Сәнгать әсәрен гомерле иткән нәрсәләр күпләргә ачык: миллилек, халыкчанлык, заман белән аваздашлык... Наил Гаетбай үзенең пьесасында Өлкәр, Акбузат, Дөлдөл кушаматлы атларны җанлы персонажлар дәрәҗәсенә күтәреп, күңелдә халыкның яшәеш образын тернәкләндереп җибәрә, тарих төпкеленнән килгән җыр моны тагын да көчәйтә төшә: “Ниләр генә күрми, ни кичерми ир башкае белән ат башы”... Әлеге сәхнә аша да тамашачы дала тулпарларына карата кайнар мәдхияләр ишетә: “Кымызы каймак иде...”, “Сезне ат ашатты, эчерде...”, “ Мине сугышта үлемнән коткарган Өлкәр...”
Әмма гомер — бакый әнә шулай ир-егет сердәше, ир — канаты булган башкорт аты базар заманына килеп кергәч, кисәк кенә акча берәмлегенә әйләнә, мал-мөлкәт, зиннәт туплау чарасына әверелә. Ат башы бәрәбәренә ир, кавем үз көнен кайгырта... Бу юлда ир — хатынны, хатын ирне, ул-кыз — ата-ананы, күрше исә күршене абайламый. Чөнки зиһен, акылны нәфес шаукымы томалый. Ат аулау, аны ансат кына үзенеке итәргә теләү, комедиядә өйләнү, кияүгә чыгу, әвеш-тәвеш килү, интим гамәлләр белән дә үрелеп, фантасмогорик рәвеш ала. ЗАГСка бару, паспорт һәм язылышу кенәгәсенә “мисәт һуктыру”, дуэль ясап атышуларны күреп, тамашачы ни еларга, ни көләргә белми. Чын-чынлап кәмит ләса бу! Базар заманындагы җәмгыятьтә әлеге комедия зурдан кубып уйнала шул. Милек, акча, нәфес колына әйләнү фактларын хәтта иң “өстә”, Дәүләт думасы депутатлары тирәсендә дә күрдек бит. “Мисәт” артына яшеренеп абруй, кесә саклар өчен туган-тумачалары, бичә-чәчәләре исеменә ниләр генә яздырмады болар. Хәтта үзебездәге кайбер олы-олы агайлар да, зәңгәр экраннарда пәйда булып, үз “фәкыйрьлекләрен” күрсәтергә, алмашка кәчтүн, туфлиләре дә булмавына ышандырырга тырышты бит әй!
Сәхнәдә замана комедиясен коруга спектакльдә катнашучыларның һәрберсе үз өлешен кертте. Болар — иркә, һәрнәрсәсе җитеш булып үсеп, үз гаиләсен корса да, карт анасын “имүдән” тартынмаган, миһербансыз, җәнҗалчы Октябрина (Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Маһирә Нуруллина башкаруында), гаилә, ир-хатын мөнәсәбәтләрендә, йөрәк хисеннән бигрәк, файда күрүне алга сөргән чорсыз Шәмсебикә (Роза Шәрифуллина), картайса да мәхәббәт дигән татлы җимешнең калдык-постыкларына булса да ымсынуын басалмаган бичара мәҗнүн Сатыбал (Вәли Гыйззәтуллин) һәм, әлбәттә, кала белән сала арасында буталып йөреп, ни үз йортын, ни гаиләсен коралмаган сәрхүшбаш Закирҗан (Илдар Басыйров).
Телгә алган базар заманы әкәмәтләрен генә күрсәткәндә дә, мөгаен, бу комедия төгәлләнгән пьеса булыр иде. Ләкин, тамашачы буларак, мин драматург монда көтелмәгән адым ясаган, комедия кысасында драма тасвирланган дип фаразлыйм. Һәм менә нәкъ шул канунга буйсынмаган кыюлык, хәят вакханалиясендә гыйбрәтле язмышлы кеше – Балбикәне авансценага чыгару аның пьесасын халык зәвыгына якынайта төшмиме икән әле?! Бу уй әлеге образны Нәзирә Сәхапова җанландыруында күргәч, тагы да ныгып китте. Ул, мөгаен, нәкъ драматург күрергә теләгән персонаж! Гомере Балбикәнеке сыман хезмәттә узган, басынкы, тыныч. Балалар анасы буларак та гаилә хәлләрен әлеге тамаша аша гына түгел, үз башыннан кичереп тә белә ул. Ә иң мөһиме — бу катлаулы образны башкару өчен аның дистә еллар буена сәхнәдә тупланып килгән тәҗрибәсе бар. Узган елда Н. Сәхәпованың Халык шагыйре Мәҗит Гафури юбилее уңае белән оештырылган, “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз” дигән халык-ара конкурста гран-прига лаек булуын искә алып китү урынлы булыр. Болар барысы да төбәк артистына үзенә тапшырылган катлаулы рольне ышаныч белән башкару мөмкинлеге бирде.
Пьесада дарыга утны тыныч холыклы, басынкы дип сокланган кешебез Балбикә төртә. Ул үзе дә көтелмәгән ут эчендә кала, тирә-юньдәгеләрне дә тыз-быз чабарга мәҗбүр итә... Өлкән яшьтәге кешенең, бигрәк тә ананың, конфликт чыганагына әйләнеп китүе, бер караганда, үтә сәер, әмма ана булган кешегә тормыш һич тә җиңелдән түгел икән шул. Кырыс, таләпчән, кайчагында хәтта рәхим-шәфкатьсез күренгән ир холкына да яра, шул ук вакытта йөрәк парәң булган баланың да рухын төшермә, канатларын сындыруга юл куйма син... Әмма Балбикә бизмәннең бер якка авышканын тоймый кала. Ул, ир рухына хилафлык китереп, кызының чорсыз нәфесе колына әйләнә. Атап әйткәндә, Котлыбайның җаныннан да артык күргән Акбүзатын сатып, кызы Октябрина малаена туган көнгә мотоцикл сатып алырга фатыйха бирә. Ә бит Балбикә, “Мин дә ат яратам”, дип, Котлыбайга рухи якынлык вәгъдә иткән бичә. Менә инде хәзер гамәле белән ул иренә хыянәт итә. Һәм, күрәмсең, ирне тиң пар итеп санламау, аның белән хисаплашмау Балбикәнең канына сеңгән чир булган. Ире белән уртак тел таба алмаган ана ахыр чиктә баласы каршында да үз бизәген җуя бит ул. “Өй минеке, теләсәң кая чыгып кит!” дип, Котлыбай тарафыннан куылган бичә холыксыз кызы Октябрина фатирында да сыеныр почмак табалмый...
Балбикә-Нәзирәнең ихлас кичерешләре, күп тамашачылар йөрәгенә үткән кебек, үземдә дә ана хакында уйлар ташкыны кузгатты. Чынлап та, ире белән пар күгәрчендәй гөрләшеп яшәү һәм бала ихтирамына лаек булу өчен сәхнәдәге анага ни җитмәде соң? Кендек әбиләреннән башлап, иң олы фәйләсуфларыбызга кадәр нәфис затка чын ана булу һәм бала багу серләрен күндерергә тырышалар. Әлеге гыйлемгә ия булган зат, бичәгә әверелгәч, мәгыйшәтендә аптырап калмас. Чөнки ул ялгыз түгел, янында, әүлияләр искәрткәнчә, ире-пары бар бит аның. Хатын заты хәләлен ничек күрергә теләсә, ир заты нәкъ шундый була. Ә морадына ирешү өчен Ходай нәфис затка матурлык, наз биргән. Йөрәктә җитмештән артык хис-тойгы бар дисәләр, боларның барысы да аныкы. Җаен чамалап, йөрәк утыңны ат, сихерлә, сөйгәнеңне уят. Тик, ярсып, аңа балта гына күтәрмә. Киресенчә, көч иясе санап иргә ышыклан, иргә таян, аның рухын үстер, абруен төшермә син. Хәтта балаңның бөтен күзәнәкләрең аша көткән җавап мәхәббәтен дә сабыйның үз атасын ихлас яратуы аша яулап ал син, ана! Менә шуннан соң гына оҗмах аналарның аяк астында дигән пәйгамбәр сүзе раска килер... Дөньясын баласына булган сукыр мәхәббәте белән чикләп, йомылып яшәгән түгел, ә иң әүвәл ир сүзен, гаилә, кавем мәнфәгатьләрен алга куйган мәгърифәтле ана гына ихтирамга лаек. Бары тик шундый гамьле зат кына соклангыч уллар, кызлар үстерергә сәләтле һәм милләт анасы дип аталырга хаклы, дип искәртте бөек педагог Ризаэддин Фәхреддин.
Әмма борынгы кыйммәтләрдән ваз кичкән гибрид тормыш Балбикәләргә боларны тукыдымы? Бездәге хатын-кыз сәясәте нәфис заттан баш та, түш тә ясаган чит, ят сүзле эмансипация лозунгысыннан торды ласа. Нәрсә соң бу? Хатын-кызның үз-үзеннән, асылыннан ваз кичүме, каршы җенес иясенә әверелүме? Юк, безнең үткәндәге сәвитчә яшәү үрнәгендә нәфис затларның ирләр чалбары киеп, ирләр хезмәте башкаруы, һаман да ничек кенә хупланмасын, хатын-кыз ир-ат булалмый. Мәгыйшәттә һәр җенеснең үз роле, вазыйфасы бар. Гаетбай хаклы, безнең ил-йортта аты да, дәрте дә булган булдыклы һәм мәрхәмәтле ирнең гаилә башы, чын хуҗа рәвешенә кайтуы кирәк!
Аты кебек үк тәртәгә тибәргә яратса да, Котлыбай шул идеяне җанландыруы белән кыйммәт. Тамашачы РСФСРның атказанган укытучысы Галимхан Гәрәев башкаруында аны җылы каршылады. Кырык еллап үзешчән театр сәхнәсенә хезмәт итеп, Х. Ибраһимовның “Башмагым”, Ә. Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын”, Ә. Атнабаевның “Игезәкләр”, Т. Миңнуллинның “Ай булмаса йолдыз бар”, И. Шиһаповның “Гайфи бабай, өйлән давай“ пьесаларындагы төп рольләрне башкарган мәшһүр Кушнаренко артисты Наил Гаетбай комедиясендә өр-яңа сәләтләре белән балкый. Ул сугыш батыры, хезмәт алдынгысы, тынгысыз ил карты һәм, ахыр чиктә, ат яраткан җан буларак, заман агышына, үзен санламаучыларга каршы нәфрәт фонтаны булып атыла, хәтта дуэльгә чыга...
Котлыбайда нәрсә көлке соң? Кайсы ягы белән аны комедиячел герой дип атап була? Милли холык иясе булгач, картта борынгыдан килгән аерым хисләр, чалымнар да бар икән. “Өйләнәм” дип сөрән сала ул. Һәм, карт Балбикәсе исән-имин була торып, күрше Шәмсенисаны да бичәсе итү нияте белән каударланып йөри башлый. Үз вакытында Гаяз Исхакый (“Остазбикә”), М. Галәү (“Мөһәҗирләр”) ике хатынлылык күренешен үтә җитди, хәтта кирәкле мәсьәлә итеп тасвирлаган булсалар, замандаш драматург Наил Гаетбай моны тик көлкеле хәл чыганагы итеп күз алдына бастыра. Үз чиратында, Гыйлемхан Вәли улы, Котлыбай тудырган көлкеле тамашаны иҗади яктан тагын да үстерә төшә.
Пьесаны сәхнәләштерүнең үз кануннары, таләпләре бар. Кайбер очракларда, автор белән актерлар арасында әсәргә карата фикер аерымлыгы барлыкка килгәндә, иҗадилык өстенлек алуы ихтимал. Комедия азагында Балбикә көтелмәгән кыюлык белән Котлыбайга шундый шарт куя: “Җитәр, картайдың. Атны кияү караячак. Булдымы?” Ә тегесе һич карышусыз чал башын иеп: “Булды, әби, риза”, ди. Үтә көтелмәгән борылыш бу. Әбиебез Котлыбайны йорт-ихатадан, Акбүзаттан читләштереп, дилбегәне сәрхүш һәм булдыксыз Закирҗанга бирмәкче... Куласа янә әйләнеп баса түгелме соң? Наил Гаетбай комедиясен сәхнәләштерүчеләр әлеге диалогның, комедия, драма мантыйгына да сыймыйча, трагикомедия элементы булып китүен тойганнармы, башка чишелеш тапканнар. Кушнаренколыларның финалы башкача, Котлыбай файдасына тәмамлануын үтә сөенеп каршыладык.
Әмма сәхнә әсәрендә әдәби башкарылыш ягыннан ничек кенә аерым тел-сурәт кытыршылыклары сизелмәсен, драматург демократия юлына аяк баскан башкорт әдәбиятында, таркалган авылга бәйләп, гаилә мохите, ир һәм хатын мөнәсәбәте хакында шактый кыю һәм хак сүз әйтте. Мәгыйшәтебездәге базар әкәмәтләрен, рухи мөшкеллекне әллә каян түгел, гаилә хәлләреннән, ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтеннән, ахыр чиктә үзебезнең йорт-курадан эзләү кирәктер. Аны Котлыбайның итчеләр кулыннан качып кайткан Акбүзаты кебек байталлар, тулпарлар бизәсә, авыл, иншаллаһ, яшәр!
Энҗе Гыймалетдинова җитәкчелегендәге Кушнаренко халык театры, Наил Гаетбайның тормышчан идеяләрен сәнгатьчә югарылыкта һәм иҗади күтәренкелектә яңгыратып, бик кирәкле әдәби миссия башкара...
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ,
филология фәннәре кандидаты.