультетын тә-мамлый. Бүген ул — югары категорияле укытучы. Ефрем Емельянович, балаларга белем һәм тәрбия бирү белән бер-рәттән, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аның картиналары республикада оештырылган җиде күргәзмәдә күрсәтелде, үзе дә биш күргәзмә оештырды.
Гомумән, Уфа педагогия училищесын тәмамлаган бахтыбай-лыларның һәркайсы турында бик күп җылы сүзләр әйтергә мөмкин.
Бүлек ачылган беренче елдан ук биредә укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, аны тәмамлаучылар-дан 32 кеше Русия Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Алар арасында Русия сәнгать акаде-миясенең гамәли әгъзасы, Баш-кортстанның халык рәссамы Сергей Краснов, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган рәссамы, профессор Николай Калинушкин, Татарстанның халык рәссамы Мансур Саттаров, республикабызның атказанган рәссамнары Ринат Харисов, Рафаэль Сәлимгәрәев, Җәлил Сөләйманов, Муллаян Дәүләтъ-яров, профессор Әмир Мәҗитов кебек исемнәре илдә билгеле шәхесләр бар. Башкортстанның халык артисты, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры Илдар Гомәровның да тормышка юлы сәнгать-графика бүлегендә башланган. “Училище минем өчен киләчәккә тәрәзә булды”, — дип искә ала бүген Илдар Ибраһим улы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълү-мат хезмәткәре, язучы һәм шагыйрә, каләмдәшебез Фәрзә-нә Акбулатованың да хезмәт биографиясе шушы училищены тәмамлагач башланган.
РСФСР Мәгариф министрлыгы 1978, 1983 һәм 1988 елларда педагогия училищелары һәм институтларының сәнгать-графика бүлекләре һәм факультетларында белем алучылар-ның иҗади эшләре күргәзмәсен оештыра. Алар Мәскәүдә, Үзәк күргәзмәләр залы буларак билгеле манежда, “Мәктәп — укытучы — сәнгать” дигән девиз астында үтә. Уфа педагогия училищесының сәнгать-графика бүлеге укучылары бу күргәзмә-ләрнең беренчесендә — 2нче, икенче һәм өченче күргәзмә-ләрдә 1нче урын яулый.
Узган елда сәнгать-графика бүлеге ачылуга 50 ел тулды. Шул чорда барлыгы 47 чыгарылыш булып, 2507 егет һәм кыз рәсем һәм сызым укытучысы белгечлеге ала. Шул исәптән 264 белгеч бүлекне кызыл диплом белән тәмамлый, ә 1283 белгечнең дипломын “дүртле” һәм “бишле” билгеләре генә бизи.
Шушы көннәрдә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия институтында юбилей кичәсе үтте. Юбилейга багышлап Роберт Солтанов “Сәнгать укытучылары мәктәбе” дигән бик күркәм китап чыгаруны оештырган “Сыйфатлы кәгазьгә басылган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән китапта бүлекнең ярты гасырлык тарихы киң яктыртылган. Роберт Мостафа улын, чын мәгънәсендә, училищеның аяклы тарихы дип әйтергә ныклы нигез бар. Ул биредә 1966 елдан бирле эшли. Соңгы 38 елда сәнгать-графика бүлеге җитәк-чесе вазыйфасында. РСФСР-ның һәм Башкортстан Респуб-ликасының атказанган укытучысы 2009 елда Ушинский медале белән бүләкләнгән. Күрүегезчә, бүлекнең тарихы тулысынча диярлек аның күз алдында үткән. Шуңа китапта биредә эшләгән укытучылар һәм бүлекне тәмам-лаучыларның тормыш юлы, иҗат уңышлары турында бай мәгълүмат тупланган.
Техник хезмәткәрләрдән китапка тик ике кеше — лаборант Фәния Шевчук һәм комендант Фәүкыйнур Шәрипова турында гына мәгълүмат кертелгән. Фәния Әкрам кызының танылган җырчы һәм композитор, “ДДТ” төркеме җитәкчесе Юрий Шев-чукның әнисе булуын гәзит укучылар аңлагандыр дип уйлыйм. Лаеклы ялга чыккач, ул иҗат эшчәнлеге белән ныклап шөгыльләнә башлый. Моннан ике ел элек аның Уфада оештырылган күргәзмәсен күпләр хәтерлидер әле.
Ә Фәүкыйнур Шәрипова турында китапта түбәндәгеләр бәян ителгән: “1967 елда безгә Октябрь революциясе һәм Воровский урамнары чатындагы беркатлы агач йорттан биш бүлмә бирделәр. Калган дүрт бүлмәдә башка учреждениеләр урнашкан иде. Фәүкыйнур Әл-таф кызы, укучылар теле белән әйтсәң, “тетя Фая”, анда комендант вазыйфасын башкарды. Үзе үк вахтер да, мич ягучы да, бүлмәләрне җыештыручы да, ихата себерүче дә иде. Аның уңганлыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бүлмәләребез һәрвакыт җылы һәм якты, яхшылап җыештырылган булды. Аның оста дипломат та булуы сәбәпле, “күршеләребез” белән һәрвакыт аңлашып һәм тату яшәдек. Менә шундый иде безнең “тетя Фая”.
— Училищеда ун елга якын эшләдем. Ни сәбәпледер, ул вакытта директорлар еш алышына иде. Шуңа берничә җитәкче белән эшләргә туры килде. Шулай булуга карамастан, бик тату булдык. Кайберәүләре белән әле дә элемтәдәбез. Күптән түгел 1962-64 елларда директор булып эшләгән Клавдия Жданова белән очраштык. Ул 70 яше тулганчы училищеда урыс теле һәм әдәбияты укытты. Укытучылар да, укучылар да үзен бик ярата, ихтирам итә иде. Хәзер ул 90 яшьнең өске ягында. Шулай булуга карамастан, фатирыма үзе килде. Китапның авторы Роберт Солтанов белән дә хәл-әхвәл белешеп торабыз. Күп вакыт бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә урамда хәлемне сорашып китә, шунысы аеруча куанычлы, — дип хатирәләре белән уртаклашты 80 яшьлек Фәүкыйнур апа, кичәдә чыгыш ясап.
Юбилейда кеше күп катнашты. Һәркем училищеда укыган елларын күңел җылысы белән искә алды, ә тормышка дөрес юнәлеш биргәннәре өчен укытучыларга һәм тәрбиячеләргә олы рәхмәтләр белдерде.
* * *
Бүген 2нче педагогия колледжы М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты составында. Мондый берләшү биредә укыту-тәрбия эшен тагын да югарырак баскычка күтәрергә этәргеч булыр дип ышанасы килә.