— Сүзне остазларга хөрмәт йөзеннән башласак, кемнәрне остазың дип әйтә аласың?
— Җавабым баналь булыр — Илһам Шакиров һәм Салават Фәтхетдинов. Мин аларны тыңлап үстем, алар иҗатыннан үземә һәрвакыт нинди дә булса дәрес алам. Балачакта бары тик бер хыял белән генә яндым. Ракетада очучы да, табиб та, хоккейчы да буласы килми иде... Бары тик — артист! “Эх, Салават абый музыка дәресләре бирсә, башкасы кирәкмәс иде дә”, — дип уйлый идем.
Мәктәпне тәмамлагач та берничә юл чатында таптанырга туры килмәде, Октябрьский музыка колледжына укырга кердем. Андагы укытучыларымны да остазларым дип саныйм.
— Сәхнәдә бер-берсен кабатлаучы җырчылар байтак. “Фәлән кешене кабатлыйсың!” дип ачуланганнары юкмы?
— Начар гадәтем бар: берәр җырчыны күреп калсам, икешәр атна аның образыннан чыга алмый интегәм — ул булып кыланам, җырлыйм. Моны теләмәсәм дә, үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Тырышыбрак җырласам, гел Салават инде, диләр. Кулларымны селкетебрәк җырласам, бу егет Җәвит Шакировның улы түгел микән, дигән шик тә туа халыкта. Дәртлерәк җыр башкарсам, Татарстан артистлары Фирдүс Тямаев яисә Данир Сабировка охшаталар. Әмма үзем беркемгә дә охшарга омтылмыйм. Һәр артист үзенчәлекле булырга тиеш.
— Ни дисәң дә, тамашачы тәүдә киемеңә карап каршы ала. Сәхнә костюмнарына тиешле игътибар бүләсеңме?
— Сәхнә киеме тектерелгәнме, әзере сатып алынганмы — ул матур һәм пөхтә булырга тиеш. Зәвык та мөһим урында. Халык җырларын эстрада костюмында җырлау килешми. Бу очракта классик стильгә басым ясарга кирәк. Тамашачы синең белән сокланырга, рухи азык артыннан килә. Ул концерттан канәгать хис белән кайтып китәргә тиеш.
Шәхсән үзем әлегә костюмнарны сатып алам, гардеробымда берсе генә тектерелгән. Мин теләгәнчә тегелмәгәнгәме, аны артык яратып кимим. Бүген үз эшенең остасы булган дизайнер-тегүче эзлим. Сәхнә киеме тектерелгән булырга тиеш. Кибеттәге әзер костюмны сатып алып, тамашачы да залга килеп утыра ала. Шуңа күрә сәхнә киеменә бүген тиешле игътибар бүләм дип әйтә алмыйм.
— Ә хыялыңда йөрткән костюм бармы?
— Филипп Киркоровның киемнәре бик ошый. Бервакыт телеэкраннан аның гардеробын күрсәттеләр... Әлбәттә, аныкын безнеке белән чагыштырып булмый. Аның костюмнары шоу өчен, тамашачының күңелен яулап алыр өчен тегелгән.
— Җыр-моңга әвәс әти-әнидән генә синдәй талант ияләре туадыр?!
— Әтием, мәрхүм, гомер буе гармун тартты. Ул уйный, ә мин җырлыйм. Ул уйнаганга сокланып, үзем дә өйрәнәсем килде. Әмма әти каршы төште: “Мин – һәвәскәр, музыка мәктәбендә сине нота грамотасы белән өйрәтерләр”, — дип әйтә иде. Бераз үскәч, 30 чакрымдагы район үзәгенә атнасына өч тапкыр баян классына йөреп, теләгемә ирештем.
Ә әнием — клуб мөдире. Аннан да сәләт күчкән. Әйткәндәй, әтинең барлык туганнары да матур җырлый.
— Ялгышмасам, юмор һәм пародия өстендә дә эшлисең?
— Тәүдә пародия белән мавыктым. Мактанып әйтмим, теләсә кайсы артист булып кылана алам, килеп тә чыга. Әмма эстрадада әлеге юнәлеш күбәеп китте, халыкка кызык түгел. Ә юморга килгәндә, яңа концерт программасын төзегәндә аңа җитди карарга тырышам. Юмор — ул халык алдында теләсә-нәрсә сөйләү түгел, ә эре иләктән иләп, өстә калган сыйфатлы юморны гына сөйләү. Шушы көннәрдә бер җырчының концертында тамашачы залында утырдым. Артист сөйләгән юньсез мәзәкләргә кызардым. Ник билдән түбән сөйләргә?! Тамашачыны башка нәрсә белән дә көлдереп була бит. Тормышыңнан кызыклы хәлләрне генә сөйләсәң дә менә дигән була.
— Татар эстрадасында кемнең иҗатын, талантын күпкырлы дип саныйсың?
— Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин белән бергә укыдым, иҗат юлын ничек башлаганнарын беләм. Бер дә икеләнмичә, алар хакында “Әфарин!” дип әйтә алам. Ришатны 3-4 ел күргән юк иде, күптән түгел концертына бардым. Җырлары шулкадәр матур, “тере” тавышка җырлады. Эстрада гына түгел, халык җырларын да җиренә җиткереп башкарды. Иҗатына зур хезмәт салганы күренеп тора. Аңа югары бәя бирә алам.
— Ир-ат алдында өч бурыч тора: агач, йорт, ул...
— Утырткан агач бер генә түгел. Йорт салу хыялы бар. Авыл баласы булгангамы, фатирның дүрт дивары гына җитми миңа. Җәмәгәтем белән Ясмин исемле кыз үстерәбез. Малай да алып кайту теләге көчле. Кыскасы, берничә елдан бу бурычлар да башкарылыр дип өметләнәм.
— Амин, шулай булсын! Зур уңышлар һәм сүнмәс илһам сиңа, Рөстәм!