+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 апрель 2015, 22:59

Аның курайчылары сынатмый!

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган курайчы Риат Тимеров берничә буын башкорт, татар, хәтта урыс малайларын оста итеп курай тартырга өйрәтте.

Ул үзе курай тартканда татар-башкорт кына түгел, башка милләт тамашачысы да дөньясын оныта. Риат — гомумән, милләтләр дуслыгын ныгытуга үз өлешен кертүче егет. Хатыны Әбҗәлил сылуы Минзәлә белән алар инде өч дистә елга якын сәхнә күрке булып тора. Үзләренә лаеклы алмаш әзерли Тимеровлар. Берсе — балаларны курай уйнарга, икенчесе җыр-биюгә өйрәтә.
Тимеровның яшь курайчылар ансамбле — бик күп фестивальләр лауреаты.
— Бүген Риат шәһәрнең лицей-интернатында укучылар белән шөгыльләнә, үзенең ансамбленә яшь көчләр тәрбияли, — ди Дәүләкән районы хакимияте башлыгы урынбасары Гарифулла Котлыгалләмов.
Читайте нас: