— Ризван абый! Композиторлар күптән инде авторлык хокуклары өчен көрәшә. Сезнең җырларны да рөхсәтсез башкаручылар бардыр. Сезнең моңа карашыгыз нинди?
— Башкортстан, Татарстан җырчылары да башкарды, әле дә җырлыйлар, ләкин минем тавыш күтәргәнем юк. Кайбер авторлар, суд юлында йөреп, дөреслек эзли, минем алай йөргәнем булмады. Ошый икән, җырласыннар, дим. Хит булып яңгыраган җырларым башкаручыларга бушлай эләкте, хәзер генә ул сатып алу дигән әйбер бар. Җырлар сатылса, композитор да яхшы яши. Күрәсең, баштагы мәлне үзеңә исем ясау өчен дә бушлай эшләргә туры килгәндер.
— Бүгенге төркемегез хакында сөйләп үтсәгез иде.
— Тамашачы хәтерлидер, Нәфисә исән чагында төркем “Могҗиза” дип атала иде. Ул фаҗигале һәлак булгач, мин төркемгә аның исемен бирдем. Әмма безнең миссиябез шул ук — талантлы яшьләрне зур сәхнәгә алып чыгу. Бүген төркемдә бик сәләтле егетләр һәм кызлар эшли. Алар һәрвакыт эзләнү өстендә, бер урында гына таптанмыйлар. Элек язылган җырларыма яңача аранжировка ясап, җырга яңа сулыш бирәләр. Төркемемдәге иң зур терәгем — кызым Альбина.
— Ялгышмасам, талантлы яшь композитор Радик Юлъякшинны да татар тамашачысы белән нәкъ Сез таныштырдыгыз.
— Әйе. Ул елларда Радикның җырлары бик җитди булмаса да, бүген аның эшләре горурлану тудыра. Күрәсең, минем дә киңәшләрне колагына элгән. “Бер көнлек җырлар язып, вакытыңны әрәм итмә”, — дигән идем аңа. Бүген ул Мәскәүдә яши, иҗат итә. Уфага кайтса, шундук яныма йөгереп керә. Бик яшь булуына карамастан, аның белән уртак телне тиз таптык. Шалтыратышып, дустанә мөнәсәбәттә яшибез.
— Иҗат итү эшенә килгәндә, бер композиторга башта шигырь кирәк, ул шуңа көй яза, ә кемдер киресенчә иҗат итә.
— Миңа тәүдә мәгънәле шигырь кирәк. Шигырьнең сүзләренә карата бик бәйләнчек мин. Шуңа күрә теләсә кайсы шагыйрь белән дә эшли алмыйм. Озак еллар Рамил Чурагол белән эшләдем, хәзер, нигездә, искиткеч шагыйрь, язучы, нәфис сүз остасы Марат Кәбиров белән хезмәттәшлек итәбез. Әйткәндәй, яхшы җыр текстын язучылар бик сирәк! Барлык шагыйрьләр дә җыр сүзләре яза алмый.
— Ни өчен Альбина Хәкимова сольный карьерасын эшләргә ашкынып бармый, үзенең аерым концертларын куймый? Аны һаман да әтисе күләгәсендә генә йөри, дип уйламаслармы?
— “Әти, син сәхнәдә булганда, мин синең яныңда гына булачакмын”, — дип еш әйтә ул. Аңа нинди генә продюсерлар тәкъдим ясамады, Татарстанга да чакырдылар, әмма әлегә ризалашып бармый. Киләчәктә мин аны “Нәфисә” эстрада-җыр театрының эшен дәвам итүче итеп күрәм. Аллаһка шөкер, буй-сыны да килешле, тавышын да халык ярата — аның барысы да алда әле!
— Быелгы юбилей концертыгыз нәрсәдән гыйбарәт?
— Максатым — төрле елларда хит булып яңгыраган җырларымны халыкка өч-дүрт сәгать эчендә яңгырату. “Әйтмә син авыр сүз”, “Елама, ярсыма”, “Моңнар кайтсын авылга”, “Гомер буйлап барам”, “Сандугач моңы” һәм башка җырларымны башкарачакмын. Тамашада якын сәхнә дусларым Айдар Галимов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Марат Шәйбәков, Татарстаннан Зиннур Сафиуллин, Илгиз Закиров, Ринат Гобәйдуллин һәм башкалар катнашачак. Концертлар 6 мартта — туган ягым Дүртөйледә, ә 7се Уфада Яшьләр мәдәният сараенда узачак. Тамашада бик күп сюрпризлар көтелә.
— Яңадан-яңа гүзәл әсәрләр иҗат итәргә илһам каян аласыз?
— Әлбәттә, халыктан, җырларымны яратып тыңлаучы тамашачымнан. Ул иҗатымны кабул итә икән, миннән дә бәхетле кеше юк! Ә аннары, кызларым, оныкларым дип янып яшим. Аларның яхшы кеше, тәрбияле булуына сөенеп бетә алмыйм. Ике кызым да иҗат юлын сайлады. Илнара, икътисад институтын тәмамлаган булса да, бүген яраткан эше белән шөгыльләнә. Мәскәүдә флорист-дизайнер курсларында укып, бүген йорт эчләрен, кибетләрне бизи, гадәти булмаган букетлар ясый.
— Ризван әфәнде, Сезгә иҗади ачышлар һәм концертларыгызда тулы заллар телибез. Искиткеч моңлы һәм матур эчтәлекле җырларыгыз белән халыкны һәрвакыт сөендереп яшәгез!
— Рәхмәт!