+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
31 гыйнвар 2015, 22:19

Өлеш алып нур, иманнан, Сәлам килде Нуриманнан!

Кризис, диләр. Хезмәт хакларын тоткарлыйлар, эш урыннары кыскара. Туган туганын белми, күрше күршесе белән аралашмый, диләр. Имеш, халык мәдәнияткә кул селтәде, тик байлык, акча артыннан куа. Ышанмагыз — алдыйлар.

Кечкенә мисал. Өченче ел рәттән Уфа “Нур” татар дәүләт театрында ай саен диярлек “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты зур уңыш белән бара. Шуларның егерме өченчесе, Нуриман районына багышланганы, бигрәк тә җылы узды.
Концертка әле бер атна калганда ук билетлар сатылып бетте. Хәтта балконда да буш урын калмады. Нишләп нуриманлыларны Уфа халкы болай ашкынып көтте соң әле? Әллә бу якның ниндидер серле үзенчәлеге бармы?
Бу хакта район хакимиятенең мәдә­ният бүлеге начальнигы Линиза Хәлиловадан сорашабыз. Линиза Шаһбал кызы сүзләренә караганда, районда мәдәният, чынлап та, үсештә. Бигрәк тә узган Мәдәният елы төбәк өчен уңышлы һәм җимешле булган. Ел әйләнәсенә мәдәни тормышны баетуга, мәдәният учакларын төзекләндерүгә, аларның матди-техник базасын ныгытуга юнәлтелгән әһәмиятле чаралар үткән.
Бүген мәдәният бүлеге карамагында 46 филиаллы китапханә-клуб системасы, балалар сәнгать мәктәбе һәм мәдәният учреждениеләрен комплекслы хезмәт­ләндерү үзәге исәпләнә. Ун иҗат коллективы лаеклы рәвештә “халык”, “үрнәкле” исемнәрен йөртә.
Мәдәният елында төрле фестиваль­ләр, бәйгеләр, чаралар аеруча күп оештырылган. Әйтик, “Иҗат дулкыны” фестиваль-марафонында унике авыл биләмәсе дә актив катнашкан. Авыл­ларның мәдәни тормышын яктырткан альбомнар төзелгән, осталар күргәзмәләре оештырылган, бай эчтәлекле мәдәни чаралар әзерләнгән. Авылдан-авылга чиратлап штандарт тапшырылган. Иске Бәдәйдә — “Иҗат чишмәсе”, Кызыл Чишмәдә — “Кышны озату”, Сарва, Первомайский авыл биләмәләрендә авылдашлар бәйрәме оештырылган; Яңа Күл, Иске Исай авылларында халкыбызның йолаларына зур игътибар бүленгән. Яңа Субайда “Урам бәйрәме” күрсәтелгән, Кызыл Ярда — “Нептун бәйрәме”, Байгилде авылында “Иҗат дулкыны“ узган. Декабрь урталарында район Мәдәният сараенда Саттаровлар һәм Әхмәтдиновлар катнашлыгында Шәҗәрә бәйрәме үткән.
Читайте нас: