— Илдар Мәкәримович, Әдәбият елы кыю адымнар белән атлап китте. Аңа эстафетаны лаеклы тапшырган Мәдәният елы туймазылыларда нинди тәэссоратлар калдырды дип әйтә аласыз?
— Районыбыздагы мәдәният учреждениеләре Мәдәният елы кысаларында оештырылган барлык чараларда да актив катнашты. Конкурс-бәйгеләрнең исемнәрен атап китү дә җитә: предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары арасында — “Йөрәктән — йөрәккә” үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, авыл мәдәният йортларының театр коллективлары арасында — “Театр марафоны”, Кандракүл буенда узган “Яшьлек дулкыны” фестивальләре, мәдәният учреждениеләре иҗат коллективларының “Дуслык моңы”, “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре”, тальянда уйнап жырлаучыларның “Үзем уйныйм, үзем жырлыйм!” конкурслары.
Республика конкурсы нәтижәләре буенча Собханкул мәдәният йорты — авыл биләмәсе территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе, ә Кандракүл авылы китапханәчесе Роза Шәйхетдинова иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип танылды. Моннан тыш, Кәкребаш авылы мәдәният йорты “КЛУБок*XXI века” дип аталган республика конкурсында катнашып, “Милли әдәбиятка сакчыл мөнәсәбәт өчен” номинациясендә дипломга лаек булды. Ә үзәк китапханә сайты “Виртуаль Башкортстан” республика конкурсында беренче урын яулады.
Узган ел туймазылыларның республика, төбәкара, бөтенрусия, халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә яхшы чыгыш ясавы белән хәтердә калды. Кандра авылы кызы Алинә Гыйззәтуллина ел башында “Нәүруз гүзәле” республика бәйгесендә Гран-при яулады, ә декабрьдә Мәскәүдә үткән “Татар кызы-2014” конкурсында Русиянең иң матур татар кызы булып танылды. Нөркәй авылы мәдәният йорты житәкчесе Айдар Хәсәншин Казанда узган “Татар моңы” яшь башкаручылар конкурсында — лауреат, “Родина” район мәдәният сараеның “Җидегән йолдыз” вокаль ансамбле дипломант булдылар. “Сәфәр” үрнәкле бию ансамбле Чабаксарда IV Бөтенрусия конкурсында җиңде. Ел, чыннан да, уңышлы булды. Русия һәм республика конкурс-фестивальләрендә катнашучылар арасында 30дан артык лауреат һәм дипломант булуы — районның Мәдәният елына керткән өлеше.