+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 гыйнвар 2015, 22:12

Финляндия белән чагыштыралар, Швейцариягә тиңлиләр!

26 гыйнварда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үтәчәк “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” Нуриман районына багышлана.1930 елда оештырылган район Караидел елгасы ярында урнашкан. Иглин, Благовещен, Караидел районнары һәм Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Бүгенге көндә төбәктә 20 меңнән артык кеше яши. Шул ук вакытта халык саны җәйге айларда ике тапкыр арта. Сулыкларга, урманнарга, тауларга бай, күркәм табигатьле Нуриман җире кунакларның күңелен тиз әсир итә. Табигатенең мондый үзенчәлеге өчен районны халык телендә “икенче Швейцария”, “икенче Финляндия” дип тә йөртәләр. Төбәктә уңышлы эшләүче, халыкара таләпләргә җавап бирүче “Павловка паркы”. Ял үзәге дә ел әйләнәсенә туристларны җәлеп итүгә зур өлеш кертә. Район табигать мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдаланамы? Былтыр нинди казанышларга ирешелгән? Хәл итәсе көнүзәк мәсьәләләр нинди? Нуриман районы хакимияте башлыгы Азамат Носратуллин белән шул хакта сөйләштек.

— Азамат Ризванович, сөйләшүне узган ел йомгакларыннан башлау урынлы булыр. Мәгълүм булуынча, 2014 ел “Мәдәният елы” исеме астында үтте. Шушы уңайдан нинди эшләр башкарылды?

— Нуриман районы — талантларга бай төбәк. Якташларыбыз арасында танылган артистлар, эстрада, телевидение “йолдызлары” да бар. Халисә Мөхәммәдиева “Башкортостан” юлдаш телевидениесендә “Рәйхан” тапшыруын алып барды. Озак еллар дәвамында “Нур” татар дәүләт театрында хезмәт салучы Сәвия Сираеваны Башкорт­станда белмәгән кеше бар микән? Мөгаен, юктыр. Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты исеме дә аның олы талантын исбатлый. Республикага шундый шәхесләр биргән төбәк буларак, сынатмаска тырыштык. Бик күп чаралар оештырдык. Үзешчән сәнгать кол­лек­тивларының сәхнә костюмнарын яңарттык. Райондагы мәдәният йорт­ларын төзекләндерүгә зур игътибар бирдек. Мәсәлән, урындагы бюджеттан бүленгән 400 мең сумга Никольское авылы мәдәният йорты тәрәзәләрен алыштырдык. Байгилде авылы мә­дәният йортына газ үткәрдек. Эшләр 317,1 мең сумга төште. Павловка авылы мәдәният йортында капиталь ремонт башладык. Былтыр 2 миллион сумлык эшләр баш­кардык. Җылы, якты мәдәният йортлары районда яшь җырчылар, артистлар тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк. Димәк, район киләчәктә дә мәдәни яктан үсешкән төбәкләрнең берсе булып калачак. Бездән чыккан эстрада “йолдызларын” махсус рәвештә телгә алмадым. Аларның чыгышын “Нур” сәх­нәсендә оештырылган “Кызыл таң”ның җырлы кич­ләре”ндә карарга мөмкин булачак. Якташларыбыз, гәзит укучылар, кунаклар рәхим итсен!

— Район территориясенең шак­тый өлешен урманнар били, төбәктә авыл хуҗалыгы да үсешкән. Агросәнәгать тармагындагы былтыргы казанышлардан канәгать­сезме?

— Хуҗалыкларда маллар санын арттыруга ирештек. Яңа ел башына алынган мәгълүмат буенча, аларда 4759 баш сыер малы (шуның 1845е — сыерлар), 3210 баш сарык һәм кәҗә, 1465 баш ат асрала. Былтыр район аграрийлары 469,4 тонна ит, 5030,2 тонна сөт җитештергән. Димәк, без күп­медер дәрәҗәдә район халкын азык-төлек белән тәэмин итәбез. Куәтләрне тагын да арттырырга мөмкинлекләр бар. “Идел”, “Алекс”, “Рябиновка” ху­җалык­ларының “500 ферма” республика максатлы программасында катнашуы да шул хакта сөйли. Аңлашыла, тиешле күләмдә мал азыгы хәзерләмәгәндә, ит, сөт җи­тештереп булмый. Безнең хуҗалык­ларны бу мәсьәлә борчымый. 12,92 мең тонна печән, 28,3 мең тонна сенаж хәзер­ләдек. Гомумән, бер баш малга 27,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Бөртеклеләрнең уңышы 12224 тонна тәшкил итте. Сер түгел, хәзер табигать ел саен аптырата. Корылык көтелсә — коеп яңгыр ява, явым-төшем мул фаразланса — киресе килеп чыга. Язмышны сынамадык, 2800 гектарга уҗым культуралары чәчтек.
Дөнья икътисадындагы тотрыксызлыкка карамастан, максатыбызга ирешергә тырыштык. Былтыр 1565,97 миллион сумлык продукция җитеш­тердек, эшләр һәм хезмәтләр башкардык. Быел да сынатмабыз.
Читайте нас: