Манчар елгасының тылсым көче
Бихисап күренекле шәхесләр чыккан ниндидер авыл турында сүз алып барабыз икән, аның суында тылсым бардыр, дибез. Илеш районының Югары Манчар авылы турында да шуны әйтергә була. Зөфәр Миңнеханов, Рәис Нигъмәтуллин, Резеда Әхиярова, Илшат Сибәгатуллин, Фәнис Рәхмәтуллин кебек күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре шушында туып-үскән. Алар барысы да, Мөдәрис Морзаханов кебек, Манчар елгасының дымы белән туендырылган һаваны сулаган, анда рәхәтләнеп су коенган, бер үк инешнең суын эчкән.
Мөдәрис үзе сөйләвенчә, ул кечкенәдән үк халык көйләрен тыңларга яраткан, 5 яшьлек чагында халык телендә “хромка” дип йөртелгән гармунда уйнарга өйрәнгән (аны ике туган абыйсы Флорид бүләк иткән). Аннары башка уен коралларын үзләштергән. Мәктәпкә укырга кергәнче үк кабатланмас, гаҗәеп тавышы белән сокландырган. Авылдагы бер генә мәдәни чара да аның катнашлыгыннан башка узмаган. Мәктәп елларында район, республика күләмендәге төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган.
Бизмән
Һәркемнең күңелендә үз бизмәне була. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мөдәрис Морзаханов нефть институтына укырга керергә ниятли. Шул ук вакытта мәдәният тә үзенә тарта. Уфага килгәч, сәнгать училищесына укырга керергә карар итә. Ике туган абыйсы, ул вакытта республикада танылган аккомпаниатор һәм баянчы Зөфәр Миңнехановның үгет-нәсыйхәтләре дә мөһим роль уйный. (Ул кечкенә Мөдәрискә хромка бүләк иткән Флоридның бертуган абыйсы була.) Бизмән мәдәният ягына авыша. Егет вокал һәм хор-дирижер бүлекләрендә теләп укый.
Хәрби хезмәткә килгәндә, алар иксез-чиксез илебезнең барлык почмакларында концертлар куя. Шулай ук, су асты көймәләрендә дә булалар. Байконурда космик ракета очыруны карап, онытылмаслык тәэссоратлар алалар.
1971 елда ул сәнгать училищесына әйләнеп кайта һәм белем алуын дәвам итә. Бер үк вакытта опера театрында эшли. Укуын тәмамлагач, аны филармониягә кабул итәләр.
Шушы елларда булачак тормыш иптәше Гөлфирәне очрата, өйләнешәләр. Дүртөйледә ачылган яңа Мәдәният сараена директор итеп Мөдәрис Морзахановны чакыралар. Гаилә башкаладан район үзәгенә күченә.
Мөдәрис Әнвәр улы җиң сызганып эшли башлый. Ул хор коллективы, ир-егетләр һәм хатын-кызлар җыр ансамбльләре оештыра. 70нче елларда Башкортстан телевидениесендә алар еш чыгыш ясый. Республика бәйгеләре лауреатлары булалар, Бөтенсоюз фестивалендә I дәрәҗә диплом алуга ирешәләр.
1978 елда Мөдәрис Морзахановка “Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
Зур сәхнә аңа юлдаш!
Үзенең беренче җырын 1969 елда иҗат итә, аны республика Композиторлар берлегенең ул вакыттагы рәисе Рәфыйк Сәлмәнов югары бәһалый. Якуп Колмый сүзләренә иҗат ителгән “Шофер җыры” була ул. Аннары Шәриф Биккол сүзләренә “Туган як” җыры языла. Тиздән Наҗар Нәҗми, Риф Мифтахов, Сафуан Әлибаев, Дилә Булгакова, Казаннан — Резеда Вәлиева, соңрак Роберт Миңнуллин шигырьләренә җырлар туа. Дүртөйледә ул Вил Казыйханов һәм Фәнис Рәхмәтуллин белән хезмәттәшлек итә.
Илфак Смаков (“Саубуллашу”), аннары Зәки Мәхмүтов (“Ул сәлам әйтте, диләр”) аның әсәрләрен тәү тапкыр зур сәхнәдә башкара.
Бүген Мөдәрис Морзахановның 400ләп җыры бар. Аларның күбесе Фәнүнә Сираҗетдинова, Радик Динәхмәтов, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи башкаруында яңгырый. Радио һәм телевидение фондында Илфак Смаков белән Зәки Мәхмүтов язмалары саклана.
Мөдәрис Морзахановның ун җыры Дүртөйлегә һәм Солтанбәк, Өчбүлә, Суккул, Йосып авылларына, Балтач һәм Әсән кирпеч заводларына, урманчыларга, элемтәчеләргә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә багышланган. “Юлдаш” район гәзите турында да җыры бар. Үзешчән сәнгать коллективлары әлеге әсәрләрне башкарып, призлы урыннар яулый.
Җырларын ул үзе дә башкарды. “Кандаулы тау” җыры өчен Наҗар Нәҗми исемендәге беренче премияне халык шагыйренең үз кулыннан алды. Йөрәгенә операция ясаткач, аңа җырлавы катлаулашты. Шулай булуга карамастан, ноталар дәфтәре кулларыннан төшми — иҗат дәвам итә.