+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
14 гыйнвар 2015, 21:09

И, тальяным, моңнарыңа сусаган күңелләр...

Районыбызда күптөрле мәдәни чаралар үтә. Клуб хезмәткәрләре эшчәнлекне заманча оештырырга тырыша, яңалыкка омтыла. Аерым алганда, район Мәдәният сараенда үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар!” бәйгесе камиллек үрнәге, күңелләргә үтеп керерлек кичә булды. Алып баручы, сценарий авторы Луиза Ишморатова милләтебезнең иң кыйммәтле ядкәрләреннән берсе булган гармуннар турында сөйләп, чараны ачты. Күп конкурслар лауреаты, күпкырлы талант иясе Рәис Кадраев гармун күрекләрен сузды, үзенә генә хас осталык белән залны моңга күмде. Жюри, башлыча, тәҗрибәле белгечләрдән, музыкантлардан тора. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев, балалар сәнгать мәктәбе директоры Зөлфия Вәлиуллина, преподаватель Рәйсә Латыйпова иң-иңнәрне билгеләячәк. Жюри рәисе итеп якташыбыз, танылган җырчы, виртуоз тальянчы Илнур Газизов сайланды. Ул туган ягында еш кунак, райондашлары белән һәрчак бәйләнештә тора.

Бәйге районның танылган җырчысы һәм баянчысы Зөлфәт Мөхәммәтдинов чыгышы белән күтәренке рухта башланып китте. Аннары сәхнәгә күп еллар район Мәдәният сарае каршындагы халык биюләре ансамбле солисты булган, бүген дә халык уен кораллары ансамбленең оста тальянчысы Фидус Шәрипов чакырылды.
Сүз уңаенда “Идел” халык уен кораллары ансамбле турында да әйтеп үтәсе килә. Аның җитәкчесе — 1987 елда Ленинградта узган музыка укытучылары съезды делегаты, “Ел укытучысы” конкурсы җиңүчесе (1978 ел), Русия Федера­циясенең мәгариф отличнигы, югары категорияле укытучы Ринад Кәримов хаклы ялга чыкканнан соң да районда сәнгатьне үстерүгә, үзешчәннәрне туплап тотуга лаеклы өлеш кертә. Ансамбль әгъзалары республика күләмендәге бәйгеләрдә даими катнаша. Бүгенге концертның да үзәгендә булдылар. Иң активлары Наил ага Газизов (скрипкада, мандолинада уйный), Русия халык мәгарифе отличнигы Фидрат Гыймаев, гомерен сәүдә системасында эшләүгә багышлаган Хәүлә Янгирова һәм иң актив үзешчәннәрнең берсе Габделфәт Нуриев аерым чыгыш ясадылар.
Бу көнне районның данлыклы баянчылары Хәлим Садыйков (Иске Калмаш авылыннан), Радик Минһаҗев (Тозлыкуш), Рәфил Ханов (Имәнлекул), Урал Шәяхмәтов (Яңа Коты), Салават Ганиев (Рәҗәп) осталыгын күрсәтте.
Тальянда, башлыча, өлкәннәр уйнады. Фәһим Әһадуллин (Җәмәй), Гали Әхтәмовның (Бүләк) чыгышларына залдагылар озак алкышлады. “Халкыбызның хис-тойгыларын кузгатырдай көйләрне, рухи хәзинәбезне югалтмыйча саклап, буыннан-буынга җиткерердәй яшьләребез бар”, — дип, алып баручы зур куаныч белән Руслан Юлдашевны (Чакмагыш), Алмаз Латыйповны (Калмашбаш), Вадим Баһаветдиновны (Рапат) сәхнәгә чакырды. Яшьләрчә дәрт белән чыгыш ясаган егетләр тамашачы күңелен яулады. Залдагылар беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгучы Дияз Хәсәновны алкышлап каршылады. Ул — Иске Бәшир авылында барлык гомерен мәдәният өлкәсендә эшләп үткәргән Хәдит Хәсәновның һәм аның тормыш юлдашы, китапханәче, актив үзешчән Лида апаның оныгы. Хәдит абый, оста баянчы буларак, республика бәйгеләрендә дә катнаша. Бүген менә аның юлын дәвам итүче оныгы үсеп килә.
Гүзәл затларның чыгышы — күркәм тамаша. Роза Галиева (Чишмә-Каран авылыннан), Гөлшан Гыймаева (Калмашбаш), Фәһия Мөгаллимова (Яңа Каръяуды), Аблай мәдәният йортының Альмира Вәлиева җитәкчелегендәге “Гармунчы дуслар” баянчылар төркеме чыгышлары күңелләрне әсир итте.
Бу бәйге милләтебез хәзинәсе — халкыбызның үткәнендә лаеклы урын биләгән гармуннарга дан җырлау, кыйммәтен аңлату чарасы да булды. Халкыбыз шатлыгын да, сагышын да җыр-моңга салган.
Гармун моңнары таралган кичләр өлкән буын хәтерендә саклана, бу моңнарда — матурлык, сафлык, яшәү мәгънәсе. Илдә яу кубарылгач, Бөек Җиңүгә рухландыручы да булган ул гармуннар. Кичәнең хуҗабикәсе Луиза Ишморатованың сүзне гармуннар тарихыннан башлавы да менә шул кыйммәтләрне кү­ңел­ләргә җиткерү теләгеннән иде. Гармуннарның тарихы бай һәм шактый тирәнгә, 1782 елга барып тоташа. Шул елда аны беренче булып Берлин остасы Бушман ясаган, дип исәпләнә. Аннан соң бу музыка коралын Вена шәһәрендә һәм Италиядә ясый башлыйлар. Кайбер язмаларда Русиягә беренче гармунны Тула шәһәренең корал ясау остасы Иван Сизовның чит илдән алып кайтуы турында әйтелә. Ә чынында исә 1830 елның июлендә Сизов Түбән Новгород ярминкәсендә моңа кадәр колак ишетмәгән, күз күрмәгән уен коралын күрә. Бу гармун була. Аны Тулага алып кайта һәм шундыйны үзе дә ясый. Безнең ил осталары гармунны камилләштерә. Аның берничә төре барлыкка килә. Мәсәлән, Тула, Саратов, хромкалар — әнә шундыйлар. Әлеге тальяннар урам музыкантлары уйный торган уен коралына бик охшаган була. Ә урам музыкантларының күбесе итальяннар була. Халык “итальян” сүзен гадиләштереп, “тальян” дип йөрткән. Кайбер сүзлекләрдә тальянка — урыс гармоникасының бер төре, атамасы диелә. Ничек кенә булмасын, гармуннар — халкыбызның милли горурлыгы, гомер дәвамында җырлатучы да, юатучы-сагышландыручы да булган. Үкенечкә каршы, тальянчылар сафлары елдан-ел сирәгәя бара.
Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр җитте. “Иң яшь гармунчы” булып Дияз Хәсәнов танылды. Иң өлкән катнашучы Наил ага Газизов булды.
Югары башкару осталыгы, милли жанрны үстерүгә һәм пропагандалауга керткән өлеше өчен “Идел” халык уен кораллары ансамбле бүләкләнде. Актив катнашкан, урыс фольклорын үстерүгә һәм саклауга өлеш керткән өчен “Сударушка” вокаль төркеме әгъзаларына дипломнар тапшырылды.
Гомере буе иң актив үзешчәннәрнең берсе булган Гали ага Әхтәмовның 80 яше билгеләп үтелде. Аблайдан “Гармунчы дуслар” ансамбле, Балалар сәнгать мәктәбенең Эльза Сәетгәрәева җитәкчелек иткән бию коллективы махсус бүләккә лаек булды.
Ялгыз башкаручылар арасында Фәһим ага Әһадуллин һәм Рәфил Ханов өченче урынга чыкты. Тукай авылының талантлы егете, үзенчәлекле гармунчы Фликс Якупов икенче урынны яулады. Беренче урынга бар гомерен халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә багышлаган тәҗрибәле белгеч, талант иясе Урал Шәяхмәтов лаек булды. Башка катнашучыларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: