Гүзәл табигатьле Сәет авылында уңган һәм тырыш гаиләдә сигез баланың дүртенчесе булып дөньяга килә ул. Бишектә чакта ук әтисе Нәзәгать абыйның гармун моңнарын, әнисе Әминә апаның моңлы җырын тыңлап үскән малай үзе дә гармунга үрелә.
— Көче җиткән һәркем әткәй-әнкәй янында эштә, кечерәкләрнең эше — өйдә. Шулай итеп, миңа да чирәмдә каз бәбкәсе сакларга вакыт җитте. Өлкәннәр китү белән әткәйнең гармунын алып чыгам да уйнарга өйрәнәм. Ул, моны сизеп калып, бу бала минем гармунымны туздыра бит дип, үземә гармун алып бирде, — дип искә ала Флүс абый бу сөенечле вакыйганы. Шуннан китте инде: урамда малай-кызларны биетү, мәктәптә чыгышлар, кичке уеннар...
Мәктәп тәмамлаганнан соң, Нефтекамада училищеда укыган елларда да концерт, спектакльләрнең үзәгендә була.
Күп тә үтми Туймазы шәһәре “Родина” мәдәният сараена эшкә чакырыла. Анда республикабыз һәм Татарстан шәһәр-районнарында чыгышлары белән халык күңелен яулый. Соңрак Калтасы районы мәдәният йорты директоры, Таңатар һәм Сәет авылларында клуб мөдире булып эшләгән елларда мәдәният учакларын тергезү, аларның эшен җанландыру өчен күп көч сала. Урман кисеп, клуб ныгыту, агач утыртып, бакча ясаган елларны авылдашлары әле булса хәтерли.
Авылда яшәгән елларда Флүс Шәрифҗанов “Ленин яши безнең йөрәктә”, “Башкортстан”, “Коммунистлар, алга!” дигән патриотик җырларны оста башкаручы буларак танылу ала һәм райком кушуы буенча МСО клубында мөдир булып эшли башлый. Шул елларда Стәрлетамак мәдәни-агарту техникумында читтән торып укый. Озакламый район мәдәният йортына — сәнгать җитәкчесе, күп тә үтми директор итеп тәгаенлиләр.
Флүс Нәзәгать улы эшләгән елларда үткәрелгән шигърият бәйрәмнәре, китап туйлары, район иҗатчыларының юбилей кичәләре санап бетергесез. Ул үзе һәрчак гармуны, җыры белән чараларның уртасында булды. Аның көче белән халык уен кораллары ансамбле барлыкка килде.
Флүс Нәзәгать улы эшләгән елларда юмор да зур югарылыкта иде, аның чыгышларын район халкы әле дә яратып сөйли.
Флүс Шәрифҗанов унбиш еллык тәҗрибәсе булган көрәшче, Борай, Калтасы, Илеш, Дүртөйле, Нефтекама, Минзәлә, Мөслим сабантуйлары батыры да.
Флүс Нәзәгать улы үзешчән сәнгатьне үстерүдәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен күп мактау грамоталарына лаек булган.
Бүген Шәрифҗановлар гаиләсе үз тырышлыгы белән төзегән күркәм йортта гомер итә. Борайда һәм Казанда яшәүче уллары оныклар сөйдереп шатландырды аларны.
Фәнзия Максютова,
Башкортстан Журналистлар
берлеге әгъзасы.