+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 апрель 2015, 22:47

Халык биюләрендә тарих чагыла

Туймазыда үтүче фестиваль арытаба “төбәкара” статусы алачак.Һәр ике ел саен ямьле язда Туймазы шәһәре халык биюләре үзәгенә әверелә. Быел бишенче тапкыр үткән “Дуслык биюләре” балалар халык хореографиясе ачык республика фестиваленә Уфа, Туймазы, Яңавыл шәһәрләреннән, Борай, Благовар, Шаран, Миякә, Мәләвез, Балтач, Бүздәк, Кырмыскалы, Әлшәй, Чишмә районнарыннан, Татарстаннан, Чиләбе өлкәсеннән, Пермь краеннан, Удмуртиядән 9-16 яшьлек меңнән артык биючене берләштергән 37 коллектив килде. Оештыручылар (Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге һәм Туймазы районы хакимияте) төбәгебездәге бердәнбер балалар халык хореографиясе фестиваленең төп үзенчәлеге итеп анда катнашучыларның елдан-ел артуын билгели.

Чараны дүрт тапкыр шушы фестивальнең Гран-при иясе, Туймазы шәһәренең “Сәфәр” үрнәкле бию ансамбле (җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңлеәхмәт Зарипов) “Кандракүл гүзәле” хореография композициясе белән ачты. Арытаба катнашучыларны Республика халык иҗаты үзәге директоры Байрас Ишбирдин, Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин сәламләделәр. Тамашачыга 2007 елдан ук оештырылучы фестиваль турында фильм күрсәтелде. Арытаба бәйгегә килгән коллективлар парады үтте.
Жюри рәисе – Русия театр сәнгате академиясенең (ГИТИС) хореография кафедрасы доценты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Елена Щёголева балалар коллективлары башкаруында халык биюләрен күрүнең бәйрәмгә тиң булуын билгеләп үтте. Жюри составында Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле репетиторы, М. Акмулла исемендәге БДПУның хореография кафедрасы профессоры, Башкорстанның халык, Русиянең атказанган артисты Рим Әбделманов, Башкортстан дәүләт филармониясе баш балетмейстеры, Башкортстанның атказанган артисты Рәмизә Мөхәммәтшина яшь биючеләрнең чыгышларын бәяләделәр. Беренче конкурстан ук балаларның чыгышларын бәяләүдә жюри рәисе буларак катнашкан Елена Щёголева коллективларның башкару осталыгы үсүен билгеләп үтте.
Өч көн дәвам иткән бәйгедә коллективлар фольклор нигезендә корылган, сюжетлы һәм ирекле темага биюләр күрсәтте.
Узган фестивальдә Гран-прига кече яшьтәгеләр төркемендә – Борай районыннан “Энҗе”, өлкән төркемдә Туймазыдан “Сәфәр” үрнәкле бию ансамбльләре лаек булган иде. Быел Гран-при 9-12 яшьлекләр арасында Кырмыскалы районыннан килгән “Далан” халык биюләре ансамбленә бирелде. 12-16 яшьлекләр төркемендә бу бәйгедә дә осталыгын исбатлаган “Сәфәр” иң югары бүләккә ия булды.
Беренче урынны ике төркемдә дә Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәреннән килгән “Чишмәкәй” үрнәкле бию ансамб­ле яулады. Икенче урынны кечкенәләр төркемендә – Дүртөйледән “Ак димгел” бию ансамбле белән Туймазының “Сәфәр”е, өлкәнрәкләр арасында Мәләвез шәһәреннән “Күнгәк” һәм Борай районыннан “Дуслык” халык бию ансамбльләре бүлеште. Өченче урында Чиләбедән – “Карлыгач”, Бәләбәйдән – “Хәрәкәт” үрнәкле, шулай ук Бүздәк районыннан – “Өмет”, Краснокамадан “Фантазия” халык бию ансамбльләре.
Киләсе “Дуслык биюләре” фестивале анда катнашучыларны төбәкара бәйге буларак кабул итәчәк.
Читайте нас: