+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 гыйнвар 2015, 22:29

Бишбүләкнең “Ак каеннар”ы

“Халык ансамбле” исемен йөртүче “Белая береза” чуваш фольклор-этнографик коллективы инде 30 елдан артык Бишбүләк районының визит карточкасы булып кала.

Педагогика хезмәте ветераны Валентина Иванова — соңгы өч дистә елда әлеге ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе. Бүген 800дән артык экспонаты булган чуваш этнографик музее да аның тырышлыгы белән оештырылган.
— Безнең районда гына түгел, республикада һәм Чувашстанда киң билгеле ансамблебезгә 1978 елда Виктор Усманов, Валентина Петрова, Моисей Никифоров, Анна Исаева, Мария һәм Михаил Митрофановлар, Феня һәм Георгий Петровлар, Александра һәм Галей Аблясовлар нигез сала. Беренче костюмнарны тегү өчен кирәкле материалларны халык үзе җыеп тапшыра. Музейда исә борынгы көнкүреш әйберләре җыела. Бу җәһәттән Варвара Мануилова, Валентина Титова, Валентина Романова, Михаил Андреев, Агафья Кондратьева һәм башкалар зур активлык күрсәтә, — ди Валентина Александровна.
Бишбүләкнең “Ак каеннар”ын аңардан башка күз алдына китерү кыен. Ансамбль­не таныту өчен күп көч салган Валентина Иванованың фидакарь эшчәнлеге район хакимияте һәм республика тарафыннан да югары бәһаләнгән. Ул Русия, Башкортстан һәм Чувашстан мәдәният министрлык­ларының мактау грамоталарына лаек булган, аңа “Башкортстан Рес­пуб­ликасының атказанган мәдәният хез­мәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.
Читайте нас: