Илеш районында бик матур концерт күрсәтеп кайттык. Тамашачыларның рәхмәте чиксез булды. Авыл клубларында флейта тавышы еш яңгырамый шул! Йомшак, ягымлы тавышлы Радик Динәхмәтовны авылда үз иттеләр. Хәер, аны кайда да шулай яратып каршы алалар.
Радик Биктимер улы — сәнгатьнең тугры хезмәтчесе дияргә кирәк. Ул бар гомерен сәхнәгә, иҗатка, җырга багышлаган кеше.
Якыннары, якташлары аны 4-5 яшеннән сәхнәдән төшмәде, диләр. Ул Дүртөйле районының Әсән авылында туган. Беренче укытучысы Сәгыйдә Зиннәтова булачак җырчыда туган телгә чиксез мәхәббәт тәрбияләүгә ирешкән. Менә шушы укытучы биргән сабак аңа гомерлек юлдаш булган.
Дүртенче сыйныфта укып йөргәндә, Радик гәзиттә игълан күреп кала. Анда 10-11 яшьлек малай һәм кызларны музыка тәрбиясе бирүче интернат-мәктәпкә укырга чакырабыз, диелгән була. Һәм сәхнә дип хыялланган малай 11 яшендә яңа уку елын Уфадагы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыкаль тәрбия бирү интернат-мәктәбендә башлый. Моңарчы флейтаны күрмәгән-белмәгән авыл баласы флейта классына алына. 1976 ел була бу. Укытучысы Руф Нигмәтҗановка рәхмәт — 40 баланың һәрберсе белән аерым шөгыльләнә, файдалы киңәшләрен бирә.
Интернат-мәктәпне тә-мамлаганнан соң, Радик Динәхмәтов Уфа сәнгать институтына юл тота. Анда педагог Светлана Мөхәммәтҗанованың флейта классында укый, төрле конкурс-фестивальләрдә катнаша. Башкару осталыгын камилләштерә. Ә икенче курста укыганда Шамил Колбарисов аны М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры белән Урта Азиягә гастрольгә чакыра. Егетнең уйнавын да, тыныч холкын да бик яраталар. Шуңа да 1986 елда ул театр оркестрына эшкә алына һәм анда 10 ел эшли. Тик спектакльләрне музыкаль яктан бизәү генә аңа аз тоела. Егетнең җырлыйсы килә! Чиләбе өлкәсенең Миәсс шәһәрендә гастрольләр вакытында театрның ул чактагы сәнгать җитәкчесе Рифкать Исрафилов Радикка җырлау мөмкинлеге бирә. Заһир Исмәгыйлев, Абдулхак Игебаев сүзләренә язган “Газизләрдән газиз әнкәйләр” җырын башкарып, артистларны да, тамашачыларны да таң калдыра Радик. Шулай җырчы буларак та ачыла. Остазлары — Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, Шамил Рәхмәтуллин, Илсөяр Гәзетдинова, Суфия Корбангалиеваны әле булса зур хөрмәт белән телгә ала ул. Әйткәндәй, театрда эшләү аңа зур тәҗрибә тупларга, танылырга ярдәм итә. Бүген дә Радик Динәхмәтовның һәр чыгышы кечкенә спектакль кебек.
1995 елда башкаланың “Нефтьче” мәдәният сараенда Радикның беренче концерты уза. Шул ук елда “Риваять” дигән үз төркемен булдыра. Һәм, театрның фатыйхасын алып, үзаллы эшләүче җырчы булып китә. Башкортстанның күп районнарында һәм шәһәрләрендә гастрольдә йөри. Татарстанның Казан, Чаллы, Бөгелмә, башка шәһәрләрендә була.
Республикада Милли симфоник оркестр оештырылгач, ул анда флейталар төркеме концертмейстеры итеп эшкә чакырыла.
Академик зәвыклы, нечкә тоемлы музыкант үзен төрле яклап таныта — җырлый да, бии дә, флейтада да уйный. Һәр чыгышына бик җентекле әзерләнә. Шуңа программаларында бер генә дә очраклы нота булганы юк.
Чехиянең “Амати” фирмасында эшләнгән беренче флейтасын студент елларында аена 30 сум стипендиягә яшәгән чакта гастрольдә йөрүчеләрдән 300 сумга сатып алган, армиягә киткәндә картәнисендә калдырган.
Радик Волгоград өлкәсендә хезмәт иткән, башта музыкант булуын әйтмәгән. Әмма бу барыбер ачыкланган һәм ул картәнисеннән флейтаны җибәрүне сорап хат язган. Хезмәттәшләре тезелешеп тыңларга утырган, ә флейта уйнамаган — картәнисе аның эченә кәнфит тутырып җибәргән булган...
Радик Динәхмәтов тамашачы алдында беренче сынавын композитор Байрас Абдуллинның “Саумы!” дигән җыры белән (Уран Кинҗәбулатов сүзләре ) үтә һәм танылу ала. Соңрак Рим Хәсәнов, Заһир Исмәгыйлев әсәрләрен бик яратып җырлый. Нур Даутов язган күп җырларны беренче булып башкара.
Радикның иҗатының шактый өлешен мөнәҗәтләр били. Аның йомшак тавышына мөнәҗәтләр башкару килешеп тора. Мәчетләргә, дини бәйрәмнәргә чакыралар үзен.
Әлбәттә, мөнәҗәтләргә мәхәббәт буш урында тумаган. Башлыча, әнисе Флүзәдән догалар тыңланган. Әйткәндәй, 45 яшендә Флүзә апа каты авырый. Табибларга ышаныч та калмый. Шунда догалар ятлый башлый. Һәм бу... савыгырга ярдәм итә.
Гарәп теленнән алынган “мөнәҗәт” сүзе дә Аллаһыга сыену, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү дигәнне аңлата.
Беренче тапкыр мөнәҗәтне Радик 1991 елда ишетә. М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында спектакльдә уйналган көйнең җырлап торуын, сыгылмалылыгын тоеп исе китә һәм бу постановкада җәлеп ителгән билгеле фольклорчы Розалия Солтангәрәевага мөрәҗәгать итә. Тик мөнәҗәтләрне, бигрәк тә ноталы язмаларны табу җиңел булмый.
Казанда узган бер гастроль вакытында Радик фольклорчы Котдус Мирзасалихның мөнәҗәтләр һәм бәетләр китабына тап була. Җырчыны андагы мөнәҗәтләрнең көйгә салынган булуы илһамландыра.
Бүген Радик Динәхмәтов мөнәҗәт әйтүче булып танылды. Дәртләнеп эшләвен дәвам итә. Дөресрәге, алар гаиләсе белән сәнгатькә хезмәт итә. Кызы Сабина Уфа дәүләт нефть техник университетында укуын тәмамлый, архитектор һөнәрен үзләштерә. Бик матур итеп фортепианода уйный. 9 яшьлек Даян музыка колледжында укый, җырлый, виолончельдә уйный. Тормыш иптәше Динара балалар бакчасында сабыйларны музыкага өйрәтә.
Радик Биктимер улы шушы көннәрдә генә Кытайга сәяхәттән кайтты. Зур проектта катнашкан. Мәскәү, Киев, Харьков, Белгород, Ульяновск, Курск, Чабаксар, Уфа, башка шәһәрләрдән барлыгы 58 музыкант Кытайда концертлар биргән.
— Флейтаны алып, 60 көнгә чит илгә чыгып киттем, — ди Радик. — Кытайча Яңа елны анда каршыладым. 4-5 көн буе Кытайда салютлар яңгырап торды. Ике айда 31 концерт, 5 балет куелды. Бу илдә мәдәнияткә җитди игътибар бирелә. Концерт заллары бик зур, матур, аларның һәркайсы янында ял итү өчен парклар булдырылган. Проектның максаты — классикага мәхәббәт тәрбияләү. Бу проект минем өчен зур бүләк булды.
Бүген җырчы юбилеен каршыларга әзерләнә. 2 апрельдә аңа 50 яшь тула. Әлбәттә, төп юбилей чарасы җырчының туган ягында, Дүртөйледә узачак. Бәйрәм кичәсе 14 апрельгә планлаштырылган.
— Киләсе елга флейта буенча проект башларга теләгем бар, — дип якын киләчәккә планнары белән уртаклашты Радик. — Башкортстан композиторларының флейта өчен язган әсәрләре китапханәләрдә ята, сирәк уйнала, шуларны эзләп табып, халыкка җиткерәсем килә. Тик моның өчен сыйфатлы, кыйммәтле флейта кирәк. Флейта яхшы булганда гына ирекле уйнап була.
Тормышымнан канәгатьмен. Икенче язмышым булса да, сәнгать юлын сайлар идем!