+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 гыйнвар 2015, 01:13

“Ялкын” — Шаранның йөзек кашы

Шаран районы мәдәният сарае директоры Зәбир Сәләхов зур сөенече белән уртаклашырга ашыкты. Яшь хореограф Артем Сидоров җитәкчелегендәге “Ялкын” халык биюләре ансамбле Воронежда узган “Яңа йолдызлар” III Бөтенрусия фестиваль-конкурсында лауреат исеме алып кайткан. Чыннан да, бик шатлыклы мизгелгә туры килдек. Мәдәният елы ахырында, Яңа ел алдыннан бу бик куанычлы вакыйга булган. Чөнки балалар катнашлыгында яуланган мондый дәрәҗәдәге җиңү район тарихында тәүге санала.

Артем Сидоров чыгышы белән Базгыя авылыннан. Әтисе авылда бердәнбер баянчы була. Мәктәптә балаларны бию серләренә дә төшендерә ул. Авылда һәр бәйрәм-кичә, туйның уртасында кайный Виталий Петрович. Әтисеннән күрепме, улы да биюгә тартыла.
“Артемның авыл мәдәният йорты сәхнәсендә биюен яхшы хәтерлим”, —ди гомер буе мәдәният өлкәсендә хезмәт салучы Светлана Иванова. Светлана ханым нәни биюченең сәләтен үстерү максаты белән кыюсыз егетне Октябрьский музыка училищесына укырга кертергә алып бара. Сынауларны уңышлы үтеп, Артем халык фольклоры һәм башкорт хоры бүлеген тәмамлый. Аннары Башкортстан дәүләт педагогия университетында хореограф һөнәрен үзләштергәч, солдат хезмәтен тутырып кайта һәм Шаран районы мәдәният сараена эшкә килә. Бел­гечләр җитешмәү сәбәпле, биредә ул вакытта хореография аксаган була. Яшь белгеч балалар белән эшли башлый.
“Ялкын” бию ансамбленә балалар күп йөргәнлектән, аларны дүрт төркемгә бүләләр. Энергиясе ташып торган, җиңел хәрәкәтле Артем сабыйлар белән тиз арада уртак тел таба, кыска вакыт эчендә балаларны биергә, сәхнәдән курыкмаска, үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Район, төбәк, республика күләмендә даими үткәре­лүче конкурсларда катнашып, үзләрен күрсәтеп тора алар. Беренче уңыш — моннан берничә ел элек Уфада үткән “Яңгыравык үкчә” конкурсында җиңү була. Бу киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә, күңелгә дәрт өсти. Күрше Татар­станның Азнакай, Башкортстанның Ярмәкәй районнарында узган чараларда яшь-җилкенчәк бервакытта да сынатмый. Былтыр Уфада үткән Бөтенрусия биючеләр конкурсында заманча биюләр белән “Ялкын” беренче урын ала.
— Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамблен үрнәк итеп куям. Иң мөһиме — балаларны кызыксындыру. Монда инде теориягә таянырга, практиканы да кулланырга туры килә. Җитезлеккә, матур хәрәкәтләргә бергәләп өйрәнәбез, — ди Артем Сидоров.
Яраткан эшенә, балалар белән чын күңелдән шөгыльләнергә ашкынып торган яшь хореографның башлангычын Мәдәният сарае һәм район җитәкчелеге хуплый, аңа һәрьяклап ярдәм күр­сәтергә тырыша. Эш Әдәбият елында да һичшиксез дәвам итәчәк. Оештырылачак чараларга әзерлек башланган да инде. Шаран районы — бихисап язучылар, ша­гыйрьләр, билгеле шәхесләрнең туган төяге. Районның йөзек кашы булган “Ялкын” ансамбле һәр чараның чагу бизәге булып, тагын да матур уңышлары белән куандырачагына шик юк.
Читайте нас: