+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2014, 21:22

Күңелләргә нур өсти ул шигърият

Уфаның 129нчы мәктәбендә әдәби унакханә ачылды.Сезгә язам...Соң нәрсә тагын?Башка ниләр әйтә алам...Хәзер беләм, Сезнең нәфрәтМиңа җәза була ала...

Пушкинның Татьянасы Евгений Онегинга бу сүзләрне язганда ниләр уйлагандыр, мин Уфаның Черниковка бистәсендәге 129нчы мәктәптә укучы кызның шул юлларны искиткеч матур итеп укыган чагында бүгенге заман балалары арасында да әдәбиятны ихлас яратучылар булуына сокланып утырдым. XIX гасырдагыча бал киемнәре кигән кызлар-егетләр шул чор биюләрен биеп, җырларын башкарып таң калдырды, бик сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде.
Бәйрәм мәктәптә Пушкин залы ачылу уңаеннан оештырылды.
— Бүген безнең уку йортында зур вакыйга: хыялыбыз тормышка ашты, мәктәбебездә әдәби кафе, юк, кафе гына түгел, әдәби кунак бүлмәсе ачыла, — дип башлады чыгышын 129нчы мәктәп директоры Августа Фадеева. — Ул безгә күпне бирәчәк, мәдә­ниятебез үсәчәк, без Пушкин, Толстой телләрендә аралаша алачакбыз.
Пушкин залының мәктәп укучылары өчен генә түгел, Уфаның Орджоникидзе районында яшәүче мөмкинлекләре чикле барлык балалар өчен дә аралашу урыны булачагын билгеләде мәктәп директоры. Соңгылар­ны ул, яратып, “чиксез мөм­кинлекле балалар” дип атады. Кунакханәне эшләргә ярдәм күрсәткән һәммәсенә рәхмәт белдерде.
Тантанада мәктәп ветераннары да Мәгариф министр­лыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Актлар залындагы матур тамашаны караганнан соң, кунаклар әдәби кунакханәгә юнәлде. Кызыл тасманы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Руфина Шаһапова һәм Орджоникидзе районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ольга Петранова кистеләр.
Әдәби зал матурлыгы һәм җыйнак­лыгы белән таң калдырды. Түгәрәк өстәлләр артында чәй эчеп, кунаклар, укытучылар, укучылар шигърият, әдәбият турында сөйләште, бик күп матур җырлар яңгы­рады, шигырьләр сөйләнде. Кунак­ханәгә классикларның әсәрләре тупланган китаплар бүләк ителде.
Соңыннан әдәби кунакханә ачылуга зур өлеш керткән депутат Руфина Шаһапова белән сөйләшеп алдым, әлеге залның ни өчен нәкъ шушы мәктәптә ачылуы турында сораштым.
— Беренчедән, 129нчы мәктәп — ул Черниковка бистәсенең үзәге, мин аны хәтта Черниковканың мәдәни үзәге, дияр идем. Без, гадәттә, игътибарны Уфа үзәгенә күбрәк бүләбез, шуңа күрә минем әлеге бистәдә яшәүче­ләрне дә игътибарсыз калдырасым килми, — диде Руфина Алик кызы. — Мәктәп директоры Августа Витальевнаның күптәнге хыялы тормышка ашты бүген. Патриотизм, матур төшенчәләр турында күп сөйләп була, ә шул эшне башкару — ихтирамга лаек.
— Кызганычка каршы, бүген яшьләр китап укуга, әдәбиятка бик тартыла дип булмый. Ничек уйлыйсыз, әдәби кунакханә ачылуның нәтиҗәсе ничегрәк булыр икән?
— Беләсезме, нәкъ бу мәктәптә нәтиҗә булачак. Чөнки монда, директорыннан башлап, барысы да әдәбиятка битараф түгелләр. Укучыларны күрдек бит, әдәбиятны чын күңелдән яратмаган кеше шулай чыгыш ясый алмый.
Республикабызда Мәдә­ният елы тәмамланып килә, алдагысы Әдәбият елы булачак. Уйлап карасаң, әдәбият мәдәнияттән аерылгысыз бит. Быелгы барлык матур башлангычлар яңа елда да дәвам итсен иде.
Читайте нас: