— Азамат Хәмитҗанович, иң башта күпләрне кызыксындырган сорауны бирим әле: ничек Сез һөнәри театрлар да тотынырга җөрьәт кылмаган “Гамлет”ны сәхнәләштерергә батырчылык иттегез? Халык театрлары үзешчәннәре өчен “Гамлет”, образлы итеп әйткәндә, буй җитмәс спектакль бит ул!
— “Идел йорт” Төбәкара фестиваленә “Гамлет”ны әзерләп алып барабыз, дигәч, бик күпләр ышанмады, “Ай-һай, булдыра алырсызмы икән?” — дип шик белдерүчеләр дә җитәрлек булды. Ә без сүзебездә тордык: бер ел буе ал-ял белми эшләп, әйтелгән вакытка спектакльне әзерләп бетердек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, “Идел йорт” фестиваленең I дәрәҗә дипломы иңнәребезгә тагын да көчлерәк канат куйгандай, күңелебезгә бетмәс-төкәнмәс илһам ялкыны өстәгәндәй тоелды.
Ә ничек Шекспир әсәренә тотынырга батырчылык иттегез, дигәндә, “Күз курка, кул эшли”, ди бит халык. Аннары, “Генерал булырга хыялланмаган солдат — начар солдат”, дигән гыйбарә дә бар. Гамлет ролен башкарыр өчен артистның һөнәри яктан да, шәхес буларак та билгеле бер югарылыкка күтәрелүе иң мөһим шартларның берседер ул. Ә бөек классик әсәрендә уйнау хакында кем генә хыял йөртми икән? Безнең Дүртөйле халык театры талантлары белән чын-чынлап горурлана ала. Гамлет ролен башкаручы Рәсим Ямалтдиновыбыз үзе генә ни тора! Әйткәндәй, заманында Казан дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Ул сәхнәгә чыгып, беренче репликасы белән үк тамашачыны үзе артыннан әсәр вакыйгалары эченә алып кереп китә, кирәк икән, көлдерә дә, елата да белә.
“Гамлет”та уйнаучы башка артистларыбыз хакында да бары тик җылы сүзләр әйтә алам. Рөстәм Гәрәев, Алексей Бичурин, Марсель Хөсәенов, Ринат Байморатов, Миләүшә Ямалтдинова, Рида Хөснетдинова — һәркайсы бөтен булмышы белән образга кереп, әсәрнең стилен, дәвер сулышын тоеп иҗат итүче шәхесләр. Гомумән, спектакль уңышлы килеп чыксын өчен һәр детальгә җитди карау, бөтен коллективның бердәм, тату эшләве мөһим.
— “Гамлет”ны тулысынча сәхнәләштергән очракта, моңа якынча, 9 сәгать кирәк булыр иде. Сәхнәдә тамашаның бу кадәр дәвам итүен күз алдына да китереп булмый, әлбәттә. Әсәрнең сценариен ничек эшләдегез?
— Нәкый Исәнбәт тарафыннан татарчага тәрҗемә ителгән “Гамлет” трагедиясен без, әлбәттә, тамашачы күнеккән вакыт — 2,5 сәгатьлек спектакль итеп эшләдек. Төбәкара фестивальнең тәҗрибәле хөкемдарлары безне сәхнә түренә чакырып тәбрикләгәндә: “Афәрин!” дип иң югары бәяне бирде, әсәрне кыскартуның да бик урынлы, матур килеп чыгуына соклану белдерде.
— “Дүртөйле халык театры күптән инде үзешчәннәр кысаларыннан үсеп чыкты. Ул хәзер муниципаль яисә дәүләт театры дәрәҗәсенә күтәрүгә лаек”, — дигән фикерләр ишетелде. Сез моңа ничек карыйсыз?
— Андый статус бирелсә, без, әлбәттә, канәгать булыр идек. Безнең өчен бу яңа офыклар ачылуга тиң. Коллективыбыз моңа чын-чынлап лаек дип уйлыйм. Безнең артистларыбыз, ирешелгәннәр чик түгел, дип, янып-ялкынланып иҗат итә. Татар мәркәзе Казанда югары бәһа алган “Гамлет” белән Кушнаренко, Чакмагыш районнарында, үз районыбызның авылларында, Яңавыл шәһәрендә гастрольләрдә булып кайттык. Һәр җирдә безне җылы каршы алдылар, кайнар алкышларга күмеп озаттылар. Ә артист өчен тамашачы сөюеннән дә югарырак бәя булу мөмкинме соң?
Театрыбыз 2013 елдан күренекле якташыбыз Зөфәр Солтанов исемен йөртә. Репертуарыбызда драматурглар Мөдәрис Мөсифуллинның “Назлыбикә — назлы бичә”, Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу”, Аяз Гыйләҗевның “Яра”, Рафаэль Сафинның “Кыр казлары артыннан” һәм башка пьесалар бар.
— Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып кына тора коллективыгыз. Бу, әлбәттә, театр артистларыннан һәрвакыт үз өстендә эшләүне таләп итә торгандыр?
— Әлбәттә! Иҗади бәйгеләр безгә тәҗрибә тупларга, сәхнә осталыгыбызны тагын да арттырырга ярдәм итә. Артист беркайчан да һөнәри яктан камилләшүдән туктарга тиеш түгел. Киресенчә икән, ул сүнә. Кызганыч, әмма бүген һөнәри театрлар да сай эчтәлекле комедияләргә өстенлек бирә башлады. Тирән мәгънәле, тамашачыны тормыш, яшәү фәлсәфәсе, рухи кыйммәтләр хакында уйландыра торган әсәрләр бик аз сәхнәбездә. Классикларыбызга мөрәҗәгать итәргә курыкмасын иде режиссерлар.
— Яңа сезонда нинди әсәрне сәхнәгә мендерергә ниятлисез?
— Яңа театр сезонында Туфан Миңнуллинның водевиль жанрындагы “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәрен сәхнәләштерәчәкбез. Әзерлекне башлап җибәрдек тә инде. Матур җырлар да, дәртле биюләр дә мул булачак. Бөтен интригасын да әйтеп бетермим, әмма спектакль тамашачы күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.