Күргәзмә филология фәннәре докторы Миңнегали Нәдергулов экспонатлары турында сөйләде.
— Мондагы борынгы кулъязмалар халыкның тарихы һәм мәдәнияте белән шөгыльләнүче тикшеренүчеләр өчен зур хәзинә, —диде ул. — Башкалада мондый ядкәрләр, Милли китапханәдән тыш, Уфа фәнни үзәге архивында, Тарих, тел һәм әдәбият институтының кулъязмалар фондында саклана. Милли музейда, Үзәк тарих, Матбугат архивларында да бар алар. Уфа архивларында гарәп графикасында 5 мең берәмлек кулъязма исәпләнә.
Ә Милли китапханәнең кулъязмалар фондында 220 берәмлек ядкәр саклана. Гарәп алфавиты белән иске төрки телдә язылган әлеге ядкәрләр Башкортстанда да XIX гасырда ук халыкның гыйлемле булуы турында сөйли. Күргәзмәнең максаты — иске төрки телендәге кулъязмаларны халыкка җиткерү һәм җәмәгатьчелекне төрки халыкларның каллиграфиясе белән таныштыру. Китапханә шушы рәвешле үзенең уникаль кулъязмаларын башкаларга күрсәтә һәм гыйльми тәҗрибә уртаклашу шартлары тудыра.
Күргәзмәдә башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе Гали Чокрыйның (1826-1889) XIX гасырда язылган 8 дәфтәре бар. Аларга төрле жанрларда язылган әсәрләр, өлкәннәр һәм балалар өчен шигырьләр һәм публицистика керә..