Туймазы районының Кандра-Котый авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Шакирова һәм аның кечкенә коллективы белән танышкач, менә шуларны уйладым. Узган көздә Туймазыда үтәчәк “Кызыл таң” көннәренең берсе шушы авылга тәгаенләнгәч, аның белән, иң элек, телефоннан аралаштык. Йомышымны әйткәч, тавышына ник бер ризасызлык чыксын, киресенчә, бөтен эшен читкә куеп, җентекләп сөйләште. Ә эш-мәшәкатьләре җитәрлек иде. Бик зурлап шәҗәрә бәйрәме үткәрергә әзерләнәләр икән. Гадәттә, андый чараларда нәсел агачы тәкъдим ителә, ә Кандра-Котыйда ул авыл шәҗәрәсенә әверелгән. Әнисе ягыннан тамырлары шушы авылдан булган Марат Гайнетдинов тәкъдим иткән материалны өйдән-өйгә йөреп диярлек тулыландыралар. Чара авылдашлар бәйрәменә әверелә.
Гадәттә, мондый кичәләрнең һәркайсына әзерлек бер-ике айдан да ким бармый. Эш фикер туплау, сценарий язудан башлана һәм, тамаша тәмамланып, мәдәният йорты тынып калгач та бетми. Өйгә кайткач, күзгә йокы керми, үзең оештырган чараны анализлыйсың, уңыш-табышларны барлыйсың, кимчелекләр өчен көенәсең. Боларны мин очрашып сөйләшкәч белдем, әлбәттә.
Сәнгать җитәкчесе Зөлфия Шәймәрданова шушы авылда яшәп эшли, ә Гөлнара Шакирова менә өченче ел инде берничә чакрым ераклыкта урнашкан Кандрадан килеп йөри.
— Беркемне дә диярлек белми идем. Үз алдыма авылдагы сәләтле кешеләрне ачыклау, иң мөһиме — аларны мәдәният учагына җәлеп итү бурычы куйдым, — ди Гөлнара Вәҗип кызы эшли башлаган чор турында.
Мәдәният йорты хезмәткәрләренең зур тырышлык белән халыкка бәйрәмнәр оештыруын күргән-тойган авылдашлары битараф калмый, әлбәттә, акрынлап фикердәшләр табыла. Алия Нәфыйкова, Зәйтүнә Кәримова, Венера Габделбәрова, Минзадә Әбрарова, Ринат Мөхәммәтов, Кифая Идиятуллина, Сәфинә Кәримова — авыл сәхнәсенең “йолдыз”лары. Узган елда район смотрында Ибраһим Абдуллинның “Их, Уфа кызлары!” дигән пьесасыннан өзек сәхнәләштергәннәр. Яңа елда театрлаштырылган тамаша күрсәткәннәр. Гөлнара Вәҗип кызы “Умырзая” хатын-кызлар вокаль ансамбле турында аеруча горурлык белән сөйли. Ә авылдашлары Наҗия Гәрәева һәр чарага шигырен дә, җырын да яза. Аның иҗат кичәсен авылда да, Кандрада да зурлап үткәргәннәр. Кыскасы, һәр бәйрәмдә мәдәният учреждениесе халыкны күңелле тамашага чакыра. Кандра авыл Советы рәисе Айрат Сафиуллин белән Фәрхетдинов исемендәге хуҗалык рәисе Лилия Кәшфуллина да бу юнәлештә күп көч сала. “Парус”, “Юлдаш” кибетләре хуҗалары Вәсилә Батыршина белән Венера Ситдыйкова бик теләп матди ярдәм күрсәтәләр. Кандра “Юбилейный” мәдәният сарае микшер пульты белән тәэмин иткән. Кандра-Котыйда шулкадәр бердәм үзешчәннәр коллективы тупланган ки, Яңа ел каникулларында күрше авылларга җиде тапкыр гастрольләр белән чыкканнар.
Гөлнарадан бу эшкә ничек килүе белән кызыксынам. Шаран районының Иске Тамьян авылында күпбалалы гаиләдә туып-үскән төпчек кыз җырга-моңга тартыла, бигрәк тә оештыру эшләре кулыннан килә. Тик ул вакытта Гөлнара мәдәният-сәнгать юнәлешендәге уку йортларына ниндидер музыка коралында уйный белгәннәрне генә кабул итәләрдер дип уйлый. Ленинградта тегүче, кияүгә чыгып, Кандрада төпләнгәч, тагын башка һөнәрләр үзләштереп, “Юбилейный” мәдәният сараенда берничә ел вокал түгәрәген җитәкләгәннән соң гына күңеленә якын эшнең нәкъ менә шушы булуын аңлый ул. Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын кызыл диплом белән тәмамлый.
— Мәдәният йортында эшләү үзенчәлеге шунда, үзеңнең җырлый, бии яисә ниндидер уен коралында уйный белүең файдалы, әлбәттә, тик күбрәк оештыручы, режиссер, сценарий язучы, грим салучы, кием әзерләүче һәм башка бик күп һөнәрләргә ия булу таләп ителә, — ди Гөлнара Шакирова.
Әлбәттә, тыныч күңел белән, дөньяңны онытып эшләү өчен ышанычлы терәгең булу кирәк. Ире Радик, уллары Айнур белән Илдар — Гөлнараның зур ярдәмчеләре. Ниндидер реквизит әзерләү, музыка сайлау һәм башка эшләрдә алар да катнаша.
Заманында миллионер колхозның үз көче белән төзеткән, бүген дә шәһәрнекенә тиң искиткеч күркәм мәдәният йорты гөрләп торганда, авыл яши дигән сүз. Яшәсен әле авыллар.