— Авыл сәхнәсен фәһемле чаралар бизәсен, халыкның күңеле күтәренке булсын дип янып йөрибез. Үткән елда республика “Ауаз” башкорт этник мәдәнияте һәм бүгенге сәнгате республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясадык. Безнең “Агыйдел таңнары” халык эстрада-фольклор ансамбле өченче урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Авылыбызның аксакалы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, гомере буе бию сәнгатен үз иткән Сәгыйть Муллахмәтовны хөрмәтләп әзерләнгән “Гомер йомгагын сүткәндә” әдәби-музыкаль кичәсе дә бик матур үтте. Быел районда оештырылган “Җиңү салюты” смотр-конкурсында безнең коллективның бию, егетләрнең вокаль һәм халык уен кораллары ансамбльләре чыгышлары финалга сайлап алынды, — дип хезмәт уңышлары белән бүлеште Ринат.
Райондашларыбыз арасында булдыклы җитәкче, талантлы һәвәскәр композитор, оста музыкант, моңлы җырчы булып танылган Ринат Мәҗитов хезмәт юлын 1978 елда авыл клубында башлый. Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына укырга керә. 1982 елда, укуын тәмамлап кайткан яшь белгечкә ышаныч күрсәтеп, аны авыл клубы мөдире итеп тәгаенлиләр. Шул елларда Иске Кыргыз авылы мәдәният учагының эшчәнлеге җанланып китә.
— Халыкның ялын оештыруга көчемне кызганмыйм. Бәйрәмнәр үткәрүдә үзебезнең җирлектәге материалларга таянып эш итәбез. Фольклор, вокал, драма, бию түгәрәкләре уңышлы эшли. Авыл клубында эшләү җиңелдән түгел. Сценарий язучы, режиссер, музыкаль яктан бизәүче, алып баручы да булырга, халык белән уртак тел табып, аны төрле мәдәни чараларга җәлеп итә белергә кирәк, — ди Ринат Имамнур улы.
Авыл күрке булып торган мәһабәт бинада мәктәп, китапханә, клубның бергә урнашуы бар яктан да уңайлы. Мәктәптәге сыйныфтан тыш чаралар да Ринатның ярдәменнән башка узмый. Иҗади эзләнүләр юлында башкарган эшеннән ямь, тормыштан тәм табып яшәүче җитәкче — шушында ук урнашкан туган якны өйрәнү музеен оештыруга, аны саклауга күп көч салган шәхес.
Күптән түгел район үзәгендә, шулай ук Иске Кыргызда якташыбыз, танылган татар язучысы Хәсән Сарьянның тууына 85 ел тулуга багышланган зур чаралар үтте. Мәртәбәле кунакларны тиешле дәрәҗәдә каршы алуда, Иске Кыргыз мәдәният учагында шаулап-гөрләп үткән “Үз илендә кабат туа Сарьян, бүтән китмәс өчен туа ул...” дигән әдәби-музыкаль кичәне оештыруда, аны музыкаль яктан бизәүдәге Ринат Имамнур улының роле зур булды. Бигрәк тә Уфадан, Казаннан, Дүртөйледән килгән әдипләрне бай эчтәлекле музей, аның туган як тарихына, Бөек Ватан сугышы истәлекләренә, сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгына, якташ язучыларга кагылышлы бөртекләп җыелган экспонатлар, күргәзмә залының торышы, андагы тәртип таң калдырды.
— Музейда укучылар еш була. Монда “Батырлык дәресләре”, ветераннар белән очрашулар, сыйныф сәгатьләре үтә. Күрше авыллардан да киләләр. Бары тик үткәнен белгән халыкның гына киләчәге бар, ди халкыбыз. Борынгы тормыш-көнкүреш әйберләре, савыт-саба, элекке милли киемнәр халкыбызның яшәү рәвеше, катлаулы үткәне турында сөйләсә, һәр сугыш коралы, каска, фляга, кашык кебек шәхси әйберләр шанлы тарихыбыз, аяусыз сугыш еллары, совет сугышчыларының тиңсез батырлыгы хакында төшендерә. Боларның барсын да киләчәк буын үз күзләре белән күрергә тиеш, — ди зур ышаныч белән Ринат Имамнур улы.
Әйе, халык хөрмәтен тынгысыз хезмәт нәтиҗәсендә генә яуларга мөмкин. Киләчәктә дә кешеләргә рухи азык өләшүче Ринат Мәҗитовка, аның белән бергә эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә уңышлар телибез.
Зәлифә КАШАПОВА,
Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы.