+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Ялан чәчәкләре кебек матур идек, Сандугачтай моңлы булдык без”

Башкортстанның халык, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халкыбызның яраткан җырчысы Нәзифә Кадыйрова белән әңгәмә.

— Нәзифә Җәватовна, талант ияләре авылда туа, диләр. Башкорт һәм татар халкының күренекле кызы булып китүегез тамырлары белән туган як туфрагына, туган нигезгә барып тоташадыр, мөгаен?

— Әлбәттә, кешегә талант әти-әнидән, туган туфрагыннан, табигатьтән күчә. Әнием Хәбирәнең көмеш чишмә суыдай челтерәп торган тавышына сокланмыйча мөмкин түгел иде. Аның киң диапозонлы тавышы сиксән яшенә җиткәндә дә моңын югалтмады, картая белмәде. Сеңелем Сәкинә дә бик матур җырлый. Ул үзешчән җырчы булса да, күкрәктән чыккан калын моңлы тавышын Ходай бүләге дияргә кирәктер. Мин искиткеч соклангыч табигатьле Учалы районында туып-үстем. Безнең Ахун авылының тирә-ягын урманнар әйләндереп алган, якында гына челтерәп аккан чишмәләре дә бар. Шул урманнардагы җиләк-җимешләрне җыеп, чишмә сулары эчеп үскән табигать балалары без. Ул вакытта авылның төрле ягында өч ферма урнашкан иде. Әтием ветеринар булгач, шул 15-20 йорттан гына торган утарларда яши идек. Кичләрен, Шүрәле, Карагач тауларын яңгыратып, моңлы халык җырлары агылыр иде. Без, кызлар да, олылардан калышмый концерт куябыз. Гармунчы абыйлар да уйнарга иренми, ә без кушылып җырлыйбыз. Башкортстан радиосын һәм телевидениесен безнең якта бөтенләй тыңлап та, карап та булмый иде. Иң беренче җырларны әниемнән оттым, ә аннары пластинкалар аша Мәгафур Хисмәтуллин, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек мәшһүр җырчыларның тавышларын ишетеп, җыр дөньясына чумдым.

— Балачак хыяллары шулай җыр-моң белән ныклы бәйле идеме?

— Кечкенә чактан ук үземне сәнгать кешесе итеп күзаллый идем. Мәктәп елларыннан җырчы булырга омтылдым, шуңа да 7-8нче сыйныфларда укыганда ук бу һөнәргә ныклап әзерләнә башладым. Мәктәптә яки клубта бер генә чара да, бездән, җыр-моңга гашыйк укучылардан, башка үтмәде. Бәхеткә, ул елларда мәктәпкә яшь укытучылар кайтты. Алар җыр, бию дәресләрен югары осталыкта алып бара, безне өйрәтә, мактый, күңел үсә. Дәрестән соң түгәрәкләргә йөгерәбез, концертларга әзерләнәбез. Өйгә кайткач та күңелгә оялаган шөгыльдән туктап булмый: пластинканы куям да, көзге алдына басып, җырга туры килердәй хәрәкәтләр уйлый башлыйм. Ниһаять, балачак хыялын тормышка ашырыр вакыт та җитте, мәктәпне тәмамлагач, бәхет кошын эзләп, Уфага сәнгать училищесына юл тоттым.
Читайте нас: